Ике яшьлек Әминә Шиһаповага ярдәм кирәк! Сабыйда – ДЦП диагнозы. Аяк-куллары тыңламый, сөйләшә алмый, җитмәсә, өянәкләре дә еш кузгала. Көтеп алынган сабыйларының авыру булуы гаиләне тагын да ныграк берләштерә.
– Авырлы вакытта җиңел йөрдем. Тик менә 25 атнада тулгагым башланган иде. Тиз генә табибларга күрендем. Алар исә хәлдән чыгу җаен таптылар. Аналыгымны тегеп, тулгакларымны туктатып куйдылар. Аннан соң да сәламәтлегемә зарланмадым. Әмма 33 атнада яңадан тулагагым кузгалды, – дип искә ала Әминәнең әнисе Алсу. – 2016 елның 15 октябре иде бу. Балам туды. Әмма суламады. Шуннан соң аны реанимация бүлегенә күчерделәр. 15 көннән артык кислород астында ятты. Табиблар шунда ук безне, балагыз авыру булачак, дип кисәтеп куйды.
Әминәнең йөрәге дә начар эшләгән. Өч айга бер Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп тикшеренү үтеп торалар икән. “Әминә үсеше ягыннан башка яшьтәшләреннән бик калыша. Күзе дә начар күрә башлады. Бары тик могҗизага ышанып, өмет белән яшибез. Балабызны яшәтәсе килә бит! Баштарак чиренең ни икәнен дә аңламый идек. Үз башыңа төшкәч, өйрәнәсең икән ул! – ди Алсу. – Өянәкләрнең барлыкка килүе сәламәтлегенә бик начар тәэсир итте. Җитмәсә, йөрәге тагын да начарланып тора. Табиблар, үсә төшкәч кардиостимулятор куясы була, дип кисәтеп килде. Йөрәге ешрак туктап тибә башлагач, операциягә кердек. Хәзер баламның йөрәгендә – кардиостимулятор.
Сабыйга наркоз начар тәэсир иткән. Үсеше тагын да артка калган. Шиһаповлар тырыша торгач, Әминәнең өянәкләре кимегән. Быелның август аенда Литвага барып дәваланып кайту насыйп булган.
– Шул чакта бер дә белмәгән кешеләр акчалата ярдәм күрсәтте. Аларның ихласлыгына шаккаттык. Анда баргач, Әминәдә үзгәрешләр сизелде. Ике яше тулса да, утыра да алмый, йөрми дә, кулына уенчыклар да тотмый. Үзебез ашатабыз. Хәтта шешәсен дә тота алмый. Ә табиблар күңелдә өмет уята. Әгәр тернәкләндерү курсларын ешрак үтсәк, кызыбыз аякка басачак! Бу хәбәр безне бик сөендерде. Әмма бар да акчага бәйле бит, – ди Алсу.
Кызының авыруы гына җитмәгән, Алсуның үзендә дә авыру тапканнар. Бер бөерендә шеш барлыгы ачыкланган. Шөкер, операция уңышлы уза.
– Хәзер миңа авыр күтәрергә ярамый. Ә кызым гел кулда. Башкача мөмкин дә түгел. Операциядән соң ирем Ильяс ярдәм итә. Хәзер баланы ул күтәреп йөри. Шунлыктан эшеннән китәргә туры килде. Ә бит баланың пенсиясенә генә тормыш итү авыр. Әлегә эшкә дә чыгып булмый. Шуңа күрә чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ булып калдык. Әле ярый миһербанлы бәндәләр күп, – ди Алсу.
Табиблар Әминәнең үсешендә генетик тайпылышлар барлыгын яшерми икән. Моны да ачыкларга кушалар. Әмма андый анализны бары тик түләүле генә эшлиләр. Бәясе 100 мең сум тора. Шушы сумма янәшәсендә тернәкләндерү үзәкләренә йөрүне дә кушсаң, зур сумма килеп чыга. Шуңа да Алсу белән Ильяс газета укучыларның ярдәменә өметләнә.
Әминәгә булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Әтисе Шиһапов Ильяс Идрисович исемендәге Саклык банкы картасы:
5469620015665753.
Шул ук исемдәге
Ак Барс банкы картасы:
5209351229765222.
Яндекс кошелек:
410015686890639.
Киви кошелек +7950 321 79 97.
Гөлгенә Шиһапова Чыганак һәм фото: Ватаным Татарстан