Могҗиза белән исән калып, аякларын югалткан Рөстәм Нәбиев Паралимпия уеннарында катнашырга әзерләнә [фото, видео]

-- Лэйсирэ

2015 елда Омскида казарма җимерелеп Башкортстан егетләре дә һәлак булган иде. Аларны кадер-хөрмәт күрсәтеп җирләделәр. Фаҗигадә Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев исән калды. Казарма җимерелгәндә ул тәрәзә төбендә була һәм шуңа исән кала. Калган хәрбиләрнең ятакларын бетон плитәләр баса.

Десантчы Рөстәм авыр җәрәхәтләр ала. Берничә сәгать хәрабәләр астында ята. Егетнең ике тапкыр йөрәге туктый. Әтисе үтенече белән аны Мәскәүгә озаталар. Ул 16 операция кичерә, аның ике аягын кисәләр. Шуннан соң егет яңадан яшәргә өйрәнә. Үз тормышын спорт белән бәйли.

Хастаханәдә ятканда аны следж-хоккей такымына чакыралар. Хәзер 26 яшьлек егет 2022 елда узачак Паралимпия уеннарында катнашырга әзерләнә. Рөстәм башта Уфада шөгыльләнә, аннары Мәскәү өлкәсе такымы белән килешү төзи.

Егетнең әтисе Илгиз әйтүенчә, Рөстәм кечкенәдән үк нык үҗәт булып үскән. «Көчле. Булдыра алмыйм, дип әйтми иде», ди әтисе.


Рөстәм әтисе һәм әнисе белән

​Омскидагы фаҗигадән соң Нәбиевлар йортларын яңадан төзекләндерә. Өйдә спорт залы, мунча һәм башка уңайлыклар булдырылган. Кереп-чыгып йөрү җайлы булсын дип яңа чолан эшләнеп пандус куелган. Мәскәүгә күнекмәләргә һәм ярышларга йөрү өчен әтисе Рөстәмгә машина бүләк иткән.

«Мин әлегә үземне инвалид дип санамыйм. Чынлыкта инвалид булсам да, күңелем инвалид дигән сүзне кабул итми. Үземнең куйган максатны тормышка ашырырга, ягъни Паралимпиадада алтын медаль алып кайтырга телим», ди ул.


Рөстәм хатыны Индира һәм кызы белән


Азатлык

Бәйле