25 яшьлек бәндә 9 сыйныф укучысы белән җенси мөнәсәбәткә кергәндә бер метр ераклыкта мәет ята [Минзәләдә булган хәл]

-- Лэйсирэ

Салкын декабрь ае. Минзәлә шәһәре. 21 яшьлек улы Илшат кунарга кайтмагач, Г.Зәкиева, шөбһәгә төшеп, иртә таңнан улын эзләргә керешә. Әни кешене егетнең телефоны җавап бирмәү бигрәк тә куркыта. Күп тә үтми, пошаманга салырдай хәбәрләр килә. Илшат кичтән 15 яшьлек сөйгәне Лиза, дусты Максим һәм тагын берничә танышы белән булган. Иң хәтәре: Илшатка кызның элегрәк йөреп читкә этәрелгән егете Иван “разборка”га дәшеп шалтыраткан!

ЭЗЛӘҮ

Шулай итеп, шик Иванга төшә. Илшатны әнисе белән бергә, Лиза һәм Максим да эзли. Иван Алехинның да туктаусыз шалтыратуларга җавап бирмәве шом өстенә шом өсти. Өйлә вакытына таба Лиза телефонына Илшат номерыннан СМС-хәбәр килеп, өмет чаткыларын кабыза үзе. Егет кызга Минзәләдәге 2нче мәктәп тирәсендәге кибет янына килергә куша. Яшүсмер кыз эчке тоемлау белән әлеге хатны Илшат язмавын чамалый, ләкин күрсәтелгән урынга юл ала. Ана кеше белән Максим да аннан калырга теләми.

Ләкин кибет янында Илшат күренми. Аның каравы, әлеге өчлек яныннан үзенең “Жигули”енә утырган Иван Алехин үтеп китә. Бераздан Илшат телефоныннан тагын бер язу килә. Бу юлы Лиза икенче җиргә – күпер янына чакырыла, ялгызы килергә кушыла. Шул рәвешле, очрашуга кыз үзе генә китә. Ләкин күзгә ташланмаска тырышып, арттанрак Максим белән Г.Зәкиева да тәпили. Күпер янында бер мәлгә кызны күз уңыннан югалта алар. Максим ул юкка чыккан җиргә таба йөгерә, әмма кыздан җилләр искән була. Инде хәзер Лизаның телефоны да “эндәшми” башлый.

Лизаның юк булуын белгәч, эзләүгә аның туганнары да кушыла. Бер-ике сәгатьтән аның әнисе Людмила кияве белән Иван өенә барып керә. Чөнки алар да шушы бәндәдән шикләнә. Иван Алехин өйдә булып чыга. “Бернәрсә белмим”, дип бара, ләкин үзен сәер тота, кулына сыралы шешә тотып арлы-бирле йөри, ягъни каушавы, куркуы сизелә. Аннары, өстенә килүче “кунаклар”ны ышандыру ниятеннән булса кирәк, “Җиделе”сенә аларны да утыртып, Минзәлә урамнарын йөреп чыга. Игътибар итик: машина яңа гына юылган, идәне дә кипмәгән була ул чакта. Людмила: “Ярты сәгатьтән кызымны тапмасаң, мин сине…”, – дип тозлап-борычлап яный аңа. Ә Иван исә “табылыр”, дип китеп бара.

“ИЛШАТНЫ КҮРӘСЕҢ КИЛӘМЕ?”

Көндез күпер төбеннән кызны ул алып китүе аңлашылгандыр, шәт. “Илшатны күрәсең киләме?” – дигәч, шик-шөбһәләрен, уяулыгын югалткан кыз бала кереп утыра аның янына. Кузгалып китү белән машина панеле һәм арткы тәрәзәдәге кан тапларын күреп, кыз “допрос” ясый башлый. Ләкин юньле-рәтле аңлатма ишетә алмый. Аннан соң икенче “тикшерү чарасы” уздыра, ягъни телефонында Илшатның номерын җыя. Шулчак Иван кесәсендә аппарат шалтырый башлый. “Илшат телефоны ни өчен синдә?” – дип сорагач, тегесе: “Бернинди телефон юк!” – дип алдаша. Шул мәлдә Лизага Максим шалтырата, Иван исә кызның да телефонын тартып алып чалбары кесәсенә шудыра, сөйләшергә ирек бирми.

Чынлыкта, әсирлеккә эләккән кызый күңелендә шом көчәя. Егетләрнең телефон буенча сүгенеп, бер-берсенә янап сөйләшүләрен һәрдаим күреп-ишетеп тора бит ул. Кич белән Иванның көндәшен “Нефтяник” клубы янына чакырып җикеренүләрен дә белә. Өенә кайткач, СМС-хәбәрләр аша Илшатның хәлен белешеп тора кыз, һәм “бар да әйбәт” дигән җаваплар ала. Иртә белән Илшат телефоныннан килгән “Хәерле иртә” дигән язуны да укый. Машинада барганда Илшатның телефоны Иванда икәненә инангач кына, әлеге хатларны кем җибәрүенә тәмам төшенә. “Төнлә белән Илшатны бик каты кыйнаган, хәзер аның янына алып бара, дип уйладым”, – ди кыз соңрак. Чөнки явыз бәндә хәлнең тагын да яманрак икәнен әйтми әле ул чакта. “Илшат исәнме?” – дип сорагач та, үпкәләгәндәй итеп: “Син мине кемгә саныйсың?” – дип җаваплый.

