Россия Президенты Владимир Путин балалар инсультын дәвалый торган Россиядәге бердәнбер үзәк — Мәскәүнең Морозов хастаханәсенең яңа корпусында кунак булган, дип яза РИА Новости.
Бөерен күчереп утыртканнан соң, әлеге хастаханәдә дәваланучы алты яшьлек Савелий, Путинны күреп, аның чынлап та Президент булу-булмавы белән кызыксына.
Путин малайны юатып: «Түз инде, дәваланырга кирәк, кадерлем. Аннан соң өйгә кайтырсың», дигән һәм авыру баланың башыннан үпкән.
«Мине Президент үпте. Әни, сине үпмәде», — дип сөенә Савелий.
Фото: скриншот видео