Алабугада 1999 елгы Исрафилова Алинә Фидаил кызын эзлиләр. 1 августта өеннән чыгып киткән кыз турында бүгенгәчә бернинди дә хәбәр юк дип яза elabuga-rt.
Алинәнең буе 170 см., күзләре яшел төстә, линза киеп йөри, чәч озынлыгы җилкәләреннән озынрак, кара төскә буялган.
Соңгы тапкыр күргәндә соры төстәге спорт киеменнән: соры футболка, кара табанлы караңгы-соры кроссовкалардан булган.
Муенында «ярымай» кулонлы цепочка бар. Үзе белән сумка, паспорт һәм телефон алган.
Сул кулының беләзегендә «бриллиант» кебек тату бар.
Алинәне күрүче яисә нәрсә дә булса белүчеләрне 8-927-45-333-84 яки 02 номерына шалтыратуларын сорыйлар.
—
—