«Балалар минсез нишләр икән? Бик тә үкенечле үлемнәр иде бу»

-- Лэйсирэ

Мәктәп елларыннан бирле бер-берсен ошатып йөргән Нурия белән Зөфәр быел олы тормыш сукмагына басты. Йокы бүлмәсендә таралып йоклап яткан иренең өстенә ябып, аш бүлмәсенә чыкты яшь килен. Иртә иде әле, әтәчләр дә уянмаган.

Иске өйгә таба ризыгы исе таралды, газ плитәсендә чәйнек җырлап тора. Песи адымнары белән генә каенанасы Гөләндәм карчык торып чыкты.

– Ник бик иртә тордың соң әле, кызым? Артык эш юк, тагын бераз йоклар идең. Яшь чакта йокы тәмле була ул, – дип Нуриянең күңелен күтәреп җибәрде.
– Әй, әнкәй, шулай иртә торып өйрәнелгән инде. Авыл кешесенең шул инде, – диде.

Тату гына, аңлашып-ярдәмләшеп яши башлады алар. Гаиләдә тынычлык, хөрмәт һәм ярату хөкем сөрде.

Җәй башында Нурия кыз бала тапты. Зөфәрнең алар бәби тудыру йортыннан кайтуга нәни карават ясап куюына бик сөенде хатын. Ул белмәгән әллә нинди һөнәрләре бар икән бит иренең. Хатынын бәхетле итәр өчен җанын бирергә әзер иде аның Зөфәре.

Бала вакыттан ук әти-әнисен югалтып, әбисе белән генә үскән Нурия, каенанасының “кызым” дип дәшүенә, аңа карата ачык йөзле булуына бик шатланды. Каенанасына көннән-көн якыная барды. Үз әнисе кебек хис итте ул Гөләндәм карчыкны. Зөфәр дә, кадерле кешеләренең яхшы мөнәсәбәтен күреп, канатланып эшләде.

Нәни кызлары Зөлфиягә дүрт яшь тулган көннәрдә әбиләре кинәт кенә авырып урынга егылды. Эштән кайтып кергән Нуриянең итәгенә кечкенә Зөлфия килеп сарылды:
– Әбием йоклый да йоклый, – диде.

Эшнең нидә икәнен аңлаган хатын ире янына йөгерде. Яшь гаилә иң кадерле кешесен югалтты.
Борчулы, кайгылы көннәр кичергәнгәме, хатын икенче кызын вакытыннан алда тудырды. Хәсрәтләр онытылды, йөрәк яралары бераз басылды дигәндә генә Нуриягә иренең аңын югалтып егылуы, аны хастаханәгә озатулары турында хәбәр иттеләр. Ике кызын күршеләренә калдырып, Нурия ире янына китте. Ләкин кадерлесен тере килеш күрергә насыйп булмады аңа. Кинәт кенә йөрәге тибүдән туктаган ирне коткарып калу мөмкинлеге булмавын кат-кат аңлатсалар да, Нурия ышанырга теләмәде. “Бер бәхетсез гел бәхетсез. Нишләп миңа гына шундый авыр сынаулар бирәсең, Ходаем?” дип өзгәләнеп елый-елый ирен җир куенына салды.

Ялгызы гына авылда яшисе килмәде Нуриянең. Бар булган мөлкәтен сатып, ике баласы белән чит-ят шәһәргә барып урнашты. Бүлмә табып, хуҗабикәгә торак өчен ярты елга алдан түләп куйды да, берничә сәгатьлек кенә эшкә урнашты. Кызлары кечкенә булсалар да, әниләренең борчулы, кәефсез йөзен күреп, басынкы, тәртипле булдылар.

Олы кызы Зөлфиянең туган көне җитте. Аңа бүләк тә карармын, кичкә эшкә киткәнче сөт белән ипи дә алырмын дип кибеткә барырга булды. “Сеңлеңне яхшы кара, кызым, хәзер кайтып җитәм”, – дип чыгып йөгерде. Урамда күз ачкысыз буран башланган иде. Юл аша чыгып барганда Нурия таеп егылды. Өстенә ыжгырып килүче автобусны күреп калганда соң иде инде… Автобусның зур тәгәрмәчләре баш турысына килеп җиткәндә ике кызын күз алдына китерде: бу балалар минсез нишләр икән?

…Кан эчендә яткан хатынның җансыз гәүдәсен моргка алып киттеләр. Үзе белән документлары булмау сәбәпле шәхесен озак ачыклый алмадылар. Чөнки Нурия күптән түгел генә яши башлаган йортта хатынны белүче кеше юк, күршеләре белән дә танышырга өлгермәгән иде.
Әниләре үлем тырнагына эләккәндә ике кызчык бер ни дә белми иде. Олы кызы әнисен озак көтте. Тәрәзә аша күз карашы белән үтеп-сүтеп торган дистәләрчә кешеләр арасыннан әнисен эзләде. Көндез өйдә була иде бит әнисе! Кайда соң ул? Сеңлесе дә уянып елый башлады. Сөт шешәсенә шикәр комы салып, чәйнектән су агызып бирде аңа апасы. Суыткычта да берни юк – консерва белән сыек май гына… Сөт белән ипи дә беткән иде. Кайда соң бу әни?!

…Коридорда ишек ачылды, ачкычлар шалтырады. Тик ишек артыннан тилмереп көткән газиз әни генә күренмәде. Олы кыз күпме генә ишекне дөбердәтеп, шакып кычкырса да, ачучы булмады. Сеңлесенең генә түгел, аның үзенең дә бик нык ашыйсы килә башлады. Ач балалар хәлсезләнеп, елаштылар. Тәрәзә ярыкларыннан кергән җилдән туңып, кочаклашып яттылар.
Берничә атнадан соң фатир хуҗасы Нурияләрнең хәлен белеп чыгасы итте. Бик озак кыңгырауга басып, дөбердәтеп тә ачучы булмагач, үз ачкычлары белән ишекне ачып керде. Бер-берсен кочаклап, зәңгәрләнеп каткан ике нарасыйны күрше-күлән җыелып соңга юлга озатты.

Бик тә үкенечле үлемнәр иде бу. Хәзер инде Нуриянең ике фәрештәгә тиң кызчыклары да үз янындадыр…

Миләүшә Мәликова. Өмет

Бәйле