Бай һәм уңышлы кеше­ләрдә депрессия буламы?

-- Лэйсирэ

Әгәр сездә депрессия икән, үз проблемалары турында гына сөйләүче дусларыгыз белән аралашмый торыгыз Көз – уңыш һәм муллык чоры булуга карамастан, бу вакытта күпләр депрессиягә бирелүчән. Табиблар моны көннең кыскаруы һәм кояшның юкка чыгуы белән бәйли.

Күңелсез, яңгырлы, томанлы, җилле һава торышы ничек күңелне күтәрсен инде? Кәеф иртәдән үк төшенке, депрессиягә бирелгәнеңне сизми дә каласың. Аның билгеләре бик гади: йокысызлык, эч пошу, моңсулану, тиз ару, берни эшлисе килмәү, битарафлык.

Депрессиянең төрләре күп. Шу­лар­ның берсе – сезонлы депрессия. Аңа кайбер кешеләр генә бирелә. Көннәр кыскаргач, серотонин (шатлык гормоны) күпкә азрак бүленеп чыга. Аның урынына меланин (йокы гормоны) хөкем сөрә башлый. Нәтиҗәсе – көне буе йокы килә һәм тирә-якка битарафлык туа.

Депрессия нәсел буенча да килә. Кайчагында балачактагы психологик климат та, үскәч апатия формасында чагыла. Киләчәк өчен курку, алда торган проблемаларны хәл итә алмам дип борчылулар да депрессиягә илтә. Әмма сау-сәламәт кешегә шулай хәсрәтләнеп утыру урынлы микән? Бу дөньядагы барлык проблемалар – үтә торган проблемалар. Тагын бер сәбәп – көнчелек. Үз-үзеңне үгетләү, кешенең матди әйберенә кызыгу кәефне күтәрми. Булганына шөкер итеп яшәргә кирәк. Хәлең бик авыр дип уйлаганда, бу дөньяда синнән күп тапкырга авыррак ситуациядәге кешеләр бар.

Озакка сузылган тө­шенкелек, борчу, эшкә кул бармау, йокысызлык, эч пошу, баш авырту, тиз ару, моңсулану – депрессия билгеләре шулар. Кыскасы, кешенең тормышка карата кызыксынуы бетә. Еш очракта йокы режимы бозыла: борчулар аркасында кеше озак йоклап китә алмый, яисә, төнлә уянып, 2-3 сәгать борчылып ята. Депрессия вакытында аппетит югала, тән авырлыгы төшә. Әгәр дә ике атна дәвамында үзегезне начар хис итәсез икән, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк, югыйсә депрессиянең тагын да тирәнәюе бар.

Депрессия – ул кешенең катлаулы тормыш хәллә­ренә булган реакциясе. Ә үсә-үсә безне һәрчак нинди дә булса авырлыклар көтә. Депрессияне олыгаюның аерылгысыз бер өлеше дисәң дә була.

Еш кына депрессиядәге кеше психологка килергә батырчылык итми. Андый гаилә әгъзасы белән яшәргә авыр икәнен күреп, аны якыннары белгечләргә йөртә башлый. Сүз дә юк, аларга ярдәм итәргә кирәк. Әмма кайбер кешенең эчке халә­те сагышлы һәм аның күңел тө­шенкелеге озакка сузылырга мөм­кин. Моны депрессия белән бутарга ярамый. Бу, гадәттә, паузалар белән бәйле: тормышта нәрсәдер тәмамланган, ә яңа этап старт ала алмый тора. Депрессияне дәваларга кирәк булса, сагышка кагыласы түгел: ул тормышта булырга тиеш.

Дәвалану иртәрәк башланган икән, сәламәтләнүгә өмет тә зуррак. Иң беренче киңәш: Д витаминын тиешле күләмдә алыр өчен, көн яктысында күбрәк йөрегез. Бу очракта солярийга йөрү дә файдалы. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Физик күнегүләр эшләгәч, шатлык гормоннары бүленеп чыга, ди галимнәр. Һәрвакыт нәрсә белән булса да шөгыльләнегез, кул кушырып утырырга вакытыгыз калмасын. Үз эшеңне яратырга, тәмле һәм файдалы тукланырга онытмагыз. Составында Д һәм Е витаминнары булган фундук, арахис чикләвекләрен, карабодай һәм сөт ризыкларын, балык, җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз. Позитив кәефле кешеләр белән аралашыгыз. Һәрвакыт үз проблемалары турында сөйләргә яратучы дусларыгыз белән аралашмый тору хәерлерәк.

Мөмкинлек булса, диңгезгә, җы­лы якларга барып кайтыгыз. Сәя­хәт, яңа танышулар, һичшиксез, депрессиядән арындырачак.

Аннары, яратмаган эшегездән котылыгыз. Яратып башкарган эш кешегә көч өсти, ә яратмаганы – киресенчә, хәлне ала. Депрессияне еш очракта хезмәт урынындагы проб­лемалар китереп чыгара. Эшегезгә сез теләп барырга тиеш.

Башта, көзне ничек бар – шулай кабул итәргә өйрәнегез. Көзге тынлыктан да файда алырга була бит. Уйлап карасаң, ул күпме рәссам­нарны, шагыйрьләрне илһам­ландырган!

Нәрсәдән ләззәт аласыз – шуны эшләгез. Хәзер үк рәхәтләнеп эшли торган, кәефне күтәрә торган шөгыль­ләрегезнең исемлеген әзерли аласыз. Анда массаж керсенме, тәмле шоколад ашаумы, кинога барумы – кәефегез бераз төшә икән, шул исемлекне алып, кайсы да булса пунктны башкарыгыз.

Акчарлак

Бәйле