24 октябрь Рузалия Гарифуллина 83 яшендә арабыздан китә. Бу хакта үзенең фейсбук битендә проектның авторы Җәүдәт Гыйлманов хәбәр итте. Җәүдәт әфәнде Рузалия апаның продюссеры, туганы иде.
Рузалия апа, Рузалия Гарифуллина — татар җырчысы. Татарстанның Биектау районы Олы Битаман авылында яши. Профессиональ җырчы буларак 72 яшендә, DJ Rabbah белән бергә, «Ruza» бию музыка альбомын чыгарып һәм «Йөрүзән» җырына клип төшергәч таныла.