Җырчы Фирдүс Тямаев Сургут татарларын гармунга җырлатып, үзенең инстаграм битенә видео элеп куя.
«Сургутта татар автономиясе гөрли. Милләттәшләребез белән очраштык , чәйләр эчтек, җырлар җырладык, әңгәмә кордык » , дип язган ул видеоязма астына.
Фирдүснең инстаукучылары да Сургут татарларының моңлы итеп җырлауларын ошатканнар. «Бик матур җырлыйлар» , » Сургут татарлары молодцы» , «Молодецлар да инде» , дигән мактау сүзләре язганнар аларга.