//Юлия Насыбуллина, Рөстәм Исхакый // Tatar-today.ru//
Әлфия Авзалованың фестивале турында тискәре фикерләр күп булды. Гала-концертны, мәсәлән, халыкара “солянка”га әйләнде дип тә сөйләделәр. Бәйгенең жюри рәисе Венера Ганиева бу сүзләр белән килешмәде. Ул безгә акча артыннан кумавын, чын күңелдән иҗат, шәкертләрен укыту белән шөгыльләнүен сөйләде.
– Халыкара «солянка» дип әйтү дөрес түгел. Бу безнең тар күңелле булуыбызны күрсәтә. Әлегә кадәр республикабызда узучы бер бәйге турында да уңай фикер ишеткәнем булмады. «Татар моңы», «Үзгәреш җиле», Ваһапов фестиваль-концертыннан соң да «менә ичмасам шәп узды» дип язмадылар. Бәйге булгач фикерләр дә төрле була, моны дөрес аңларга кирәк, дип башлады сүзен Әлфия Авзалова фестиваленең жюри рәисе.
– Венера ханым, ни өчен мәшһүр татар халык җырчысы фестивалендә әллә ни билгеле булмаган чит ил кешеләрен чакыртып җырлату, биетү кирәк иде?
– Конкурсның нигезләмәсе әзер булгач, Әлфия апаның кызы белән кияве Зөлфия һәм Равил Нигъмәтҗановлар, бәйгенең дәрәҗәсен күтәрү ниятеннән Европа ассоциациясенә мөрәҗәгать иттеләр. Европада узучы конкурсларда катнашу өчен бөтен дөньядагы музыкантлар, җырчылар һәм биючеләр шушы ассоциация аша анкета тутыра. Чит илдән килгән катнашучыларыбыз да безгә әнә шулай үзләре теләк белдереп килделәр. Килешәм, безнең биюләр белән аларныкын чагыштырып та булмый. Махсус шушы бәйге өчен барлык чыгымнарны үзләре күтәреп Һиндстаннан, Американың Монтана штатыннан килгән катнашучыларны гала-концертта күрсәтмичә кире борып кайтару безнең тарафтан матур булмас иде. Читтән килгән кунакларны ачык йөз белән каршы алып, мең еллык Казаныбызның истәлекле урыннарын күрсәтеп, тиешле дәрәҗәдә кунак итеп озатып җибәрә алуыбыз белән без бәхетле.
– Алып баручылар Салават Фәтхетдиновны да жюри әгъзасы дип әйтте, Салават әфәнде безгә, минем монда бернинди катнашым юк диде. Моны ничек аңларга?
– Конкурсның генераль продюсеры итеп Салават Зәки улының кулы куелды һәм ул җюри әгъзасы булып билгеләнде. Аның килү-килмәве миннән тормый. Шуңа күрә кеше өчен җавап бирә алмыйм. Бәйгегә килмәгәч, жюрида утырмагач нәрсә дисен инде? Әлбәттә катнашым юк, дип әйтәчәк. Минемчә, продюсер ул бик зур вазыйфа. Әлеге фестивальгә ул да үзенең өлешен кертә ала иде. Бәлки, соңгы нәтиҗәләргә йогынты да ясаган булыр иде. Ләкин ул килмәде.
– Венера ханым, Әлфия Авзалова фестивале сезнең укучылардан торган “йолдызлар фабрикасы”на охшап калды дигән фикерләр әйттеләр. Моңа бит җирлек бар, катнашучылар, җиңүчеләр арасында сезнең укучылар балкыды!? Нигә сез гел үзегезнең укучыларны гына үстерү яклы?
