Нурзадә: «Исән булса, төп ярдәмчем әни булыр иде…»

-- Лэйсирэ

Һәр артистның концерт куя торган үз вакыты була. Мәсәлән, август ае Салаватныкы булса, ноябрьне Нурзадәнеке дип әйтергә дә мөмкин. Ник дисәң, ел саен ноябрь аенда концерт куеп, тамашачысын сөендерә Нурзадә. Быел да мәш килеп 19нчы ноябрьдә булачак «Мең дә бер…» дигән концертына әзерләнеп йөри.

Ел да концерт куя дисәк тә, узган ел концерт куймый калган икән Нурзадә. Сәбәбен дә беләбез инде югыйсә. Шулай да бу сорауны җырчының үзенә бирергә булдык, үзе җавап бирсен, дидек:

– Узган ел концерт куймадым шул. Көн алган идем мин, ләкин башкарып чыгарга үземдә көч таба алмадым. Ике ел элек 23нче октябрьдә әни үлеп киткән иде бит. Бу хәл концерт алдыннан булды. 8нче ноябрьдә буласы концертыма әзерләнеп йөрим, ә 23нче октябрьдә шушы хәл… Авыр булды, бик авыр булды. Әллә концертны куймыйм гынамы икән, дип тә уйладым. Җырлыйсы түгел, сөйләшәсе дә килми, елап кына утырасы килә торган чагым иде бит. Ләкин әти: «Кызым, концертны өзсәң, әниең риза булмас иде», – дигәч, бар көчемне туплап, сәхнәгә чыгарга булдым. Шул кадәр зур тырышлык куеп әзерләнгән концерт иде бит ул. Сценариен әни язган иде. Чыктым мин ул көнне сәхнәгә. Ләкин гәүдәм шунда булса да, үз-үземне бөтенләй белештермәс, аңламас дәрәҗәдә идем. Мине сәхнә артыннан кулымнан тотып: «Син моны эшләргә тиеш», – дип чыгарып җибәрделәр. Ниләр сөйләгәнемне, ничекләр ерып чыкканымны хәтерләмим хәтта. Иҗатташ дусларым барысы да сәхнә артында торды: берәр хәл булса, минем урынга чыгып, концертны дәвам итәселәр иде. Җырларны ничек җырлаганмындыр, анысын да белмим. Алдагы рәтләрдә әти белән туганнар утыра иде. Әтигә бөтенләй карамадым. Туганнарымны да алдан ук: «Мин сәхнәгә чыккач, зинһар, елый күрмәгез, чөнки сезне күреп, җырлый алмаска да мөмкинмен», – дидем. Бик авыр булды, әлбәттә. Бүгенгә кадәр шушы концертның язмасын да карый алганым юк. Карасам, барысы да исемә төшәр кебек.

Ә узган ел концерт үткәрергә көн алган булсам да, башкарып чыгып булмады. Әнинең елы иде. Кәефем бөтенләй дә концерт куя торган түгел иде. Әни үлгәннән соң иҗат та тукталып торды, җырлар язылмады. Юбилее алдыннан шагыйрә Эльмира апа Шәрифуллина шалтыратты миңа. «Синең җырларыңны, тавышыңны яратам, Нурзадә. Минем дә берәр шигыремә җыр язуыңны теләр идем», – диде. Эльмира апаның бу сүзләре миңа «үле нокта»дан кузгалып китәргә бер сәбәп булды. Матур гына җыр килеп чыкты. Аннан соң тагын җырлар языла башлады. Уйлый торгач, быел концерт куярга булдым. Эшләмичә дә булмый. Алга таба барырга, яшәргә кирәк бит.

– Нурзадә, яңа концерт программагыз «Мең дә бер…» дип атала. Мең дә бер кичәме ул, мең дә бер Нурзадәме?

– Бу «Мең дә бер…» бик күп нәрсәне үз эченә ала. Без аны башта, чыннан да, «Мең дә бер кичә» дип куярга теләгән идек. Ләкин уйладык-уйладык та «Мең дә бер…» дип кенә калдырырга булдык. Мең дә бер яңа тамаша дип тә әйтергә мөмкин аны, мең дә бер җырчы, мең дә бер җыр, мең дә бер һөнәр, мең дә бер әкият… Мең дә бер Нурзадә дә булырга мөмкин. Концертка килгәч, «Мең дә бер…» дигәнне һәркем үзенчә дәвам итеп бетерә алачак.

