Бер авылдан булсалар да, 22 ел үткәч кенә танышалар [булган хәл]

-- Лэйсирэ

Русиядә демографик хәл бер дә шатланырлык түгел. Әгәр “ана капиталы” дигән дәртләндерү чарасы (моны, чыннан да, туры мәгънәсендә дәртләндерә, дәрт өсти торган чара дип уйларга кирәк) күрелмәсә, ул хәл тагын да начаррак булыр иде дип уйларга урын бар. Өстәвенә, илебездә гаилә институты да катлаулы чор кичерә. Бу өлкәдә дә тирән кризис дип әйтергә була.

Бу хәлләр, әлбәттә, Башкортстанны да читләтеп уза алмый, чөнки без дә оазиста яшәмибез. Соңгы елларда бездә һәр икенче никах таркала. Боларга республикага хас тискәре миграция күренешен дә өстәсәк, хәлләр тагын да катлаулана. Менә шушы шартларда Башкортстанда күпбалалы гаиләләр турында хәстәрлек күрү буенча күптөрле чаралар кабул ителү үзен чын мәгънәсендә аклый да инде. Ләкин, төптәнрәк уйлап карасаң, бу чаралар да җитенкерәми кебек…

Караидел районына чираттагы баруыбызда без анда гомер кичерүче күп­балалы Вәлиевлар гаиләсе белән танышып кайттык.

Илһам белән Римма, икесе дә бер авылдан булсалар да, бер-берсе белән… 22 ел үткәч кенә таныша. Гәзит укучының гаҗәп­ләнүен тоеп торам, моңа, алай да була микәнни, дип, үзем дә аптырап куйган идем. Була икән шул, моның үз тарихы бар икән…

…Гаилә башлыгы Ил­һам, туган авылы Түбән Балмазыда тугызъеллык мәктәп тәмамлагач, район үзәгендәге һөнәрчелек-техник училищеда белем ала. Аннары Туган ил алдындагы хәрби бурычын үтәп кайта, “райтоп”та агач хәзер­ләүдә урман кисә, Благовещен арматура заводында өч ел эшли.
Римманың да туган авылы Түбән Балмазы, ләкин аңа ике яшь булганда гаиләләре Казахстан якларына чыгып китә. Кыз андагы Төньяк Казахстан өлкәсенең Тимирязев районындагы Аксуат авылында урта мәктәп тәмамлый, аннары, Илһам кебек үк, һөнәрчелек-техник училищеда һөнәр үзләштерә. Кызганычка каршы, әтисе анда үлеп кала. 2000 ел башында гаилә туган авылына кайтып төпләнә, Русия гражданлыгы ала. Нәкъ шул чакта очрашып таныша да инде ике авылдаш.

Күп тә үтмәстән, 2001 елда, яшьләр гаилә корып җибәрә. Аларның бәхетен тулыландырып, бер-бер артлы кызлары Люция, 2006 елда – Элина, 2012 елда уллары Данил дөньяга килә. Декрет яллары арасында Римма Габдулварис кызы авылда почтальон, “Престиж” кибетендә сатучы булып эшли, ә Илһам Гаян улы, әлегә кайбер каршылыклар белән барса да, янә ике кешене эшле-ашлы итеп, үз эшен ачып җибәрә.

– Район үзәгенә авылдан былтыр балалар хакына күченеп килдек, – ди өч бала әнисе Римма. – Чөнки андагы тугызъеллык мәк­тәпне башлангыч итеп калдырдылар, арытаба мәктәп тә, балалар бакчасы да ябылды, ә сабыйларны укытырга кирәк. Юллар бик начар иде, үтмәле булмый иде. Әлеге район хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Вәлинуров, ул чакта авыл Советы башлыгы буларак, ул юлларны тәртипкә китерергә вәгъдә бирде һәм сүзендә торды да. Бу эштә аңа район хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин һәрвакыт ярдәм итеп торды, әлбәттә. Берлектә килешеп башкарылган эш менә шундый матур нәтиҗә бирде. Шуңа Илдар Вил улына да, Рамил Карам улына да без һәм авылыбыз халкы искиткеч зур рәхмәтле. Иң беренче чиратта сүзләрендә тора белгәннәре өчен аларны бөтен район халкы хөрмәт итә.

