Азат – бүгенге өметле яшьләрнең берсе. Ул Казан дәүләт Сәнгать институтында 3 курста укый, җырлар яза, аранжировкалар ясый, үзе дә автор-башкаручы буларак чыгышлар ясый. Аның белән музыка дөньясы һәм бүгенге яшьләр турында сөйләштек.
– Азат, син җырларны “неоклассика” жанрында иҗат итәсең. Ул ни дигән сүз?
– Музыка сәнгате тарихында иң беренче стильләрнең берсе – фортепианода башкарыла торган инструменталь музыка: Моцарт, Чайковский, Шопен һ.б. Ул хәзер классик жанр дип санала. Әмма мондый көйләрне бүген дә заманча композиторлар иҗат итә. Уңайлы булсын өчен, кешеләр әлеге жанрны неоклассика дип атады. Неоклассика – ниндидер кысаларга кертелмәгән инструменталь музыка. Аны иҗат иткәндә электрон инструментлар кулланырга да рөхсәт ителә.
– Җырларыңның исемнәре инглиз телендә икән…
–Неоклассик көйләрне бөтен дөньяда тыңлыйлар. Бар халыкка да аңлаешлы булсын өчен ул. Аннары, аларны төрле интернет-челтәрләргә (iTunes, Google Play һ.б.) элү модага керде. Үземнең шундый өч неоклассик альбомым дөнья күрде, интернет-челтәрләрдә сатуга куйдым.
– Үзең язган поп стилендәге җырларны да пианинода уйнап башкарасың, бу шулай ук яңа модамы?
– Поп-музыка һәрвакыт популяр инде ул. Фонограммага җырлауга караганда, пианинода уйнап җырлау миңа җайлырак. Үзем язган җырларны башкару икеләтә рәхәтлек бирә.
– Кайларда чыгыш ясыйсың?
– Казанның 2нче гимназиясендә укыганда ук өч иҗат кичәм узды, анда төрле фестивальләрдә катнашырга атлыгып тора идем. Музыка мәктәбенең фортепиано юнәлешен дә кызыл дипломга тәмамладым. Хәзер күп чараларда призлы урыннар алам. Бу җәйдә чемпионат вакытында Казанның төрле мәйданнарында җырладым. “Яңа Дәвер” һәм “Ямми Мьюзик” продюсерлык компанияләре белән хезмәттәшлек итәм.
– Бүгенге татар эстрадасында тыңларлык җырчы бармы, ничек уйлыйсың?
– Һәр кешенең үз зәвыгы инде. Халык татарча җырларны яратып тыңлый, меңләгән кеше концертларга йөри, димәк, тыңларлык җырчы бар. Әмма татар эстрадасындагы үсешнең тизрәк баруын телим. Үзем Илназ Сафиуллинны яратып тыңлыйм.
– Азат, музыка белән генә шөгыльләнеп, бүген тамак туйдырып буламы?
– Була дип саныйм. Иң мөһиме – башкалардан аерылып торырга кирәк.
– Синеңчә, хәзерге яшьләр нинди? Нәрсә белән мавыгалар?
– Кайберәүләр яшьләр хәзер төнге клубларда, барларда күңел ачып кына яши дип уйлый. Килешмим. Соңгы вакытта яшьләр арасында исерткеч эчемлекләр, тәмәке һәм кальяннар сатылмый торган тайм-кафелар, иҗади лабораторияләрдә утыру модага керде. Биредә алар өстәл уеннары уйный, гитара белән җырлар җырлый, шигырь укый, иҗат кичәләре оештыра. Буш вакытны болай уздыручылар елдан-ел арта.
– Казан егете булсаң да, татарча чиста сөйләшәсең…
– Өйдә әти-әни белән дә, туганнар белән татарча сөйләшәбез. Казанның 2нче татар гимназиясендә белем алдым, анда барлык фәннәр татарча укытыла, бу да зур йогынты ясады.
– Кызлар белән очрашырга вакытың каламы, Азат?
– Әлбәттә, кала. Ләкин хәзергә йөргән кызым юк. Яныңда яраткан кешең булу һәм аның ярдәмен тою – актив тормыш рәвешенә яхшы тәэсир итә, канатландырып җибәрә, минемчә. Үземә чиста-пөхтә, чүп-чарга тавыш кубармый торган, һәрчак янда булган, яраткан һәм хыянәт итми торган кызлар ошый.
Автор: Лилия Заһидуллина