Фирдүс Тямаев җүләрләр турында өр-яңа җыр тәкъдим итә [видео]

-- Лэйсирэ

Популяр җырчы Фирдүс Тямаев инстаграмда “Син җүләр, мин җүләр” дип аталучы өр-яңа җырын урнаштырды. “Кайсыгызга бу җыр ошый, языгыз – чыгарыйммы?” дип сорый артист тамашачыларыннан.

Интернетта бу видеоязмалар бихисап комментарийлар җыеп өлгергән. Төрлесе бар: кемдер хуплый, кемдер ачулана. “Бугенге заманга туры килә торган бик мәгънәле җыр”, дип яза Фирдүс Тямаев үзе. Ә сез ни диярсез?

Бәйле