Казанда Рауза Хәйретдинова белән бәхилләшәләр [фото]

-- Лэйсирэ

Татар җәмәгатьчелеге Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова белән бәхилләште. Матәм мөрәсиме Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды, дип хәбәр ителә театрның Инстаграм битендә.

Рауза Хәйретдинова кичә, 15 ноябрьдә, 90 яшендә вафат булды.

“Вакыт аяусыз. Олы яшьтә булса да, шактый шат күңелле — Рауза апа бәхетле язмышлы артистка иде”, — ди аның турында хушлашу чарасын алып барган театр артисты Хәлим Җәләй.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

ТАТАР ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕГЕ ТЕАТР ЙОЛДЫЗЫ РАУЗА ХӘЙРЕТДИНОВАНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТТЫ Татар җәмәгатьчелеге Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова белән бәхилләште. Матәм мөрәсиме Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Матәм чарасын театр артисты Хәлим Җәләй алып барды. “Кайчан гына 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән идек. Вакыт аяусыз. Олы яшьтә булса да, шактый шат күңелле иде. Әллә ничә мәртәбә шалтыратып рәхмәт әйтте. Рауза апа бәхетле язмышлы артистка иде. Аллаһы Тәгалә аңа сыйфатларны мулдан биргән. Мөлаем йөзле, нәфис буйлы, матур сопрано тавышына ия”, — диде. Бу хакта тулырак @tatar_inform_tatar #камал_113_сезон

Публикация от Галиәсгар Камал театры (@kamalteatr)

Бәйле