Район үзәгендә дә күпбалалы Вәлиевлар гаи­ләсе игътибарсыз калмаган: сабыйлары мәктәпкә һәм бакчага урнаштырылган. Укучылар мәктәптә бушлай туклана, балалар бакчасына йөрүче Данилга ташлама каралган. Ләкин мине иң шаккатырганы аларга бил­геләнгән пособие күләме булды: өч балага барлыгы 1125 сум (!) түләнә икән. Илебез Хөкүмәтенең сабыйларны социаль яклау чаралары шул чама гына булу аптыратып кына калмый бу очракта. Әлбәттә, ул пособиеләрне арттыру турында федераль үзәктә соңгы вакытта күп сөй­лиләр, ләкин әлеге ярдәм балаларга бүген кирәк, чөнки тагын бераздан (үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм), балаларыгызның яше чыккан, дип әйтүләре дә бик ихтимал.

– Элина белән Данил еш кына чирлиләр, шуңа минем өчен шәхси малтабарларга эшкә урнашу бөтенләй мөмкин булмаган эш дип әйтерлек, – ди Римма. – Алар авырып китсә, синең эшеңне кем эшли, диләр. Шуңа әле гаиләбез белән фатирга түләп тору да авырга төшә…

Фатир, дигәннән. Гаилә җир участогы алырга чиратка да баскан булган, ләкин район үзәгенең Абыз бистәсендә Илһамның иске йорт белән участогы булгач, үтенечне кире какканнар. Киләчәктә гаилә шул участокта яңа йорт тергезергә җыена, ләкин әлегә, кредитлар күп булу сәбәпле, бу эшне кичектереп торалар.

Без сөйләшеп утырган арада, шау-гөр килеп, балалары да кайтып керде. Күренеп тора: бик татулар, иплеләр, 6 яшьлек Данилны ике апасы курчалап кына тора.

Өлкәннәре Люция 9нчы сыйныфны “дүртле” һәм “бишле” билгеләренә генә тәмамлаган, исәбе – урта белем алгач, Мәскәүдә Тикшерү комитеты акаде­миясенә яисә Уфадагы Эчке эшләр министрлы­гының Юридик институтына укырга керү. “Нигә нәкъ шул юнәлеш буенча?” – дип сорагач, сәбәбен туган-тумачалары арасында шушы һөнәрне сайлаучылар булуы белән аңлаттылар. Әле Люция бу максатына ирешү өчен бик күп укый, спорт белән актив шәгыльләнә икән.

Элина исә 5нче сыйныфны уңышлы тәмамлаган, аның үз мавыгулары. Иң яраткан шөгыле – курчакларга кием тегү, яңа күлмәк фасоннары уйлап табу. Кем белә, бәлки, күренекле модельер да булып китәр әле!
Данил төзүче, конструктор булыр, ахры. Ул, бөтен дөньясын онытып, “лего” җыя, ул теләгәнчә килеп чыкмаса, кул астындагы белән канәгатьләнмичә, комплектта булмаганнарын үзе табып өсти; техника, самолетлар һәм йортлар­ның ничек төзелүе белән кызыксына; өлкән апасыннан күреп, спорт белән шөгыльләнә, йөгерә, гер күтәрә, бер елдан мәктәпкә төшәргә әзерләнә.

Кыскасы, бу гаиләдә һәркемнең үз эше, үз шөгыле бар. Һәм андый гаиләләр, авырлыкларга карамыйча, балаларының сә­ләтләрен үстерергә тырышып, моның өчен юкны да бар итеп яшәргә тырышучылар илебездә бихисап. Китереп биргәнне дә көтеп утырмый алар, ничек тә булса яшәргә, гаиләләрендә акыллы, ип­ле, тырыш, хез­мәт сөючән, максатчан уллар-кызлар тәрбияләргә тырыша. Хөкүмәтебез әнә шундыйларга вакытында ярдәм кулы да сузса, демографик кризис дигән­нәрен дә онытыр идек.

Фәнис ГӘРӘЕВ.
Караидел районы.

Кызыл таң

Бәйле