Рәзинә белән Айнур көтмәгәндә генә өйләнеште. Күрше кызының очрашып йөргән егете бар икәнен белми дә идек. Әллә шуңа күрәме, туй турындагы хәбәр бөтен күрше-күләнне аптырашта калдырды. Ә аларның ничек кавышуларына хәзер дә гаҗәпләнәләр әле. Татарстанның ике читендә яшәп, телевизордагы йөгерек юлда чыккан игълан аша танышканнар. Күптән түгел генә өч бала үстерүче Рәзинә һәм Айнур Гыйләҗевлар “агач туй”ларын билгеләп узды.
Бүген исә Гыйләҗевлар кебек насыйп ярын эзләүдә арадашчыларга ышанучылар саны кимегән икән. Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру барышында билгеле булганча, гаилә төзү кебек җаваплы эштә илдә яшәүчеләр күбрәк үз көченә ышана. Соңгы биш ел эчендә булган үзгәрешләр бу! Сөйгән ярын интернетта яки дуслары, таныш-белешләре аша эзләүчеләр белән беррәттән, танышу сайтларына, яучыларга мөрәҗәгать итүчеләр саны да кимегән, ди белгечләр.
Моннан биш ел элек илдә яшәүче һәр өч кешенең берсе булачак ирен яки хатынын эзләп табуда дуслары ярдәменнән файдаланса, бүген андыйлар 20 процент чамасы гына. Ул вакытта: “Ныклы мөнәсәбәтләрне интернет аша да төзеп була”, – дип фикер йөртүчеләр 22 процент тәшкил итсә, хәзер андыйлар – 18 процент. “Лайк”лар куеп кына мәхәббәт уты кабынмавына инанганнар, күрәсең. Белгечләр әйтүенчә, димче хезмәтенә карата кызыксыну да кими. Моннан биш ел элек респондентларның 11 проценты димчегә баруын белдерсә, хәзер сораштыруда катнашучыларның 4 проценты гына бу хакта сөйләгән. Соңгы берничә елда кавышу агентлыкларына мөрәҗәгать итүчеләр дә алты тапкыр кимегән, дип фаразлана.
Дус киңәше белән тексәң, күлмәгең кысан булмас, ди халык. Моның белән респондентлар да килешкән. Сораштыруда катнашучыларның 63 проценты фикеренчә, дуслар начарны киңәш итмәс. Таныш-белешләре аша сөйгән ярларын эзләп табучыларның 81 проценты әйтүенчә, бу – гаилә коруның иң яхшы ысулы. Респондентларның яртысы гомерлек мәхәббәтеңне интернет аша эзләп табарга мөмкин, дип саный. Шул рәвешле гаилә коручыларның 58 проценты үз тәҗрибәсен башкаларга да киңәш иткән.
“Йөгерек юлда чыккан игъланнарны карап утырганда, кияүгә чыгу теләге юк иде. Кызлар белән, әйдә, язып карыйбыз дип, күрсәтелгән телефон номеры буенча смс-хәбәр җибәрдек. Шулай итеп, аралаша башладык. Айнур тимерне кызуында сукты. Бер атна чамасы телефоннан аралашканнан соң, очрашу билгеләде. Бер белмәгән кеше янына үзем генә барырга курыктым. Кызлар белән киттек. Ярты ел дигәндә өйләнештек тә”, – дип сөйли Рәзинә. Бәхет бит ул – аны эзләп таба белүдә, дип тә өстәде ул.
Башкаладагы кавышу агентлыкларының берсенә без дә шалтыраттык. “Безнең мәгълүмат банкында биш меңгә якын анкета саклана. Аларның һәркайсының кимендә өч фотосы бар. Барлык мәгълүмат тикшерелгән. Без ялган кешеләр белән эшләмибез”, – дип ышандырырга тырышты үзен Ангелина дип таныштырган администратор. Бушлай һәм түләүле хезмәт күрсәтәләр икән. Акча түлисең килмәсә, кандидат егетләрнең фотолары һәм алар турында кыскача гына мәгълүмат урнаштырылган альбомнан үзеңә ошаганнарын сайлап аласың да алга таба “мәхәббәт күпере”н үзең саласың. Түләргә әзер булсаң, кандидатларның эш урыныннан белешмәгә кадәр күрсәтергә вәгъдә иттеләр. Очрашуны да үзләре билгели. Тик иң элек килешү төзергә кирәк. Ул ярты елга 25 мең сум тора. “Ә ул вакыт эчендә үземә пар таба алмасам?” – дип кызыксындым Ангелинадан. Акчаны кире кайтармаячаклар икән.
Социаль челтәрләрдә чит илдә кияү-кәләшләр эзләп табарга ярдәм итүче яучылар да бар. Аларның сәхифәләрендә сөйгән ярын эзләүчеләрнең фотосы, исеме, яшәгән иле һәм күпме хезмәт хакы алып эшләве (!) турындагы мәгълүмат кына урнаштырылган. “Калганын очрашу барышында хәбәр итәбез”, – диде яучы Марина. Ай саен кимендә ике-өч кешене чит илгә озата икән. Тик озаккамы?
Кем эзли, шул таба, диләрме әле?! Илдә яшәүчеләрнең күбесе насыйп ярын эзләүдә фәкать үз көченә генә ышана. Респондентларның өчтән бере: “Бу дусларга яки туганнарга ышанып тапшыра торган эш түгел”, – дигән. Сораштыруда катнашучыларның 54 проценты: “Интернетта юньле кеше утырмый”, – дип саный. Халыкның яртысы исә яучыларга ышанмавын белдергән. Социология фәннәре кандидаты Роберт Сафин әйтүенчә, бүген илдә дә, Татарстанда да өйләнешүчеләр санының кимүе күзәтелә. “Бу – демографик кризис чорында туган аз санлы буынның гаилә кору яшенә килеп җитүенә бәйле. Сораштыру нәтиҗәсе әнә шуңа бәйле булырга мөмкин. Икенче яктан, өйләнешүчеләрнең яше олыгайганнан-олыгая. Ә аларның үз акыллары да җитәрлек”, – ди белгеч.
Наилә ҖИҺАНШИНА, Татарстан Диния нәзарәтенең Мөслимәләр берлеге җитәкчесе, дистә елга якын яучылык белән шөгыльләнә:
– Кәләш-кияү сорап килүчеләр шактый. Барысы да яр таба дип әйтә алмыйм. Без – могҗиза конторасы түгел. Кемнеңдер көтә-көтә сабырлыгы бетә, кемгәдер Голливуд артисты кыяфәтендәге кеше, кемгәдер мультимиллионер кирәк. Өчәр ел көткәннән соң насыйбы чыгып кавышучылар бар.
Эльвира Вәлиева, Ватаным Татарстан