Илфак Шиһаповның әнисе мәрхүмнең җанын кузгалтмауларын үтенә

-- Лэйсирэ

Илфак Шиһаповның вафатына ел узды. Дуслары аны искә алып, эчтәлекле чаралар уздырдылар. Туган авылына барып, Илфак Шиһаповның “хәлен” без дә белеп кайттык. Әнисе Асия апа беркөе генә яшәп ятамы?

…Капка төбенә зур, матур машина туктаган. Асия апаның кияве Рафаил килгән икән. Асия апа исә пенсия килгәнен көтә иде.

Дөресен әйтергә кирәк, алар безнең ише журналистлардан туйган инде. Уйлап кына карагыз, ничә еллар бер үк сүз бит: Илфак Шиһапов һәм Илсөя Бәдретдинова мөнәсәбәтләре.

– Кузгалтмыйк инде җанын. Тыныч йокласын… – дип каршы алды мине Асия апа.

Йокларга җыенмыйдыр әле ул. Тынгысыз йөрәкле Илфак абый әле һаман да авыллар тарихын өйрәнеп утырадыр, туры сүзен әйтеп, мәнсезләрне һавадан җиргә төртеп төшерү белән мәшгульдер кебек тоела миңа.

Мин – залда, Асия апа аш бүлмәсендә мәш килә. Кырык төрле үләннән чәй әзерләп йөри. Үзе сөйли:
– 4 сыйныфны тәмамлагач, рус телле мәктәпкә китеп барды. “Әйдә, йөрмәгез монда вакытны бушка уздырып”, – дигәндер инде, бөтен дус-ишләрен үзе белән ияртте.

Соңыннан качышып, кайтып җитте барысы да. Илфак кына калды, шул мәктәптә укып бетерде. Илфаклар мәктәпне тәмамлаганда гына боерык чыкты – укып бетергәч тә авылда калырга! Ә Илфакның укырга керәсе килә. Шунда директор янына кереп: “Зинһар, китим инде журналистикага”, – дип ялынган. Сыйныфларында 3 игезәк җырчы кыз да бар иде. Аларның да китәсе килә бит. Берсен дә җибәрмәделәр. “Илфак, сине генә җибәрсәм, авылда зур тавыш чыгачак бит”, – дигән директоры.

Илфак абый апасы Резидә белән бер тигезлектә укый. Һәркем үз эшен мөстәкыйль эшли. Бер калын гына дәфтәре була Илфакның. Бөтен фән шул дәфтәргә сыеп бетә. Уртадан ачасың – алгебра атылып чыга, арттан ачасың – тарих, калганнары… Шул бер генә дәфтәрен күтәреп бара торган булган ул. “Кайда синең китапларың?” – дип сораучыларга җавабы: “Алар мине мәктәптә көтәләр”.

Кайчандыр бу йорт диварларын бизәкләп Илфак әфәнде үзе өйгән булган

– Китапны су урынына гына эчте ул!

Илфак Шиһапов кебек 5 яшьтә үк төртелмичә укый-яза белгәннәр булдыра ала торган шөгыль монысы. Кайбер язганнарыннан тәннәр чымырдый, икенчесен укытып рәхәтләнеп көлдерә. Әдәбият кысаларын вата-җимерә.
Илфак абыйны мин беренче тапкыр ул “Татарстан яшьләре” газетасында эшләгәндә күрдем. Шәһәр ишекләрен шакып кына, оялып кына керә белгән мәктәп укучысы өчен андый сөйләшү – шок. Шунда ул миңа шаккатмалы тарихлар барлап, бер ябык тыкрык дөньялык карашны икенче бер ачык урамга борып, чыгарып җибәргән иде. Сүзләрне сайлап, ипләп, йомшартып тормыйча.

Асия апа белән Рафаил абый елмая:
– Шулай. Ул шундый.
– Аның белмәгәне юк иде. Санкт-Петербургта бит инде илнең иң төп архивы. Шунда ул кайчан тели, кереп йөри ала иде. “Допуск” бар. Теләсә кайсы җиргә. Ә шәһәр, авыл тарихлары, халык турында иң төп мәгълүмат шунда. Башта барып йөрде, аннары гариза гына җибәрә иде.
Шул мәгълүматларга таянып, Илфак Шиһапов авыл тарихын яза, авылдагыларның нәсел агачларын төзи.

– Ул бит тумыштан төзүче. Язып та, эшләп тә. Безнең өйнең стенасын да ул салды. Мин раствор ташып кына тордым. Аның бүгенге кебек төрле формадагы кирпечләре дә юк чак бит. Дефицит чор. Тәрәзәләрен аркалап, гомер буе шул эштә эшләгәннәрне дә уздырып ясады ул аны, – ди Рафаил абый.

Күрдем мин ул йортны. Болай кыяфәтләп, чәчәкләп ясалган йортлар әле бүгенге авылларда да сирәк очрый. Аркалы, бизәкле өлешләрендә кирпечләр нинди генә градуска борылып тегелмәгән анда. Икенче катта кеше башы сыярлык кечкенә түгәрәк тәрәзәләре Бәкер калкулыкларына күз кыса. Менә, апасы Резидә апа да күренде. Гади, авылча, шул ук вакытта шәһәр зәвыгыннан да ваз кичмәгән. Сөйләр сүзләре гайбәттән өс­тен.

Илфакның беренче хатынына мөнәсәбәте яхшы булганы сизелә. Хәзер дә үзгәрмәгән. Илфак абыйның олы кызы Зәринәне еш телгә алалар. Ул да яза башлады соңгы арада, диләр.

– Кан шул ук бит. Язучы каны…

Әкренләп әңгәмәнең кыенрагы башланды. Илфак абый гомеренең шулай кинәт өзелү сәбәпләрен эзләдек.

– Хәзер ни мәгънә инде… Барыбер берни төзәтеп булмый. Әз генә дөресрәк эшләмәде шул инде. Соңга таба ялгышрак юлга кереп китте… – ди Резидә апа.

Райнур Әгъләметдинов, Акчарлак

Бәйле