Мәчетләрдә ифтар: урлашкан кебек, як-якка каранып, ашык-пошык сумкага өстәлдән ризык тутыруны ничек аңларга?

-- Лэйсирэ

Рамазан аена кагылышлы чираттагы язмамны әзерләү өчен Казанның «Ярдәм» мәчетенә килдем. Бүген мин биредә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән очрашырга тиеш. Икеләтә дулкынлану кичерүемне тоям. Рухи яктан көчле кешеләр белән очрашканда һәрвакыт шулай була.

Аларның язмышы, сәламәт кешенеке белән чагыштырганда катлаулырак. Кемнеңдер күзләре күрми, кайсыныңдыр аяклары йөрми, өченчеләре тумыштан авыру. Әмма тән сәламәтлеге чикләнсә дә, җаннары сау, үзләре сабыр, иманнары нык. Алар һәммәсе дә ураза тота һәм намаз укый.

КҮҢЕЛ КҮЗЕҢ КҮРМӘСӘ, МАҢГАЙ КҮЗЕ…

«Ярдәм» фондының физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә булышуы турында ишетеп беләсездер. Күп очракта инвалидлыгы булганнар өйләрендә утыралар, үз эчләренә бикләнәләр. Алар өчен тормышның мәгънәсе дә югала кебек. «Ярдәм» мәчетендәге махсус курслар әнә шуңа күрә оештырылган да инде. Коръән укырга өйрәтеп, дингә якынайтып, бу мәгънәне һәркемнең йөрәгенә салалар биредә. Алар мәчеткә килеп, монда яшәп, укып, бөтенләй башка тойгылар белән кайтып китә. Менә әле дә дин йортында күзләре күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү курслары уздыралар. Дини белем алырга да, намаз укырга да, ураза тотарга да булдыра алар. Төрле шәһәрләрдән, төбәкләрдән килгәннәр. Мәсәлән 46 яшьлек Айсылу Заһидуллина Башкортстанның Благовар районыннан. Аның тумыштан күзләре зәгыйфь. Күзлексез бөтенләй күрми, әле аны кигәч тә, сәламәт кеше кебек, агачның һәр яфрагын, чәчәкнең һәр таҗын күрә дип әйтеп булмый. Рамазан ае якынлашкан саен, күңеле Казанга тарткан. Чөнки белә: «Ярдәм» мәчетенә килгән бар кеше дә ураза тота, намаз укый, гарипме син, түгелме – һәркемгә караш бер төрле.

– Минем күзләрем генә зәгыйфь бит, башка әгъзаларым тәртиптә. Шуңа күрә ураза тотуны авырсынмыйм. Дингә килүемә 25 ел инде. Нәнәйләрдән (башкортча – әби) күреп, башта догалар ятладым, соңрак намазга бастым. Ел да Рамазан аен көтеп алам. Ураза тоту кебек җаваплы эшкә алынганда янәшәңдә үзең кебекләр булуын телисең. «Ярдәм»гә шуның өчен килдем дә. Монда безне аңлыйлар, булышалар, бармак төртеп көлүче дә, икенче сортлы кеше итеп караучы да юк. Монда бөтен кеше бердәм һәм бертигез, – ди ул.

Күзләре күрмәүчеләр арасында хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә бар. Балкып торган йөзле, гел елмаеп кына сөйләшкән 81 яшьлек Диләрә апа Хаҗиәхмәтова белән дә таныштык. Кайчандыр башкалардан берни белән аерылып тормаган ул: сәламәт булган, балалар үстергән, эшләгән, гадәти тормыш алып барган. Әмма моннан 11 ел элек карчыкның күзләре начар күрә башлый. Табиблар аның күзенә укол кадап, челтәрен (сетчатка) ныгытырга уйлый. Алты уколны уңышлы кичерә, җиденчесендә күз челтәре ертыла Диләрә апаның. Соңыннан түзеп булмаслык авыртулар, Казан больницасында уң күзен алдыруы, сул күзенең дә начараеп, бөтенләй күрми башлавы… Бәхетсезлек очрагымы, күрәчәкме – белмәссең.

