«Дүрт баласының берсе-бер ни кайтып карамаган, ни үз янына алып китмәгән – әби ялгызы үлеп яткан»

-- Алина

Күрше йортта яшәүче таныш карчык иртүк телефоннан чакырды: “Саубуллашырга кер, ә бәлки, бәхилләшергә үк булыр”, – диде. Кече улы гаиләсендә, яңача, иркен итеп төзелгән күп катлы йортның ике бүлмәле фатирында яши ул. Бу өйдә бер малай, бер кыз үсә. Онык малай бик үзсүзле, иркә, өченче класста гына укыса да, үзенә аерым бүлмә таләп итә.

Әбинең тагын олы улы, уртанчы кызы бар. Олы улының ике баласын үстерешеп, әйбәт кенә яшәп ятканда карты бакыйлыкка күчкән. Кызлары бик яшьли күрше районга кияүгә чыккан. Оныклары әле вак чагында әби кая барса да сыйган: берсенеке чирләп киткән, икенчесе, эш югалтудан куркып, яшь баласын әбисенә ташлап, эшкә чыккан. Оныкларны бакча-яслегә киендереп, ашатып-эчертеп илтәсе, алып кайтасы, түбән классларда укыганда мәктәпкә озатасы, каршы аласы… Инде бу оныклар үскән, шуңа әби хәзер барысыннан да арта. Кыз бик рәхәтләнеп үзендә яшәтер иде дә, кияү бар бит әле. Ә безнең татар ирләре әби белән яшәүне нишләптер элек-электән өнәмәгәннәр, чөнки кияү-балакайның үз әнисе дә шушы ук “теща” хәлендә.

Күрше йорттагы танышым бу юлы чират буенча районга, кызына “юллама” алган икән. Мин кергәндә төенчекләре белән такси көтеп утыра иде. Өч баласында да машина бар, югыйсә.

– Кече улымның малае беркөнне миңа ун бармак күрсәтте, – дип елый башлады танышым. – Акча сорый дип уйлап, кәшилүгемне ачкан идем, көлә, кирәкми миңа синең акчаң ди. Икенче көнне тугыз бармагын күрсәтте бу. Ни кирәк соң сиңа мин әйтәм (кечкенә чагында һаман ияртеп алып чыгып, туңдырма, тәм-том алып ашата идем үзенә, сораганда, әниләренә дә әйтмичә, акча да биргәләдем). Китәремә өч көн калгач кына белдем: бу, имансыз, минем китү көнен шулай күрсәтә икән. Мин киткәч теге бүлмәгә апасы белән икесе генә хуҗа булалар бит. Анда инде төне буе телевизор, компьютер, тагын әллә нинди чуртымнарны актар, акырт…
Олы улы әтисе белән әнисе алган өч бүлмәле фатирда яши икән. Карты исән чакта кече малайларына да, кызларына да фатир алырга булышканнар. Инде әбинең күзләре дә бик әйбәт күрми, аш-су тирәсенә дә якын китермиләр, кайсы баласында яши, пенсиясен шунда тоталар икән. Әллә якын-тирә берәр авылдан кечкенә генә, начар гына булса да йорт алыргамы дигән хыялы да бар иде аның. Шул пенсиядән йорт алырлык акча җыеп буламы инде?.. Менә яши шулай эт типкесендә. Ризыкны рәхәтләнеп чәйнәп ашарга тешләре дә беткән. Табын артында ипине чәйгә манып яки шулпага турап, калтыранып утырган олы кеше кемгә ошасын? Авыл җирендә дә хәзер кешедә кеше кайгысымы? Әле күптән түгел берәү сөйләп торды, өч кыз белән бер малай үстергән әби, карты үлгәч, авылда ялгызы яшәгән. Йорты да бүтән йортлардан аерымрак торган, бик кереп-чыгып йөрүче булмаган, күрәмсең. Дүрт баласының берсе-бер ни кайтып карамаган, ни үз янына алып китмәгән – әби ялгызы үлеп, катып яткан (әй, Ходаем, үзең сакла!).
Таныш әбием өч бүлмәле фатирда яшәүче олы улында торыр иде, әмма анда килен ажгырып тора: “Безгә кирәк чакта – балалар кечкенә вакытта койрыгын күтәреп, җитмәсә әле бабайны да безнең сыртка калдырып, һаман кече улына, кызына чапты!” – дип әйтә ди. Бабай үлгәнче үз аякларында йөргән, әле намаз укучы динле карт булган, югыйсә.
Телевизорда да, газеталарда да тагын бер хикмәт турында сөйлиләр, язалар. Ялгыз әби-бабайларны чит кешеләргә “уллыкка-кызлыкка” таратмакчылар, имеш. Үз баласына кирәкмәгән карт-коры кемгә кадерле булыр икән соң? Фатирына, пенсиясенә алданып, бу эшкә алынып караучылар табылыр, бәлки. Ләкин, ай-һай, бер дә юньле эш килеп чыкмас моннан. Хөкүмәт күбрәк Картлар йортын күз уңында тотып, өлкәннәрнең шул ук пенсияләрен файдаланып, үзеннән бераз өлеш чыгарып, шул йортларда эшләүчеләргә тиешле күләмдә акча түләп кенә эзгә кертеп булыр дип уйлыйм мин әлеге авыр хәлне. Әгәр япа-ялгыз әби-бабайларны хөкүмәт бөтенләе белән үз өстенә ала икән, ник әле андый карт-карчыкның фатирын, йорт-милкен дә законлы итеп дәүләткә кайтармаска?! Шул мал-мөлкәт, фатир өчен, әле әти-әниләре исән вакытта ук, күпме гаилә талашып, дошманлашып, судлашып бетте бит! Ата-ана хакы, алар безне тудырган, үстергән, булдыра алган кадәр тормыш корырга булышкан дип уйлап тормыйлар, ничек тә васыятьнамә, милекне бүләк итү (дарственный) документы ясатып куялар да, үзара талашып-сугышып, әти-әниләренең үлгәнен көтеп утыралар… Үзең эшләп тапкан мал кадерле, югыйсә.
Безнең әти-әниләрнең ярдәм итәргә мөмкинлекләре дә булмады, өмет тә итмәдек (ирем белән икебез дә әтисез – сугыш ятимнәре идек). Үзебез юнәткән һәр такта, һәр бүрәнә, кирпеч бик кадерле иде. Әле бит ул елларда – 60-65тә, төзелеш әйберләре сатуда да юк иде, кем, каян, ничек юнәтә… Өй салулар ашап-эчүеңне, өс-башыңа нәрсәдер сатып алуларны, кунакка йөрешүләрне кысып-киметеп, алтышар-җидешәр елга сузыла иде. Ярый ла районда яки авыл җирендә берәр туган-тумачаң җитәкче урында утырса… Урманга якын урнашкан авыл халкы табигатьнең шул хәзинәсеннән файдаланды инде. Ул елларда яшь гаиләләр, 25-30 яшьлекләр, төн йокысы йокламады. Берәр урманчы яки агач-такта яру тирәсендәге кеше белән элемтәдә торды. Шуңа үзебез төзегән йортлар бик кадерле, якын безгә.
Ә теге таныш карчыгымны төенчекләре белән таксига утыртып озаттым. Хәерле юллар булсын, яшьтәшем!
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.  Татарстан яшьләре

Бәйле