Чәчен ап-акка буяп, модалы итеп кистергән, ярты бармаклы спорт перчаткасы, кара майка, кара чалбар кигән бу ханымны мин фитнес-клубның бөтен залында диярлек очрата идем. Йөзенә карап, аның яшен төгәл генә әйтү мөмкин түгел: илле, илле биш, алтмыш дияргә мөмкин. Беркөнне сүз арты сүз китеп, мин аның һәрнәрсәгә өлгерүенә, яшьләрчә җитезлегенә соклануымны белдергән идем, Елизавета Николаевна сүзгә сараннардан түгел икән, ачылды да китте:
— Өйгә кайтып керәсем килми, шуңа көнемне монда үткәрәм. Иремә инсульт булды быел, яңа гына аз-маз йөри башлады. Сөйләшүе дә шул чама гына. Үзем елыйм, үзем көләм дигәндәй: ярар, мин әйтәм, элек акырганнарыңа күрә колагым бераз ял итәдер, дим. Хәрби кеше иде ул минем. Өйләнешкәч дөнья буйлап сәяхәт итә башлаган идек, без булмаган җир калмагандыр. Эшендә әмер биреп кенә өйрәнгәч, өйдә дә гомер буе шул тон булды. Баштагы мәлләрдә, яшьлегем белән, үзем юаш булганмын, һәр сүзенә ләббәйкә дип торганмын, юләр. Гомере буе эчте, гомере буе гуләйт итте, ахырын уйламады. Аерылырга хурландым, гел “бишле”гә генә укыган Лиза иреннән аерылган дип таныш-белеш сөйләмәсен өчен тешемне кысып түздем. Соңыннан акыл керде, аның күзенә карап тормадым анысы. Чибәр идем яшь чагында, чәчләр билдән, кап-кара. Хәзер генә… тормыш картайтты, беркемгә дә кирәгебез калмады. Иремнең дә, минем дә. Гарнизонда яшәгәндә, бер майорның хатыны белән йөри торгач, тотып кыйнадылар да инде үзен, тешләрен коеп, яңагын ярып җибәрделәр. Шуннан соң мулла песие кебек тын гына йөргән иде. Озакка җитмәде, поселоктагы бер хатынга ияләште. Катя исемле ул хатын кибеттә сата иде, минем ирем бермәлне өйгә балык консервасы ташый башлады. Тегесе күчтәнәч итеп җибәрә…
Үзебезнең якларга кайтып урнашкач, акылга утырырмы дисәм… Яшебез бара, малай белән кызыбыз үсте. Фатирыбыз бар, бакча алдык. Туганнар белән кунакка йөрешәбез. Ипләп кенә яшә бит инде.
Ул чорда әйбер талонга иде, май алам дисәң дә, колбаса кирәксә дә, кибеткә талон тотып йөгерәсең. Бервакыт кәгазьләремне аралап чиратта торам, минем артымда гына бакча күршебез Роза басып тора икән. Сүз алышып киттек, шулчак әйтә бу миңа: “Лиза, ничекләр түзеп яшисең син ул иреңә? Инде бертуган сеңлең белән өстеңнән йөри бит, ничә карама бакчада куналар. Син өй саклап ятасың”, – ди. Артыма егылып китә яздым. Бертуган сеңлем Дуняша ике-өч тапкыр кияүгә чыгып карады, торалмады, башта әниләр янына кайтып сыенды, аннары, безнең фатир зур дип, сеңлемне малае белән үзебезнең янга сыендырдык. Шабашкада эшләп йөрде инде ул, йә маляр булып, йә обой ябыштырып. Мин аның бер тиен акчасын өйгә тоттырмадым, үз кирәк-ярагыңны, малаеңны кара, безгә үзебезнеке җитеп бара дип, ипи дә алдыртмадым. Үзенә дә, улына да кайтуларына ашарга әзерләп, хезмәтче кебек алларында биеп торам, янәсе, ятим бала, кызганыч бит… Кызгандылар. Бертуган апасының иренә асылынмаса, ярты миллион кеше яшәгән шәһәрдә ир беткәнме аңа?.. Роза “бакчада кунып яталар” дигәч, талон кәгазьләремне нишләптер аның учына салдым да кибеттән чыгып йөгердем. Югыйсә, ир кисәгенең этлекләренә инде үзем дә каешланып беткән кебек идем, сеңлемнең дә хыянәтен ишеткәч, йөрәгемә бәрде. Ит яхшылык – көт явызлык булды инде бу.
Сеңлемә шулай дигәч, ник бер төге селкенсен: без бер-беребезне яратабыз, апа, син разводка бир, без өйләнешәбез, дип тора. Ирнең дә тәмам акылы җуелгандыр инде, аерылам, фатирны бүләбез, ди. Акылы булса, үзебезнең балаларны уйлар иде. Нык тордым, фатирга кагылдыртмадым. Сеңлем шулай итеп иремне алып чыгып китте.
Этле-мәчеле яшәп маташтылар. Шул еллар эчендә ир дигәнем кайталы-китәле йөрде, фатирны үз ачкычы белән ачып керә, мин өйдә булмасам, әзер ашны җылытып ашый, юылмаган савыт-сабасын раковинага өеп чыгып китә. Балалар да шушы тормышка ияләштеләр, аталары бар ни, юк ни – алай артык сорау биреп тинтерәтмәделәр, кечкенәдән тыныч тормыш күрмәгәч, алар өчен болай яхшырак та булмадымы икән әле…
Быел Яңа ел бәйрәмендә иргә инсульт булган, “Ашыгыч ярдәм” машинасы белән алып киткәннәр. Дәваханәдән соң Дуняша инде үз янына кертмәде, имгәк карап ятасым юк, дип йөзенә бәреп әйткән.
Өйгә кайтты, кая барсын. Бер караганда, кызганып та куям үзен, икенче караганда, мыскыллап көләм: менә, мин әйтәм, хәзер син кадакланып өй сакла, гуләйт итәргә минем чират, дим. Кайчан телим, чыгам да китәм. Фитнес-клубка еллык абонемент алган идем, рәхәтләнәм генә. Үзем кебек ”әби”ләр белән бассейнына да керәм, бию залында да селкенәм, гимнастикасын да ясыйм. Эх, димен, үзем турында иртәрәк уйлый белмәгәнмен… Ирне әйтәм әле, менә иртәгә аягына басып, сәламәтләнсә, тагын элекке этлекләренә чыгып китәр иде, билләһи, ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми бит ул. Менә, хәзер дә җаны теләгәнчә яшәсен инде, мин көннәр буе өйдә юк, әйтәм бит, теләсә ни эшләсен…
Айгөл МУЛЛАГАЛИЕВА. Кызыл таң
Фото: pixabay.com