– Минем укучыларым җырлый белгәнгә мин гаепле түгел бит! Жюри әгъзалары абруйлы шәхесләр. Алар белән ике көн дәвамында сайлап алу турларын үткәрдек. Җиңүчеләрне дә гадел итеп, бер фикергә килеп барладык. Гран-прины бирү буенча гына бераз канәгатьсезлек белдерүчеләр булды. Ләкин минем намусым чиста. Илнар Миранов эстрада жанрында, ә халыкчан җырлау буенча Лилия Хөсәенова гран-прига ия булды. Әлфия апа җырчы булгач, гран-прины да җыр жанрларына бирергә булдык. Үзем жюри рәисе буларак, концертта шәкертем Марсель Вәгыйзов белән җырладым. Конкурста «Элмәлек»не Лилиана Ирназаровадан да яхшырак җырлаучылар булмады. Илнар Мирановны алкышлаган кебек берәүне дә алкышламадылар. Илнар Ялаловка килгәндә, ул триода, ә Раяз Фасыйхов ялгыз җырлады. Алинә Шәрипҗанова жюрида утырды һәм концертта кунак буларак катнашты. Укучыларым яхшы җырлаганга минем гаеп юк. Яхшы укытучы булсаң, шәкертләрең дә яхшы булачак. Җиңүчеләр арасында сезнең укучылар балкыды, дисез. Минем укучыларым бик сәләтле һәм актив. Бу безнең алар белән уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Мин теләгәнгә генә түгел, алар үз тырышлыклары белән сәхнәгә менгән җырчылар. Бүгенге көндә Ваһапов фондында хезмәт куючы җырчыларның дүртесе дә минем укучыларым. Җыр һәм бию дәүләт ансамблендә дә, «Бермәнчек»тә, Опера театрында, Айдар Фәйзрахмановның ансамблендә, Казан шәһәр филармониясендә һәм тагын бик күп дәрәҗәле урыннарда эшли миндә белем алып, тәҗрибә туплап чыгып киткән укучыларым. Шуннан чыгып безнең институтны йолдызлар чыгаручы фабрика дип атарга була. «Йолдызлар фабрикасы» дигән сүз дә минем күңелемә хуш килә.
– Фестиваль дәүләт һәм спонсорлар ярдәме белән үтте. Нигә катнашучылардан 2 мең сум акча җыярга кирәк булды?
– Финанслау бик әз булды. Гомумән, конкурсның чыгымнары күп. Мисал өчен «Татар моңы» конкурсын уздырырга 5 миллион, Ваһапов фондына 12 миллион бирсәләр, Әлфия Азвалова исемендәге бәйгегә нибары 600 мең сум күчерелде. Гомер буе татар җыр сәнгатенә хезмәт иткән олугъ җырчыны шулай түбән бәяләргә ярамый дип саныйм. Конкурс кысаларында Әлфия апага кабер ташын да куярга теләгән идек. Президенттан акча бирелүгә карамастан, таш әлегә кадәр әзерләнеп бетмәде, кызганыч.
– Ни өчен үзегезгә шулкадәр күп авырлык аласыз – «Үзгәреш җиле«, «Сөембикә« операсы, Әлфия Авзалова фестивале... Жюри рәисе булырга, оештыручы эшләрен үз өстенә алучы башка шәхес юкмы, әллә үзегез теләк белдердегезме?
– Фонд оешты, конкурс уздырасым килә. Әни үлгәч бәйгеләрен уздырырбыз, ярдәм итәрбез, дип вәгъдәләр биргәннәр иде. Оныттылар. Барысы да үз эшләре белән мәшгулъ, дип март аенда Зөлфия ханым аптырап миңа мөрәҗәгать итте. Бәйгеләр уздыру буенча тәҗрибәм дә булгач, бик теләп ризалаштым. Юк, бу бернинди дә авырлык түгел, рәхәтлек кенә. Мәсәлән, Салават «Татар моңы»ның жюри рәисе, Зилә Сөнгатуллина «Йолдызлык» («Созвездие») та утыра. Шушы дәрәҗәле конкурсның жюри рәисе булып миңа нигә утырмаска?
Минем күптән укып бетергән шәкертләрем дә бар. Алар күбесе “Үзгәреш җиле” фестивалендә катнаша. Әгәр алар начар җырласа, анда катнашмаслар инде. Чөнки анда начар җырлаган берәүне дә тотмыйлар. Начар җырлаучылар конкурстан төшеп кала бара. Анда алга таба яңа катнашучылар булачак. Мин аларны ел буе барлыйм. Аларга репертуарлар туплыйм, аранжировкага җибәрәм. Минем өчен бу бер рәхәтлек кенә. Мин сәнгатьтә үз урынымны таптым. Файдалы кеше булып яшәргә кирәк. Тегесе начар, монысы начар дип сүз болгатып утыру кирәкми.
Шулкадәр күп авырлык аласыз, дисез. Хезмәт беркайчан да җиңел булмый. Ничек уйлыйсыз, айлар буе гастрольләрдә йөргән Салаватка авыр түгелме? Тавышым, Аллага шөкер ялтырап тора әле. Гастрольләргә дә йөри алам. Ләкин мин акча артыннан кумыйм, башка юл сайладым. Бүгенге көндә иң зур байлыгым — ике театрда күп көч һәм хезмәт куеп тупланган тәҗрибәмне укучыларыма өләшәм, аларга төпле белем биреп, зур сәхнәгә әзерлим. Бу минем изге бурыч.