9 июнь 00:35 сәгатьтә Чаллыда Тынычлык проспектының «КамПИ» тукталышында үлем белән тәмамланган юл һәлакәте була, дип яза «Вести КАМАЗа». Коточкыч фаҗига мизгеле видеорегистраторга эләккән.
22 яшьлек «ВАЗ-2109» йөртүчесе бик зур тизлектә автокранга килеп бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина пассажирының башы өзелә. Йөртүче авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла.