– 1 сентябрь көнне чәчен кызыл төскә буяп килгән укучымны кире борып җибәрмәдем. Әле дә шулай йөреп тора. Укучылар бердәм форма кия, – ди “Авыл укытучысы – 2018” республика бәйгесендә җиңү яулаган Кайбыч урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина. Аның белән авыл мәктәбе, авыл укытучысының бүгенгесе хакында сөйләштек
– Алсу Фәритовна, мәктәпләрдә туган тел дәресләрен иреклегә калдыру авыл мәктәбенә ни дәрәҗәдә йогынты ясады? Укытучы буларак, дәресләрегезнең эчтәлеген үзгәртергә мәҗбүр итмәдеме? Балаларның уку теләге сүнмәдеме?
– Мәктәбебездә барлык ата-аналар да, шул исәптән урыс балаларының әти-әниләре дә туган тел итеп татар телен сайлады. Димәк, телебезгә карата мөнәсәбәт яхшы дип әйтергә нигез бар. Туган тел дәресе атнага 2 сәгать укытыла. Дәрес эчтәлегенә әллә ни үзгәрешләр керде дип әйтә алмыйм. Ә менә әдәбият 1 генә сәгать булганлыктан, күп эш өйдә мөстәкыйль укуга кайтып калды. Балалар да моңа ияләнә алмыйлар әле. Бер атна эчендә өй эшләре дә онытылып бетә. Контроль йомшаргач, укуга кызыксыну да кими.
– Укучылар елдан-ел китап укудан бизә бара. Әдәбиятка мәхәббәт уятуның нинди заманча юллары бар?
– Китап укымау мәсьәләсе мине дә борчый. Телефон, компьютер китапны бөтенләй кысрыклап чыгарды. Шуңа күрә төрле чаралар кулланып карыйм. Быел “Туган тел” мастер-класслар бәйгесендә катнашканда да, нәкъ шушы темага тукталып, буктрейлер төзү технологиясен тәкъдим иткән идем. Аны татарчалаштырып китапнамә дип тә йөртәләр, ягъни үзең теләгән бер әдәби китап турында видеоязма әзерләү. Бу – яңалык түгел, хәзер интернетта бик күп төрле буктрейлерлар белән танышырга мөмкин. Укучыларыма башта әзер эшләр белән танышырга тәкъдим итәм. Аннары үзләре дә шуны төзеп карыйлар. Аз булса да, файдасы бар дип саныйм. Укучыларымның төрлесе бар. Мәсәлән, татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында призер булган Аделия Садыйкованы яңа китаплар белән дә кызыктырырга тырышам. Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабын укучыларым бик кызыксынып укыды.
– Республикада авыл мәктәпләрен кыскарту процессы тәмамланып килә. Оптимизация сезнең мәктәпләргә дә кагылдымы?
– Бу мәсьәләдә безнең район бик сак эш итте. Башлангыч мәктәпләр ябылмады. Бу бик дөрес эшләнде дип саныйм, чөнки башлангыч сыйныф укучыларының дәресләре иртә бетә, алар 7 дәрес укыган 11 нче сыйныф укучысын көтеп утыра алмый бит инде. Мин үзем район үзәгендәге мәктәптә эшлим. Бездә 370 бала укый. Ун авылдан автобус белән килеп укыйлар. Ике тапкыр тукланалар. Авылыбызда бассейн, спорт мәктәбе, музыка мәктәбе, мәктәптән тыш белем бирү үзәге, төрле түгәрәкләр эшли. Балалар өчен бөтен шартлар тудырылган.
– Илебез мәктәпләрендә чәчен зәңгәр, ал төскә буяган укучыларны мәктәпкә кертми башладылар. Соңгы тапкыр Санкт-Петербургта Укытучылар көненә чәчен яшелгә буяп килгән кызны кире бордылар. Авылда борынына алка таккан, чәчен аллы-гөлле төскә буяган, кыска итәк кигән укучылар очрыймы? Киенү әдәбенә карата фикерегез ничек?
