Теләчедә аракы исе килгән өчен эштән куу вакыйгасы бар республикага яңгырый

-- Лэйсирэ

Бер көнне, редакциябезгә Теләче районының Максабаш авылыннан 68 яшьлек Кәүсәрия ханым Котдусова шалтыратты. «Малаемны, бер дигән итеп эшләп йөргән җиреннән, хуҗалык җитәкчесе эштән куды», – ди. Нәрсә өчен кудылар соң аны эштән, дип сорадык, билгеле. «Авызыннан аракы исе килә, дип! Ну ул бит эчеп йөрмәде эшкә, эчмәде!» – дип өзгәләнде телефонның икенче ягындагы тавыш.

Ярар, проблема килеп чыккан икән, аның чишү юллары табылмый калмас, дип, икенче көнне Теләчегә кайттык.

МЕНӘ ДИГӘН ЭШЛӘГӘН ҖИРЕННӘН…

– Эчми минем малай! Эш вакытында эчми… Бакчамны гөлләр кебек тота, өйдә ашарга пешерә, мине тәрбияли, исерек булса, шушы эшләрне эшли аламы ул, әйт әле син миңа! – Кәүсәрия Котдусова капка төбеннән шушылай дип каршы алган иде, өеннән чыгып киткәнче, «малаем эчми» дип тәкрарлады.

Башта әңгәмәдәшемнең үзе белән таныштырыйм: гомер буе Максабаш авылының дуңгыз фермасында эшләгән. Яхшы хезмәт иткән, моны авылларында бөтен кеше белә. Бүгенге көндә 40 яшьлек улы Илдус белән бергә яшәп яталар. Киленнәре, яшь ярымлык баласын култык астына кыстырып, күптән түгел генә аерылып чыгып киткән. Нәрсә өчен аерылыштылар соң, дип, артык төпченеп тормадым, әмма Кәүсәрия апа үзе сөйләп бирде: биш ай гына бергә яшәп өлгергәннәр, әмма аерылышулары аракы аркасында түгел, килененә бала гына кирәк булган, кирәген алгач, киткән.

– Хәзер улыгызның ничек эштән киткәнлеге турында сөйләгез инде…

– Бу улым белән бергә яшибез. Кайда кушсалар, шунда эшләде. Техника да ремонтлады, амбарда да йөрде, дуңгызлар да карады, соңгы елда фермада сыерлар сауды. Ничә тана гына өйрәткәндер, шул кадәр әйбәт итеп эшләде. Күптән түгел безнең хуҗалыкның җитәкчесе алышынды. Яңа җитәкче килгән иде, башланды монда. Бөтен кешене куып таратты фермадан. Минем малайны да куды. Авызыңнан аракы исе килә, дигән сәбәп табып куды.

Кәүсәрия ханым әйтүенчә, май аенда улы, бер ай ялга китәр өчен, хуҗалык җитәкчесенә гариза язган булган. Ул ял иткән арада, яңа хуҗа сыер фермасын таратып бетергән. Отпуск яллары тәмамлангач, элеккеге эш урынына кайта алмый бит инде – булмаган сыерга савымчы кирәк түгел.

– Башта техника паркына чакырттылар, анда йөрде, соңыннан гараж чистарттырдылар, ике көннән соң дуңгыз фермасына күчерделәр. Бер көн әйбәт кенә эшләгән иде, икенче көнне менгән җиреннән кире борып кайтарганнар. Хуҗалык җитәкчесе ул фермага каравылчы куйган иде, шушы каравылчыга улымның авызын иснәргә кушкан. «Аракы исе килсә, куып кайтар, куып кайтармасаң, үзеңне эштән куам», – дигән. Бу каравылчы үзе салып менгән булган эшкә, үзенең аракы исе белән бутаганмы, эшеннән кумасыннар өчен алдашканмы – белмим, әмма минем малайны исерек дип, куып җибәргән. Аннары инде бу фермага малаемны башкача кертмәделәр!

Кәүсәрия апа сөйләгәннәрдә бераз бәйләнерлек урыннар бар инде, анысы. Беренчедән, ни өчен каравылчыга 40 яшьлек ирнең авызын иснәттерәләр? Монда ике генә сәбәп була ала: яки хуҗалык җитәкчесе акыл ягыннан бераз «нитә» башлаган, йә Кәүсәрия апа малае турында нидер яшерә. Нәрсә инде бу – кеше авызын иснәү? Менә минем эшкә килгәч, бер җиремне дә иснәүче юк, шуңа аптырап әйтүем.

Малае шулай эшсез калган да, хуҗалыкка башкача аяк та бастыртмаганнар ирне. Үзе берничә тапкыр хуҗалык җитәкчесенә барып-барып караган бугай – эшкә алмаганнар. Ә ир кеше өйдә утырса – эш харап. Баласына алимент түлисе бар бит, хәзер үзегез беләсез – күке-аталарга карата закон кырыс. Тикшереп кенә торалар. Шуңа күрә, Кәүсәрия апа улын кайгыртып, хуҗалык җитәкчесе Дамир Фәйзрахманов янына үзе дә барып караган.

