Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы белән танылган җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Алсу Абрамовага (Сафина) Россия Федерациясенең атказанган артисты” исеме бирелде. Дәүләт бүләген Мәскәүнең Зур театр залында мәдәният министры Владимир Мединский тапшырган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, Владимир Путинның әлеге карары моннан 5 ай элек — май аенда ук имзаланган иде.
Бөгелмә шәһәрендә туган Алсу Ралиф кызы Сафина «Алсу» дип исемләнгән беренче альбомы 1999 елда танылу алды. Шул ук елны «Зимний сон» клибы дөнья күреп, тамашачы күңелен яулады. 2000 елда Алсу Швециядәге «Евровидение» җыр бәйгесендә катнашып икенче урын яулады. Хезмәте өчен аңа шул елны ук Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. 2010 елда Алсу Татарстанның халык артисты булды.
Быел июль аенда Алсуга Татарстаннан зур бүләк ясауларын да язган идек.
Фото: инстаграм