Бөекбритания – күп гасырлык гореф-гадәтләре булган ил. Британлылар дигәндә, иң беренче чиратта, традицион инглиз чәе күз алдына килә. Әмма күпләр ишетмәгән гореф-гадәтләр, йолалар да бик күп. Сүзебез шулар турында булыр.
Топ-10
10. Аскотта леди көне (Ascot Ladies Day). Бу гореф-гадәткә якынрак тукталыйк, чөнки ул зур булмаган Аскот шәһәрчегендә шушы көннәрдә үткәрелә.
Аскот ат чабышларына королева, аның гаиләсе һәм башка танылган кешеләр җыела. Июнь аенда узучы бу бәйгедә җайдаклар гына түгел, дизайнер, модельерлар да ярыша. Хатын-кызлар бирегә сәер һәм оргиналь баш киемендә килергә тиеш. Мәсәлән, “Гарри Поттер” фильмы аша таныш актриса Джейд Оливия Гордон мәхәббәт утравы стилендәге баш киеме белән таң калдырды.
9. Тәгәрәүче сыр артыннан йөгерү ( Cooper’s Hill Cheese-Rolling and Wake) – Глостер шәһәреннән ерак түгел Куперс Хилл калкулыгында уза. Куперс Хилл калкулыгы йөгерү өчен җайсыз. Кешеләр йөгергәндә җәрәхәтләр алалар, ләкин катнашу өчен хәтта башка илләрдән дә киләләр.
8. Май агачы тирәсендә бию (Maypole Dancing) – халык биюе. Кешеләр, язны каршылап, лента, чәчәк, флаг, гирляндалар белән бизәлгән агач янында бииләр.
7. Перламутр Король һәм Королева (Pearly King and Queen) – ел саен май аеның бер ял көнендә Лондонда үткәрелә. Бу көнне гади халык урамга гадәти булмаган энҗе бизәкле костюмнар киеп чыга. XIX гасыр урам себерүчесе Генри Крафт, хәйрия акчасы җыйганда үзенә игътибарны җәлеп итү өчен, шулай киенә торган булган.
6. Гурнинг (Egremont Crab Fair) – ярминкәдә трубка тарту, баганага менү кебек бәйгеләрдән тыш иң кызыгы — халык алдында гримаса ясау, ягъни кеше үзенең йөзен төрле формага кертә. Андый кешеләр мәгълүмат чараларында күрсәтелә. Бу ярминкәгә Камбрия графствосына ел саен сентябрь аенда күп кенә туристлар җыела.
5. Гай Фокс төне (Guy Fawkes Night) – 5 ноябрьгә каршы төндә (Хэллоуиннан соң бишенче төн) билгеләп үтелә. 1605 елны Гай Фокс катнашында бер төркем католиклар Бөекбритания Парламентын шартлатырга җыеналар. Әмма корольне кисәтеп куялар һәм икенче көнне Гай кулга алына. Бөекбританиядә бу төндә Г.Фокс карачкысын яндыралар.
4. Маска һәм трубка белән су астында йөзү (Bog Snorkeling) –катнашучылар маска, ласт һәм трубкаларын киеп сазлыкка чумалар, аннары 120 футлы пычрак тулы траншеяда бер-берсен узышып ярышалар. Бу чараны күзәтергә һәм анда катнашырга бөтен дөньядан җыелалар. Хәйрия форматында үткәрелә.
3. Суалчан җыю (Warm charming) – Том Шаффлебот дигән кеше 1980 елда нибары ярты сәгать эчендә 511 суалчан җыя. Шул уңайдан бәйге башлана. Анда 18 кагыйдә. Һәр катнашучыга 3 х 3 метр җир бирелә. Кем иң күп суалчан җыя – шул җинүче.
2. Моррис биюе (Morris dancing) – инглиз халык биюе. Аның нигезендә урта гасыр киеме кигән ир-атларның ритмик хәрәкәтләр белән таяк, кылычлар кулланып биюе тора. Ул христиан рыцарьлары һәм маврлар көрәшен яктырта.
1. Салам аю (Straw bear) – язгы уңдырышлылыкка багышланган йола. Бәйрәмдә 250дән артык биюче һәм музыкантлар чыгыш ясый. Фестиваль гыйнвар урталарында җомга көнне башлана һәм якшәмбе көнне салам карачкыны яндыру белән тәмамлана.
Менә шундый ул сәер, әмма кызыклы гореф-гадәтләрләргә, йолаларга бай уникаль Бөекбритания!
Татар-тудей өчен Гөлназ Маматкулова тәрҗемә итте.