– Гафу ит мине, энекәш, әгәр дә минем малай сиңа сүгенгән йә ярсыган булса, гафу ит. Ник эштән кудың аны, бер эш тә эшли алмыймыни соң, дидем. «Апа, нигә гафу үтенәсез, малаегыз бер сүз дә әйтмәде. Авызыннан аракы исе килә, шуңа чыгардык эштән», – диде. Тагын берничә тапкыр бардым. «Моның кебек эшләгән кешене башка тапмыйсың, күпме тана өйрәтте, ник болай итәсез?» – минәйтәм. Шулай сорагач, июнь уртасында бер чакыртып алып, техника ремонтлаттырдылар да, ике көннән соң кире куып кайтардылар. «Йөрмә монда, сиңа барыбер акча бирмәячәкбез», – дигәннәр. Кабат-кабат эш сорап барды, югыйсә. «Контор янына да киләсе булма, чыгып кит, ник кердең?» – дип әйтте, ди.

– Кәүсәрия апа, алдашмыйча, дөресен генә әйтегез әле: улыгыз «точно» эчмиме?

– Айнык булмаса, ул бала вәринҗәләргә кадәр кайнатып куя аламы? «Мужыт» аракы исе килгәндер аннан, мин яшермим: гомер буена фермада эшләдек. Ферма эшчесе гомер буе эчте. Ачуым бер килмәгәе, анда аракы эчмәсәң, эшләп тә булмый.

– Димәк, каравылчыга өргән чагында, малаегыздан хәмер исе килгән?

– Ник, ир заты эчми тормый, бәлки, исе килгәндер, әмма аягында да басып тора алмыйча кайтып егылмый бит ул. Үз эшен эшли, кешегә кычкырмый, ярсымый. Ә шуны эшләтмиләр. Авылда эш була торып, хәзер көн саен попуткада Арчага йөри. Дөрес түгел бит инде бу хәл! Бу хәлләргә хурланып үлә яздым. Микроинсульт белән егылдым! Булнистә яттым! Менә хәзер дә берәр нәрсә булып, егылсам, кем карый мине? Малайга эшләргә кирәк. Шушы авылда эшләсә – төшке ашка кайтканда булса да, исәнме мин, юкмы – күрер иде. Ник куа ул аны?!

Эх, шунысы кызганыч, әни кеше белән сөйләшкәндә яныбызда «малае», ягъни кырык яшьлек Илсур Котдусов үзе дә юк иде. Арчада эштә, диделәр. Шуңа күрә аеклык буенча бер нәрсә дә әйтә алмыйм, үзен күрмәдем. Ләкин ирне эштән куган хуҗалык җитәкчесен һәм аның ярдәмчеләрен очратып, алар белән сөйләшә алдым.

«БЕЛӘБЕЗ ИНДЕ БЕЗ АНЫ!»

«Тукаш» ҖЧҖсенең Максабаш авылындагы җитәкчесе Дамир Фәритович Фәйзрахмановны каяндыр кайтып төшкән чагында «эләктердем». «Керергә мөмкинме?» дигән соравыма, киң күңеллелек күрсәтеп, бик матур җавап бирде ул.

– Дуңгыз исен яратсаң, кер, әле генә дуңгыз фермасыннан кайткан идем мин.

– Әйе, дуңгыз исе дигәндә, үлеп китәм инде мин, – минәйтәм. – Иң яраткан исем шул.

Дамир Фәритович нинди мәсьәлә белән килүемне ишеткәч, аптырамады да, куркып та калмады: «Ничек бар, шулай сөйлим, сеңлем», – дип кенә әйтте. Түлке бер-ике урынында әзрәк арттырып җибәрде бугай. Менә, мәсәлән, Илсур Котдусовны ул, даими рәвештә аракы эчеп килде, дип сөйли. Һәм үз сүзен бер мисал белән җөпләп куярга ашыга: «Фермада эшләгәндә бөтен сыерны бозып бетерде! Аракы эчеп килә дә, теге сыерларга теләсә нәрсә ата, кыйный! Куркытып бетерде, сөт бирми башладылар!» Монсына, нишләптер, бик ышанасы килми бугай минем. Җитәкче икеләнеп калуымны күреп, җитдирәк сөйләмгә күчте:

– Эчәргә ярата инде ул. Ничә тапкыр кудым мин аны. Соңгы юлы әнисе килде яныма. Кабат эшкә алыгыз инде, зинһар, дип ялынып сорады. Ураза ае иде бу. Изге айда кешегә юк дип әйтәсем килмәгәнгә генә ризалаштым. Тагын бер салып килә икән, бу юлы куабыз – башка алмыйбыз, дидем. Юк, бүтән эчмәс, дип, сөенеп кайтып китте Кәүсәрия апа. Мин ул ханым турында бернинди начар сүз дә әйтә алмыйм, бик тырыш, гомере буе шушындагы дуңгыз фермасында эшләгән, әйбәт кеше ул. Ну менә малае…

– Малаеннан юк инде, юк. – Дамир Фәрит улы янында ике ярдәмчесе – баш инженер Назиф Абдуллин белән баш агроном – Тимершәех Усманов та утыралар иде. Сүзгә алар да катнашты.

