18 ноябрь Казанда ике ир-атның кафедагы ызгышы атыш белән тәмамланган. Вакыйганы күзәтүе камералары видеога төшереп алган. Бу хакта Prokazan хәбәр итә.
Төнге сәгать 3 ләр тирәсендә Мәскәү районынындагы кафеларның берсендә 32 яшьлек ир-ат травматик пистолеттан 36 яшьлек танышына ата. Видеодан күренгәнчә бер кыз атышны туктатырга тели. Ир-ат зыян күрүчене якларга теләгән кызның башына суга һәм китә.
Prokazan хәбәр итүенчә, кафеда өч хатын-кыз һәм бер ир-ат ял иткән. Алар янына алдагы көннәрдә танышкан тагын бер ир-ат та килеп утыра. Эчкән алкогольдән соң бу яңа таныш кеше үзен агрессив тота башлый, тавыш чыга. Шуннан соң ир-ат пистолет ала һәм танышына ата.
Вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре килә. Әлеге факт буенча тикшерү бара.