ТАШЛАНДЫК БАКЧАДА

“Жигули” Минзәләдән Чаллы ягына чыга, район Сабан туе була торган аланны узгач, чишмә буена борылып, Юртау авылы янындагы “Нефтяник” дигән ташландык бакчачылык ширкәтендәге җимерек йорт янына килеп туктый. Кыз монда килү сәбәбен сорый, әлбәттә. Тиздән бусы сүзсез дә аңлашыла: 25 яшьлек ир-ат 9 сыйныф укучысы белән җенси мөнәсәбәткә керә. Искәртеп үтик, алар моңа кадәр дә күп мәртәбә уйнашлык кылган була. Әмма бары тик шушысы гына 16 яше тулмаган затны көчләү дип бәяләнә. Чөнки бу юлы кыз элеккеге сөйгәненә үзе теләп түгел, ә курку нәтиҗәсендә генә бирелгән дип табыла.

Иван Алехинның җенси тәкать­сезле­ген басу өчен нәкъ менә шушы урынны сайлавының тагын бер мәгънәсе бар кебек. Бактың исә, ул көндәше алдында тантана иткән, төгәлрәге, аның рухын мәсхәрәләгән! Чөнки якынлык кылынган машинадан нибары бер метр чамасы читтәрәк, кар астында Илшатның җансыз гәүдәсе ята… Явыз Иванның корбаны…

Лизаның әйтүенә караганда, ул бу хакта белми әле. Алга таба Иван аңлап булмаслык кыргыйлык кыла. Кызны бер ягы җимерек йортка алып кереп, кул-аягыннан имән баганага бәйләп куя да китеп бара. Минзәләгә кайткач машинасын юа, иң әүвәл, аны Илшат каныннан арындыра. Инде әйтелгәнчә, нәкъ шул чакта аның янына Людмила ханым белән аның кияве килеп чыга да инде.

Гомумән, әлеге бәндәнең бу чактагы кыланмышлары үз-үзен белештерми йөрүне хәтерләтә. Бәйдәге кыз янына кире килгәч, аны кочаклап җылытып маташа, аннары тагын каядыр китеп бара. Аннары кызны чишеп, машинасына утырта. Лиза кан тапларының юкка чыгуына игътибар итә. Җылыга кергәч, кыз йокымсырый башлый. Иванның телефоны туктаусыз шалтырый, ләкин ул берәүгә дә җавап бирми.

Төнгә каршы машинаны Минзәлә читендәге икмәк кабул итү пункты артына куя ул. Йокыга киткән кыз иртәнге 5тә уянып китә. Ягулык бетү сәбәпле машина суынган була. Шунда утырганда Иван кызга Илшатны үтерүен, аның бакчачылык ширкәтендә икәнен әйтә, һәм ниһаять: “Ул барысы өчен дә җәзасын алды”, – ди. Һәм “Илшат белән Чаллыда булдык, егет шунда калды”, дип әйтергә кушып, кызны җәяүләп өенә кайтарып җибәрә.

“ЛИЗА КАЙДА?”

Минзәләдә югалган кыз белән егетне эзләүдә туган-тумача гына түгел, аларның дуслары да катнаша. Иван Алехинны полиция ярдәменнән башка гына эзләп таба алар. Лизаның әнисе Иван эшләгән “Медведь” такси фирмасына шалтыратып, аның кайда икәнен сораша. Ул чакта бернинди мәгълүмат алып булмый әле. Иртәнге якта Иван Алехин ягулыгы бетүен, ХПП янында торуын диспетчерга җиткерә. Анысы исә Людмила ханымга хәбәр сала. Биш минут дигәндә Иван машинасы янында дәһшәтле кыяфәттә алыптай ике ир-ат пәйда булып, аңа урамга чыгарга куша. Коты алынган Иван ишекләрне бикләп, “үтерәләр!” дип әтисенә шалтырата. Әтисе телефон аша тавыш-гауга, пыяла ватылган тавышларны ишетеп кала. Чөнки ирләр ян тәрәзәне коеп төшереп ишекне ачалар да Иванны өстерәп чыгаралар.

Эш “самосуд”ка ук барып җитми, әмма Лизаның туганнары Иванның башыннан сыйпап тормый. Чөнки кызның югалуы аның белән бәйле булуын тәгаен чамалый алар.

Тоткын Людмила ханым фатирына кайтарыла. Монда Илшат белән Лизаның якыннары гына түгел, Иванның әти-әнисе һәм, ниһаять, полиция хезмәткәрләре дә җыела. “Лиза кайда?” – дигән сорауга җавап бирми теге. Шул мизгелдә ишектә йончыган кыяфәтле Лиза күренә. Ул бөтенесен сөйләп бирә һәм бәргәләнеп еларга керешә. Аны хастаханәгә алып китәләр. Ә Иван полициягә озатыла һәм Илшат Зәкиевне үтерүен белдереп беркетмә төзи.

Мәет, чыннан да, теге ишелеп бара торган бакча йорты янәшәсендә, кар көрте астында булып чыга. Мәрхүмнең баш җәрәхәтләреннән җан бирүе ачыклана. Әйтүенә караганда, Иван Илшатны “Нефтяник” клубы янында кыйнап-типкәләп өнсез хәлгә китерә, аннан соң машинасына салып, Сабантуй мәйданы аланына алып бара, корбанының ялваруына карамастан, сулышы тынганчы кыйный. Аннан соң теге бакчачылык ширкәтенә илтеп, карга күмә.

Наил Вахитов, Акчарлак

Бәйле