Казлар балачакка алып кайтты

-- Лэйсирэ

Ялларда Буа районына кунакка кайткач, Бик-Үти авылында бер көтү каз күреп, тәмам телсез калдым. Авыл баласы булсам да, күптән мондый хәлне күзәткәнем юк иде. Сулыкта канат кага-кага су коенган йөзләгән ап-ак каз га-га-га дип каршы алды да, шау-шу килеп озатып калды. Аларның да үз дөньясы шул.

Әнием бу яклардан минем. Ул бик еш каз көтүе дип сөйли. Миңа аның каз көтүе дип әйтүе әллә нишләп сәер тоела. Безнең якта –Минзәлә районында сыер, сарык, ат көтүе генә бар. Хәер, эш анда түгел. Менә шушы ак казларны күрү кылт итеп балачак хатирәләре искә төште. Элек бигрәк гади яшәгән дә инде авыл халкы. Язын, казлар йомырка салыр вакыт җиткәч, аннары утырып бәбкә чыгарганда, аларны өйгә алып керәләр иде. Тал чыбыгыннан үрелгән оя төбенә салам түшиләр дә, казны шунда утыртып, тимер карават астына тыгып куялар. Кош гриппы, тузан да димәгәннәр, аңа карап берәү дә авырмаган, аллергиядән дә интекмәгән. Шунысы кызык: син онытып китеп, аягыңны салындырып шул ятакка барып утырасың. Җитмәсә, бала-чага аягын селкеп утырырга ярата бит әле. Менә шунда озын муенлы каз томшыгы белән балтырыңнан эләктереп ала. Ярый әле, караватның җәймәсе калын, юкса, куркудан һәм авыртудан астыңа җибәрүең дә ихтимал. Болай да каз тешләргән урын кара янып чыга. Төнлә дә каз каңгылдап җибәрсә, сискәнеп уянасың. Ләкин болай барысы шундый табигый хәл, берәүдә дә бернинди канәгатьсезлек хисе уятмый иде.

Каз дигәннән, тагын бер кызык хәл искә төште әле. Бервакыт бәбкә чыгарыр вакыт җиткәч, авылыбыздагы бер ялгыз карчыкның казы утырмый гына икән. Оя өстен томалап куеп, кошны чыгармыйча тотып та караган, берничә мәртәбә ояның урынын да үзгәрткән, тегеләй иткән, болай маташкан, тик барыбер ниятенә ирешә алмаган. Шуннан соң, кемнәндер ишетеп булса кирәк, казга аракы эчертергә булган. Бәргән бит кошның башына. Оясында хәтәр мәлҗерәп утырган. Әмма хәмернең тәэсире бетү – «айнуга» тагын чыгып тайган. Имансыз кошның да, бичара йомыркаларның да язмышы ничек тәмамлангандыр, анысы караңгы. Ул чагында авыл халкына һәр бәбкә кадерле иде бит. Чөнки хәзерге кебек бераз үскән каз-үрдәк алып үстерү модага кермәгән әле. Шуңа да яңа чыккан яшькелт йомгаклар арасында зәгыйфьрәге булса да, бераз тернәкләнгәнче дип, аны аерым тартмага салып куялар, күз карасыдай саклап, тәрбиялиләр иде.

Һәр якның йолага әйләнгән үз гадәтләре бар. Хәзер алар да югалып бара, билгеле. Мәсәлән, бездәМинзәләдә май ахыры-июнь башларында, бәбкәләр карга тимәслек булып үсеп җиткәч, ата каз горур төстә, күкрәк киереп, «важный» кыяфәт белән «хатыннарын» һәм «балаларын» ияртеп, Ык елгасының аръягына – авылдан алты-җиде чакрым ераклыктагы колхоз маллар өчен көйләнгән җәйге лагерьга китә. Кошларга табигатьтән инстинкт салынган, алар шуның ярдәмендә көзен җылы якка барып җитеп, анда кышны уздырып, кире безгә әйләнеп кайта, диләр. Авылыбыз казлары да – моңа бер дәлил. Лагерьга үзләре барып, җәй буе шунда йөреп, көзгә таба көннәр суыткач кире кайталар, хәтта йортны, ишегалдын таныйлар иде. Шунысы гаҗәп – казларның ни берсе югалсын! Әйе, колхоз сыеры өстенә басып, араларында канаты сынганы булыштыра, әмма барыбер исән-сау кайта. Эт тә тими, адәм баласы да тотып ашамый. Бөтен авыл казы шулай җәйне болындагы күлләрдә мөстәкыйль тормыш белән чыга. Беренчедән, хуҗасына мәшәкате юк. Икенчедән, табигый ысул белән үскән кошның ите дә ашап туймаслык тәмле, мамыгы да эшкә яраклы була. Хәзер болар турында сагынып сөйләргә генә калды. Каз асраучы сирәк, ферма юк, болынны әрәмәлек басып килә, авыл бетеп бара. Элеккеге кебек каз үстерүче булса да, тыныч күңел белән ничә айга болынга чыгарып җибәрә алмый. Чөнки авылларда да күптән капка-ишекләрне кат-кат йозакка бикләп яшәргә күнектек шул.

Зәңгәркүз, Идел

Бәйле