– Мин тормышымның шундый булганына үкенмим. Агачлар да, кошлар да – барысы да истә, күз алдымда. Төшләремә дә керәләр. Авыр, әлбәттә. Узган ел хаҗга барган идем. Башкалар: «Кара әле, дөяләр! Кара нинди матур бина!» – дип йөргәндә мин боларның берсен дә күрә алмадым. Ләкин тормышым башкаларныкыннан әллә ни аерылып тора димәс идем. Минем бер буш вакытым да юк. Электән кулларым өйрәнгән булгач, өйдә вакытта бәлеш, кыстыбыен да пешерәм, улым белән җәй көнендә җиләккә дә барам әле. Аны да кармаланып җыям. Намазлар, догалар укып, кассета аша вәгазьләр, төрле романнар тыңлап, көнем үтә дә китә. Ә инде Рамазан аенда мин гел «Ярдәм» мәчетендә. Күрмәүче кеше өчен сәхәргә әйбер әзерләп ашау авыррак бит. Ә монда ашаталар, бергәләп намаз укыйбыз. Бер дәрестән чыгабыз, икенчесенә керәбез, вакыт та тиз үтә, – дип сөйли ул.

Рамазан аен мәчеттә уздырырга нияте булган күрмәүчеләргә мондагы шартларны алдан ук аңлатып куялар икән. Иң төп шарт – көне буе ураза тотарга туры киләчәк. Бернигә карамыйча. Ашыйсың киләме, эчәсең киләме – барыбер. Әгәр дә шушы шартны үтәргә мөмкинлеге бар икән – килә, юк икән – Рамазан ае тәмамлангач рәхим итә. Ифтар белән сәхәр арасы әллә ни озын булмау сәбәпле, мәчеттәгеләр иртәнге намазга кадәр йокламый. Авыз ачканнан соң, уразага кергән сәгатьне көтәләр, соңыннан бергәләшеп гыйбадәт кылалар. Күзләре күрмәүчеләр өчен уңайлыклар җитәрлек: алар янәшәсендә һәрчак волонтерлар йөри, тиешле урыннарга алып баралар, җитәкләп кире бүлмәләренә озаталар.

ИФТАРГА ЕГЕРМЕ САРЫК

«Ярдәм»дә тернәкләндерү узганнан соң тормышның мәгънәсен генә түгел, анда үз урынын табучылар да байтак. «Бәллүр кыз» – яшь шагыйрә Лилия Сәләхетдинова турында беләсездер. Ул биредә беренче мәртәбә дүрт ел элек булган, соңрак волонтер булып эшләгән, кызның үз эшенә җаваплы каравын күреп, эш урыны тәкъдим итәләр. Хәзерге вакытта «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары булып эшли ул. Лилиянең фикерләре төпле, аралашуы да җиңел аның белән. «Бу сорауны бирсәм, ничек кабул итәр икән?» – дип шөбһәгә калмыйсың. Үзе барысын да аңлап, сөйләп бирә.

– Безнең кебекләр өчен ураза тоту ниндидер гадәттән тыш хәл түгел, дөрес аңлагыз. Мөмкинлеге чикләнгән кеше ул кем? Миңа бер журналист сорау бирде: «Сезгә авырмы, сез бит инвалид», – ди. Минәйтәм: «Ә сезгә авыр түгелме?». Аптырап карап тора бу. «Ә нишләп сез миннән алай дип сорыйсыз, мин сау-сәламәт», – ди. «Сез оча беләсезме? Сез суда суламыйча сәгатьләр буе тора аласызмы? Юк!» Бу дөньяда һәр тере җанның мөмкинлекләре үзенчә чикләнгән. Әйе, мин йөри, чыклы үләннән атлап уза алмыйм, ләкин мин кояш нурын күрәм, сандугачлар сайравын ишетәм. Бу әйберләрдән күп кешеләр мәхрүм. Әгәр телим икән, чикләнгән мөмкинлекләремнең дә кысаларын киңәйтә алам. Әйтик, сәламәт кешеләр кебек үк без дә ураза тотабыз. Намаз укыйбыз. Гарипләр шундый ук кешеләр. Ислам мохите безнең күңелгә тынычлык бирә. Ураза тоту, Аллага шөкер, бик җиңел бара. Үткән ел хаҗда булырга насыйп булды. Андагы 70 градус эсселектән соң, Татарстандагы җылылык ул әллә ни түгел. Аллаһ та җиңеллек бирә, чөнки мәчет комплексында эшлибез, бөтен кеше монда уразада. Тирә ягыңда кемдер ашап йөрсә, авыр булыр иде, – дип сөйли Лилия Сәләхетдинова.