– Мең дә бер җырчы дигәннән, «сольный» концерт булса да, иҗатташ дусларыгызны да бик күп чакыргансыз – афишада кем генә юк!

– Мин җырчы гына түгел, җырлар язучы да бит әле. Күпләр белеп тә бетерми: мин үз җырларымны җырлыйм. Башка артистларга да язам. Миңа да җыр язып бир әле, дип сорап килүче җырчылар бар. Менә Динә апа белән Рафаэль абый Латыйповлар миңа, күрешкән саен: «Нурзадә, синең җырларыңны җырлыйсы килә, синең җырлар алар икенче төрлерәк, безгә дә берне язып бир әле», – дия торган иде. Шулай итеп аларга да җыр язылды. Концертымда алар да булачак. Тагын минем җырларны җырлаучы Айгөл Бариева, Алсу Хәбибуллина, Винарис Ильегет, Люция Мусина, Дилә Нигъмәтуллина, Эльвира Хамматова, Ләйсән һәм Илнар Ялаловлар, шулай ук бик күп яшь җырчылар булачак. Һәм тагын бер кеше була. Татарстанның халык артисты икәнен генә әйтәм, калганын әйтми торам. Концертка килгәч, үзегез күрерсез.

Шулай итеп, ике куянның койрыгын берьюлы тотарга булдым мин: концертның бер өлешендә үзем җырласам, икенче өлеше минем иҗат кичәсе була – анысында минем җырларны җырлаучы артистлар чыгыш ясаячак.

– Элегрәк интервьюларда: «Концертка сценарийны әни яза», – дип әйткәнегез бар иде…

– Сценарийны әни яза иде, әйе. Ул үзе гомере буе мәдәният йортында эшләгәч, миңа бик ярдәм итә иде. Концертка әзерләнгәндә көнгә бишәр-алтышар тапкыр телефоннан сөйләшер идек. «Бу әзерме, теге әзерме?» – дип сорашып торыр, «Сценарийның бу өлешен болай итеп үзгәртик, бу җырыңны җырлаганда фәлән күлмәгеңне ки», – дип киңәшләрен бирер иде.

Әни баштарак артист булуымны теләмәгән иде минем. Бу һөнәрнең ничек авыр икәнлеген үзе дә белеп торды бит. «Яшь чакта гына күңелле, олыгайгач авыр ул», – дия иде. Тик инде мин барыбер сәхнә юлын сайлагач, каршы килмәде, һәрчак терәк булды. Телевизордан карый да: «Нишләп бу күлмәгеңне кидең? Чәчеңне менә болай итеп куй. Болай эшләмә, килешми. Менә болай эшлә», – дип гел әйтеп тора иде. «Сәхнәдән тамашачыга артың белән борылып китмә, күп сөйләмә, сүзеңне уйлап сөйлә», – дигән төпле киңәшләрен биреп торды. Әни бик матур киенде, сумкасында һәрвакыт кершән белән иннек булыр иде. Хәтта больницага барганда да, нинди генә хәлдә булса да, иренен буямыйча бармый иде.

Әни бик җитми миңа! Төшләремә дә керми бит ичмасам… Ләкин мин бөтен эшемне дә: «Әни нәрсә әйтер иде икән?» – дип уйлап эшлим. Бу концертны куюымны да бик теләр иде ул. Шуңа күрә алындым да.

– Әтиегез ни хәлдә, Нурзадә?

– Әти янына Ханты-Мансийскидагы энекәшем кайтты. Песием Мәркәзетдин дә шунда. Әтигә дә бик авыр. Алар әни белән 40 ел бергә яшәгәннәр иде бит.

Редакциядән: Нурзадәнең «Мең дә бер…» дигән концерт программасы 19нчы ноябрь көнне 18:30да Тинчурин театры бинасында узачак. Билет бәясе – 500-800 сум. Касса телефоны: (843) 238-56-17.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Безнең гәҗит

Бәйле