– Мин, әлбәттә, мәктәптә төрле төскә буялган, тузган чәчләргә, модалы киемнәргә каршы, чөнки мәктәп ул тәртип урыны булырга тиеш дип саныйм. Тик 1 сентябрь көнне чәчен кызылга буяп килгән укучымны кире борып җибәрмәдем. Әле дә шулай йөреп тора. Безнең мәктәптә катгый рәвештә форма таләп ителә. Авылда исә борыннарына алка таккан яшьләр күргәнем юк.
– Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге укытучыларга бердәм форма кертү буенча тикшерү уздырган. Россия халкының 65 проценты укытучыга дресс-код кертүне хуплый. Ә сез ничек уйлыйсыз, кирәкме бу?
– Безнең мәктәптә укытучыларның бердәм форма кия башлавына 4-5 ел инде. Ике тапкыр тектердек. Мин моңа каршы түгел, үзем даими рәвештә шуның белән йөрим. Бик матур һәм уңайлы булды.
– Соңгы вакытта бигрәк тә шәһәр җирендә мәктәп белән әти-әниләр идарә итә башлады. Авылда мондый проблема күзәтеләме?
– Авыл җирендә укытучыга хөрмәт, ихтирам саклана әле. 20 ел эшләү дәверендә бер ата-ана белән дә каршылык килеп чыкканын хәтерләмим. Киресенчә, һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Узган ел сыйныфым белән “Иң тату сыйныф” бәйгесендә катнашып, районда 3 нче урын алдык. Бәйгегә әзерләнгәндә, әти-әниләр ике атна буе репетицияләргә йөрделәр. Кайсы баннер ясата, кайсы авыл буйлап алъяпкыч эзли, шәһәрдән шарлар алып кайта. Сценарийларын бергә язып мәш килдек. Гел аралашып торабыз, өйләренә дә йөрим, җыелышларны да калдырмыйлар. Кичтән килә алмасалар, икенче көнне иртән булса да килеп китәләр. Алар белән бер сүздә булмасаң, алга китеп булмый. Сыйныфыбызда иң актив укучыларны бүләкләү традициясен кертеп җибәрдек, бүләкләр тапшырабыз.
– Бәйгеләрдә катнашу өчен вакыт та кирәк бит әле… Бу ел сезнең өчен бигрәк тә уңышлы булды кебек?
– Олы Кайбыч мәктәбендә 20 ел эшлим. 2018 ел бигрәк тә уңышлы булды. “Туган тел” мастер-класс бәйгесендә 1 нче урын алдым. Укучым Садыйкова Аделия татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында призер булды. “Авыл укытучысы” бәйгесендә җиңдем. Иң зур бүләк һәм уңыш – республикабызның Диния нәзарәте оештырган “Минем халкым, минем динем” бәйгесендә җиңеп, хаҗ сәфәренә баруым. Бәйгеләрдә катнашу вакытны ала, билгеле, ләкин мөмкинлегеңне сынап карау һәм нәтиҗәсе уңай булу – үз-үзеңә булган ышанычны арттыра, мәктәбеңне, районыңны танытырга мөмкинлек бирә. Мин үз һөнәремне, фәнемне, балаларны яратам. Безнең коллектив бик белемле, көчле. Җитәкчеләребез дә – искиткеч кешеләр.
– Гаиләдә балаларыгызны ничек тәрбиялисез? Начар билге алсалар, ачуланасызмы? Хезмәт тәрбиясенә ничек өйрәтәсез?
– Өч кызыбыз да Олы Кайбыч мәктәбендә укый. Бергә шау-гөр килеп чыгып китәбез, шулай кайтып керәбез. Икенче кызым Зөһрәнең сыйныф җитәкчесе дә – үзем. Тәрбияне әтиләре белән бер сүздә булып бирергә тырышабыз. Дини гаилә буларак, кызларым барысы да яулыктан йөри, намаз укыйлар. Мин үземне кырысрак әни дип саныйм. Билгеләренә бик аптырамыйм. Шулай да, мөмкинлеге булып та, начар билге алсалар, ачуланам, билгеле. Кызлар өйдә бөтен эшне эшлиләр хәзер. Идән, савыт-саба юалар, җәй көне чүп утыйлар, су сибәләр. Терлекләребез булмаса да, тавык-чебеш асрыйбыз. Укытучы балалары башкаларга да үрнәк булырга тиеш.
Чыганак һәм фото: Ватаным Татарстан