Ә без сөйләшкән арада, мәчет коридорларында җанлылык башланды. Каршыма килгән бер төркем хатын-кызның, сокланып, зур кызыксыну белән мәчет эчен карап йөрүенә игътибар иттем. Мари Иленнән, Йошкар Ола шәһәреннән килгәннәр икән. «Ярдәм» турында күптәннән ишеткәннәр, үз күзләре белән күрәселәре килгән.

– Менә әбиләрне җыйдым да, алып килдем әле – дип елмайды төркемнең әйдәп баручысы Илсия ханым Гайсина. – 34 кешене туплап алып килдем бирегә. Күрсеннәр. Бер җирдә дә тиңе булмаган, искиткеч мәрхәмәтле мәчет бит бу. Кызганыч, Мари Илендә татарлар күп түгел, ләкин без бер йодрык булып яшәргә тырышабыз. Бүген монда ифтарга дип килдек. Бик мактап сөйлиләр мондагы авыз ачу мәҗлесен, – дип сөйләде ул.

Әйе, «Ярдәм» мәчете уздырган ифтарлар турында күрше республикаларда да сөйләрлек. Чөнки монда Рамазан аеның һәр көнендә мәчет ишек алдындагы чатырларда 1200 (!) кешегә исәпләнгән табын корыла. Физик мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен – чатыр аерым. Ул 200 кешегә исәпләнгән. Ә калган мең кеше зур чатыр эченә җыела. Ир-ат белән хатын-кызларның табыннары аерым һәм ике ара бүленеп куелган. Ризыкны көн саен төрләндерергә тырышалар. Беренче булып табынга аш чыгарыла. Пешекчеләр өч төрле ашның берәрсен әзерли: ясмык (чечевица), токмач яки кәбестә ашы. Ни өчен нәкъ менә бу ашлар дигәнгә үз аңлатмалары бар: ясмык һәм кәбестә ашлары аеруча туклыклылардан санала. Димәк, алардан соң озак вакыт ашыйсың килмәячәк. Икенчегә – яки пылау, йә итле карабодай. Пылауны пешерү өчен генә дә көненә 10 сарыкның ите китә биредә. Әле шуңа өстәп 15 литр сыек май, 75 килограмм дөге, шул ук күләмдә кишер! Бу кайнар ризыкларны әзерләү өчен учак өстендә берьюлы алты казан кайный: шуларның берсе – 150 литрлы, калганнары йөздән артык литр сыйдырышлы. Мондый зур күләмдә ризыклар әзерләнсә дә, күп очракта бар да ашалып бетә. Чөнки аларны 1200 кешегә дип исәпләп пешерсәләр дә, көне-көне белән халык күбрәк тә килә. Урыннар җитешмәгән чакларда, чатырлар янәшәсенә өстәмә өстәлләр урнаштырырга мәҗбүр булалар.

