Татарстанның Дүсем авылында яшәүче Марат Юнысов сирәк чирдән интегә. Әмма ул үзен авыруга санамый, тулы тормыш белән яши. Ялгызы ике бала үстерә, авылдашларына ярдәм итә. Азатлык үзенчәлекле язмышлы ир белән очрашты, аның тормышы белән танышты.
Табиблар Марат Юнысовка ярдәм итә алмый. Операция ясаган очракта исән каламы ул, юкмы – берсе дә гарантия бирми. Балачактан ук төрле хастаханәләр, клиника һәм докторлар бусагасын таптаган Марат бүген инде кул селтәгән. Ул гаиләсе белән Татарстанның Сарман районы Дүсем авылында яши, хуҗалыгын карый, балаларын аякка бастырырга тырыша, тормышта урыннарын тапсыннар иде дип хыялларының тормышка ашуын тели.
Марат Юнысовның диагнозы сирәк очрый торганнардан. Табиблар аны каверноз гемангиома дип атый. Бу – тумыштан барлыкка килгән биттәге шеш. Ул көн саен зурая.
Марат Дүсем авылында, әти-әнисенең гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Беренче карашка – теремек, сау-сәламәт бала, табиблар да андый-мондый хәлне сизми. Әмма бераз үсә төшкәч, малайның уң яңагында үзгәрешләр күренә башлый.
Марат Юнысовның әнисе Лира ханым улының балачагын искә төшерә. «Марат шук бала булды. Койма башларында йөрергә ярата иде, гел хәрәкәттә булды. Табибларга күрсәттек, башта әллә ни куркыныч та түгел иде кебек, шеш сизелер-сизелмәс иде. Әлмәткә дә, Казанга да бардык. Спиртлы-новокаинлы укол кадыйлар иде, кан тамырларын яндырыр, шеш үсмәсен өчен кирәк дип әйттеләр. Шуның белән бетәр дип ышандык. Бала бик актив бугач, ялгыш егылыр да яңагын тишәр дип курка идем. Бусы бер булса, икенчесе, әни буларак, йөрәгем баламны мәктәптә яшьтәшләре кимсетмәсме, үзен ничек хис итәр дип янды. Шөкер, сыйныфташлары миһербанлы булды. Дуслары аны кире какмады.
Бәләкәй чакта кунакка барабыз дигәндә барасы килмәве сизелә иде, чөнки үзеннән оялу бар иде. Улымның тавышы бик матур, җырлавы моңлы, әмма сәхнәгә менмәде. Кыяфәтеннән оялды. Әмма үсә төшкәч, ул үзенең йөзенә күнегә башлады. Маратка 10 яшь булганда балаларымның әтисе юл һәләкәтендә һәлак булды. Марат хуҗалыкта төп терәк булып калды. Менә шул вакыттан бирле ул миңа ярдәмче. Кечкенә булса да йортыбызны аның белән бергә салдык. Эшчән булды ул», дип сөйләде Лира ханым.
Марат үз балачагын әллә ни искә алмый. Ул бүген тулы тормыш белән яши. Эштән курыкмый. Маратның төгәл эш урыны юк. Авылда, районда нинди эш бар, шуңа алына, шул рәвешле акча юнәтә. Балачактан техника белән мавыккан Марат тимер-томыр эшен ярата, ремонт эше дә кулыннан килә. Нидер була калса, күршеләре аннан ярдәм сорап керә, берсенең дә гозере кире кагылмый.
Азатлык радиосы язмасы (чит ил агентлыгы)