Баш инженер, техника арасында исерек кешене йөртү куркыныч, шуңа эштән җибәрдем, дип сөйләсә, баш агроном, чәчүгә чыгаргач, 4 көн эшләсә – шуның 3 көнен исерек иде, шуңа кудым, дип зарланды.

– Сеңлем, безгә эшчеләр бик кирәк. Без аны айнытыр өчен ниләр генә эшләмәдек инде. Кыйнамадык кына! Бүгенге көндә кадрларга кытлык бар, ул кытлык нык зур. Бүген таңда КамАЗ машинасы белән ике тракторга йөртүчеләр генә кирәк. Кеше юк бит эшләргә – без бит механизаторларны да Маридан чакыртабыз. Ну, раз ул кеше эчә икән, мин аны ничек тотыйм хуҗалыкта? Тота алмыйм мин аны. Мин аңа эшләмәгәне өчен акча түләп ятарга тиешмени?! Инде аны дәвалап та карадылар. Ике көнгә генә җитте – янына бер килгән идем, өреп торып җибәрде, биш минут янында басып торсаң, үзең исерәсең, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе. «Айныса да алмаячаксызмы аны эшкә?» – дигәч, өчәүләп кул гына селтәделәр. «Хии, беләбез инде без аның ничек айныячагын!».

«ИЛЛЕ ГРАММ ГЫНА»

Бик күңелсезләнеп чыктым мин хуҗалык җитәкчесе яныннан. Гадәттә, журналист кайтса, ярар, берәр ничек ярдәм итәрбез, дигән сүз ишетү өчен кайта, ә монда җитәкче Илсур Котдусов дигән сүзне ишетергә дә теләми, кая ул! Аптырагач, бер ял көнне ирнең үзенә шалтыраттым. Хет сөйләшеп булса да карыйм әле, сораштырыйм, дим. Чынлап торып нәрсә булганын белмичә, кешегә ярдәм итә алмыйбыз бит инде.

– Авыздан бер илле грамм гына аракы исе килгән иде, эштән кудылар, – дип кыска гына җавап бирде ул. Ник, аракы исе шулай граммлап килә микәнни ул? Аптырадым әле.

– Сез эчмичә тора аласызмы соң? – минәйтәм.

– Тора алам! Мин бит көн саен эштә. Арчага йөреп эшлим. Бик уңайсыз инде. Авылда эшләсәм, әйбәтрәк булыр иде дә ул – нәчәльник алмый бит. Алмый инде – аңа мариларны эшләтсә – файдалы. Марига күп акча түлисе юк, ул әзенә дә риза. Шуңа күрә эшләтми ул мине.

Илсур әфәнде белән озак сөйләшеп булмады, телефонын җәтрәк әнисенә бирде:

– Сеңлем! – мин аны-моны әйтеп өлгергәнче, трубканың теге башыннан Кәүсәрия апа сөйли иде инде. – Сеңлем, тыңлыйсыңмы? Көн саен попуткага чыга бит ул, әллә җиңелме аңа? Кем утырта алай, җаным? Килсә, илле грамм аракы исе килгәндер авызыннан. Аяк тибеп эчә бит башкалар. Минем малай лыгыр булып ятмый!!!

…Хәзер сез язма ахырында минем ниндидер йомгак ясавымны көтәсездер. Ә мин ничек йомшаграк әйтсәм, Кәүсәрия апаны үпкәләтмәм икән, дип уйлыйм. Газетабызга ярдәм сорап шалтыраткан кешегә каршы сүз язу җиңел түгел, әмма бу очракта гаепне хуҗалык җитәкчесеннән генә эзләмәгез, Кәүсәрия апа. Берәүнең дә эше җиңел түгел, безнең илдә яшәү, гомумән, авыр, ләкин аңа карап, кешенең эшкә аракы исе аңкытып килүе – дөрес әйбер түгел инде. Салган кеше белән эшләү түгел, сөйләшү дә кыен бит әле ул. Үзегез әйтмешли, «илле грамм гына аракы эчкән кешедән килгән ис булса да».

Хуҗалык җитәкчесе, эшчеләр табып булмый, дип зарланды. Эчмәгән кешегә эш бар, дигән сүз бу. Улыгыз белән тагын бер сөйләшеп карагыз әле. Нәрсә әйтергә теләвемне аңлагансыздыр инде…

Хуҗалык җитәкчесенә дә сүзебез бар: эшне булдыклы оештыручылар кешене куып җибәреп кенә котылмый, аны тәрбияләргә дә тырыша. Үзегез үк эшче куллар җитешми дип торасыз, ләбаса. Алкоголизмның авыру булуын инде медицина күптән таныды. Ә менә шул авыруга дәваланырга ярдәм итүчеләр генә сирәк.

Айгөл ЗАКИРОВА, Казан – Теләче – Казан

Безнең гәҗит

Фото: pixabay.com

Бәйле