Кирәк:
* каймак (30-40%) – 240 г;
* куертылган баллы сөт (сгущеное молоко) – 1/2 банка;
* ванилин – 1 г;
* шоколад – 2-3 кисәк.
Эш барышы:
1. Каймагыгыз 80% икән, иң элек аны бертигез микъдарда салкын сөт белән кушыгыз. Ягъни каймак 240 г плюс сөт 240 г.
Ясалма ванилин урынына чын ванилинлы шикәр комы алып була – 15 г кирәк.
Куертылган баллы сөтне тәменчә салыгыз. Тулы бер банка алсагыз, артык баллы булачак. Ярты банка – нәкъ кирәге, әмма күбрәк салсагыз да була.
2. Миксер савытына барлык ингредиентларны салабыз. Шоколадны угычта уабыз.
3. Каты итеп күпертәбез – масса артырга тиеш.
4. Килеп чыккан сыек масса формаларга җиңел агылучан була.
5. Берничә сәгатькә морозилкага куеп торабыз.
Бер татып карагач, туңдырманы җәй буе үзегез ясап торырсыз!