Шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханова якты дөньядан китте. Бүген ул Чистай районы Яуширмә авылы зиратына җир куенына иңдерелә. Мәрхүмә белән хушлашу чарасы Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды.
Флера Тарханованың дусты, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова кайгылы хәбәрне ишетүгә шигырь дә иҗат иткән.
Көн саен диярлек шомлы хәбәр:
Кемдер бу фанины ташлап киткән…
«Тарханова вафат…» дигән сүзләр
Җанны сискәндерде кичә иртән.
Йөрәк кабул итми аның үлемен —
Бу бит гаделсезлек! Карагыз ла!!!
Ханбикәдәй горур, сылу ханым
Инде булмасмыни арабызда?!
Бар җиһанны бизәп яши иде,
Затлылыгы, матурлыгы белән.
«Аһ!» димичә кала алды микән
Берәр ир-ат заты аны күргән?!
Борчу-хәсрәтләрен күрсәтмичә,
Җыеп килде нәни йөрәгенә.
Сыймый калганнарын сөйли иде
Сандык итеп мине серләренә.
Ул сандыкны мин беркайчан ачмам,
Ачкычларын мәңге югалтырмын…
«Ул һаман да безнең арада…», — дип,
Үз-үземне алдап юатырмын.
Китапларың бүләк итә идең,
«Сиңа истәлек дип, ахирәтем!»
Урының җәннәт түрләрендә булсын,
Ләззәтләрен таты ахирәтнең.
Матур җырлар, шигырьләрең аша,
Халык исемеңне искә алыр…
Ыспай гәүдәң, затлы матурлыгың
Күңелләргә мәңгелек уелып калыр.
– Флера белән безне 50 елга якын дуслык бәйләде. Бу иҗади дуслык кына түгел, бу хатын-кызлар арасында сирәк була торган нык дуслык иде. Без бер уку йортында, бер тулай торакларда яшәп белем алдык. Ул Наиз Гамбәргә киягү чыгып, районыбыз килене булды. Кайгы-хәсрәтләрне, шатлыкларны бергә кичердек. Иҗатчы кешеләр арасында төрлесе, көнләшүләр дә була. Әмма без беркайчан бер-беребездән көнләшмәдек, бер- беребезгә шигырьләр багышладык. Без бүген җир йөзеннән матурлыкны югалттык. Флера тамаша залларына килеп керсә, халык сәхнәдән күзен алып, аңа борылып карамый кала алмый иде. Ул матурлык, чисталык, горурлык өлгесе, туры сүзле, акыллы, затлы нәселдән иде. Ул һәрвакыт ахирәт дус берәү генә була, син минем ахирәт дустым дия иде. Бәхил бул, ахирәт дустым! Бу дөньяда күрмәгән рәхәтләрне җәннәттә күр! – дигән сүзләр белән саубуллашты Шәмсия Җиһангирова.