Кем ничектер, мин быел салкын тидереп, авырып алырга өлгердем инде. Үпкәне тыңлату, дарулар билгеләтү һәм “больничный” кәгазе алу өчен поликлиникага да бардым. Ә андагы хәлләр…
Бюллетеньне электрон вариантта ачтылар. Җомга көнне кичке якта шалтыраткач, бу вакытта участок табибыгыз эшләми, иртәгә килегез, диделәр. Шимбә көнне кизү торучы табиб кабул итә. Ял көннәрендә поликлиникага барган юк иде, кеше шактый җыела икән. Чират… Ниһаять, табибка кердем. Электрон бюллетеньне бик озак ачты ул, минем зар-интизарларымны да тыңлап тормады. Температура күтәрелде, баш, тамак авырта, йөткертә, дип санап китмәкче идем… “Хәлеңне дүшәмбе көнне, участок табибыңа сөйләрсең. Күрәсең бит, электрон “больничный” ачам, аны тутыру катлаулы, озак вакытны ала, хата җибәрергә ярамый”, – диде. Ярый әле дарулар билгеләргә вакыт тапты, антибиотик та язды. Тырыша торгач, электрон “больничный”ны да тутырып бетерде.
Икенче атна башында даими йөри торган табибка юл алдым. Аңа да чират. Башта язылучылар, аннары язылмыйча килүчеләр үтә. Алдан язылучылар арасында, фәлән сәгатьтә билгеләделәр, бер минут та көтмәячәкмен, бетте-китте, дип юлына очраганны читкә этәреп, кереп китүчеләр дә булды. Андый “закон” саклаучылар сирәк. Табиб ишеге төбендә утыручыларның күбесе тере чиратка баскан һәм сабыр гына шуның якынлашуын көтә. Температурасы күтәрелеп, “больничный” алырга килүчеләр дә шактый. Алар да гомуми чиратка кушыла. Ике сәгатькә якын утыргач, табиб янына керә алдым. Ул хәлне сорашкач һәм авыру тарихын тутыргач, “больничный”ны пәнҗешәмбегә кадәр озынайтты, тагын дарулар язды.
Пәнҗешәмбедә йөткерү-төчкерүләр бетмәгәч, шимбәгә кадәр өйдә дәваланырга киңәш итте ул. Шимбә поликлиникага барсам, анда инде – өченче белгеч. Кизү торырга тиешле гомумпрактика табибы авырый, диделәр. Аның вазифасын инфекционистка тапшырганнар. Ул үпкәне, тын юлларын тыңлагач, бөтенләй башка дарулар билгеләде. Хасталык кәгазен дүшәмбегә кадәр озынайтмакчы иде. Әйдәгез, ябыйк кына булмаса, дидем. Үзем эчтән генә уйлыйм: дүшәмбе килермен дә ди, тагын чират торасы булыр. Аннары ул көнне травматолог яки офтальмолог кабул итсә һәм йөткергәннән-төчкергәннән башка төрле дару язса, нишләрмен…
Әлеге язмадагы хәлләр кемгәдер тозсыз мәзәк булып тоелырга мөмкин. Ләкин минем ул минутларда бер дә көләсе килмәде. Күз алдына китерегез: табибтан-табибка йөрисең, аларның һәркайсы дару яза да дару яза. Хикмәт акча янчыгының нечкәрүендә генә дә түгел, үзеңне “тәҗрибә куяны” итеп хис итүе уңайсыз. Дарулар күп бит хәзер, син аларның барысын да эчеп карарга тиешме? Икенчедән, поликлиникаларда табиблар җитми. Районнарда да, шәһәрдә дә шулай. Участок табибына чират көткәндә, бер ханым, безнең гомумпрактика табибы гел алмашынып тора, даими эшләүче юк. Бүген мине кем кабул итәр инде, дип борчылды. Алдан язылып куеп, шул вакытка килгән һәм алга ыргылган кешеләрне дә гаепләү дөрес булмас. Тәртип керткәннәр икән, ул сакланырга тиеш. Табибларга кытлык булмаса, бер белгеч икешәр-өчәр участокка хезмәт күрсәтмәсә, бәлки, тәртип урнашыр иде.
Кадрлар кытлыгын яшьләрнең бу өлкәгә эшкә килергә атлыгып тормавы, уртача яшьтәгеләрнең дәүләт оешмаларыннан шәхси клиникаларга күпләп китүе белән аңлаталар. Шәһәрләрдә төрле профильләрдә эшләүче шәхси куллардагы клиникалар саны артканнан-арта. Шушы көннәрдә сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, бер әңгәмә вакытында, андый клиникаларның төгәл исәбе дә юк, дип әйткән иде. Клиника ачу өчен махсус лицензия алу җитә. Ә белгечләр җәлеп итү авыр түгел. Дәүләт оешмаларында табиблар җитәрлек булмау мәсьәләсе Президент Рөстәм Миңнеханов катнашкан ел йомгаклары коллегиясе утырышларында да ел саен күтәрелә. Республикада кызыксындыру чаралары да күрелә. Авыл җирлегенә эшкә кайтучы яшь белгечләргә миллион сум акча бирелә башлагач, республикага чит төбәкләрдән кайтучылар да булды. Алар өч ел шул җирлектә эшләргә тиеш.
Егетләрне-кызларны максатчан программа нигезендә дәүләт вузларында укыту һәм районнарга кире кайтару буенча да эшләр алып барыла. Ләкин яшьләр диплом алгач, шәһәрдә калу ягын карый. Чистай районы үзәк хастаханәсенең балалар поликлиникасы педиатры, шул өлкәдә 47 ел хезмәт стажы булган Светлана Проничева әйтүенчә, кадрлар проблемасының беткәне дә юк. Казанга укырга китүчеләр кире кайтмый: йә кияүгә чыгалар, йә башка төбәккә китеп баралар. “Тәҗрибәле табиблар акчага кызыгып, шәхси клиникага күчә, – ди Светлана Константиновна. – Бюджет оешмаларында да хезмәт хаклары начар димәс идем. Быел, март аеннан ул сизелерлек артты. Югары категорияле белгечләргә 6 мең сум өстәлә. Озакламый киткән табиблар кире әйләнеп кайтыр дип уйлыйм. Мин максатчан программа буенча укучыларга таләпләрне көчәйтер идем. Укырга кергәндә килешү төзегәнсең икән, рәхим ит, сиңа ярдәм кулы сузган районга кайтып, 2-3 ел эшлә. Икенчедән, яшьләрне торак, җир кишәрлекләре белән тәэмин итү дә кызыксындырырга мөмкин. Югары уку йортларын тәмамлаучыларны элеккечә юллама белән эшкә җибәрү кертелсә дә, начар булмас иде”.
Фәния Арсланова Чыганак: Ватаным Татарстан Фото: pixabay.com