– Килгән халыкның бөтенесен кертеп утыртабыз. Ураза тотканмы ул, юкмы, мәчетне хөрмәт итеп килгән икән, кешедән: «Син бүген ураза идеңме соң?» – дип төпченеп торып булмый, – дип сөйли «Ярдәм» мәчетенең матбугат сәркатибе Римма Гатина – Килүчеләр арасында бит шундый авыр хәлле гаиләләр дә бар. Аларны ашату ул бер савап кына. Әле бер көнне игътибар иттем, улы белән бер ханым килгән. Ел саен килә ул безгә. Алар икесе дә авыру. Авыз ачканнан соң, үзе белән бер кисәк лимон пирогы алып чыккан. Ул аңа шуның кадәр ымсынып карап, ялманып тора – тәннәрем чымырдап китте. Димәк, бу аның күргән әйберсе түгел, өйләрендә ашарга да җитми, күрәсең. Шуңа күрә мохтаҗ кешеләр булганда без аларга артык ризыкларны биреп тә җибәрәбез әле. «Килегез, алыгыз», – дибез. Әйләнә-тирәбездә ашарына булмаучылар күп ул, без аларны белмибез генә. Менә бу ифтарлар алар өчен дә зур куаныч алып килә торган вакыйга. Мин тагын шуны да әйтер идем: ураза – сабырлыкның яртысы. Сабыр булмасаң, ашау-эчүдән дә тыела алмыйсың, телеңне дә тыймыйсың, начар уйлардан да тыела алмыйсың. Галимнәр әйтәләр: беренче елны тотканда, әйтик, ул синең ашказаны уразасы гына була. Икенче елны синең бөтен органнарың ураза тота. Телең, күзең, колагың, ашказаның, күңелең дә. Фикерләреңне тәртипкә китерә аласың икән, ул пәйгамбәрләр уразасы дип атала. Без ураза тотып, шушы пәйгамбәрләребез әхлагына якынлашырга тиеш булабыз. Шуңамы, Рамазан аенда кешенең күңеле йомшара, мохтаҗларга икенче төрлерәк карый башлыйсың, – ди Римма Гатина.

КАЛГАНЫН СУМКАҢА ТУТЫРЫШ

Язмам геройлары белән аралашып, ифтар җиткәнен сизми дә калдым. Азан тавышы яңгырап, авыз ачтылар, намаз укыдылар, соңыннан халык акрын гына чатырларга таба юнәлде. Ә өстәлләр бик мулдан. Әле җәй җитмәгән, ә тәлинкә-тәлинкә яшелчә, җиләк-җимеш, кәнфитләр, башка тәм-томнар тезелеп киткән. Шулар белән сыйланып, дога укып, торып китә башлагач, күзем күрше өстәлгә төште. Ике ханым ялгызы гына утырып калган. Башкалар ашап бетергәннәр дә, киткән күрәсең. Ә болар әле китәргә ашыкмый. Берсе ашыгып сумкасыннан пакетлар чыгарды. Өстәлдә ашалып бетмәгән нинди ризык бар – барысын берьюлы тутыра башлады. Өстәл тирәсендә йөргән волонтер ханымга бу ошап җитмәде. «Сез нишлисез? Нигә тутырасыз аны?» – дип сорады ул. «Барыбер кала бит! Ярар, бушлай килгән бит ул!» «Кешеләрнең әле шушы ризыклар белән сәхәр дә ашыйсы бар бит…» – волонтер ханым ни әйтергә белми урынында таптана. «Ну, әнә башка өстәлләрдә калган бит, ярар, мин генә алдыммы әллә, башкалар да җыйды инде, мине генә күрмәсәң дә ярар!»

Ханымнарның кулындагы алтын йөзекләренә караганда, бер дә мохтаҗ гаилә түгелләр югыйсә. Алар шушы ризыкка калганмы? Матур күренеш түгел. Моннан берничә ел элек тә башка бер мәчеттә шушындый күренешкә тап булгач, оялып куйган идем. Мәчеткә бу ризыклар бушлай килә дигән уй дөрес түгел. Мәчетнең имам хатыйбы Илдар Баязитов әйтүенчә, бу ифтарларны оештыру өчен иганәчеләр эзләнә һәм һәр көнне кимендә 240 мең сум акча тотыла. Ә инде кеше чынлап та мохтаҗ икән, ул вакытта «Алсам ярыймы?» – дип сорарга да мөмкин бит. Ә урлашкандагы кебек, як-ягыңа каранып, ашык-пошык сумкаңа өстәлдәге ризыкны тутыру?..

Кабат ифтар темасына кайтсак, «Ярдәм» мәчете аларны Рамазан аеның ахырына кадәр һәр көн уздырачак. Теләгегез булса, сез дә барып карый, анда тернәкләндерү узучылар белән таныша аласыз. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Бәйле