Кызым чит илгә ял итәргә баргач, бер төрек кешесе белән танышып кайтты. Нинди алтын таулар вәгъдә итеп кызыбызның башын әйләндергәндер, белим. Алиябезне алыштырып куйган кебек булды.
Ярты ел тирәсе телефон аша аралаштылар. Егет үзе ике мәртәбә Казанга килде. «Кызыгызны яратам, никахлашыйк», дип өченсесендә кулын сорады. Кияү Әхмәт исемле иде. Җылы як булса да, кыш көне өйләрендә бездәге шикелле җылы түгел икән. Шуңа күрә, кыш бездә, җәй көне егет ягында яшәрсез, дип килештек. Матур итеп никахларын ясадык, туйларын да үзебез уздырдык. Кода белән кодагый тиешле кешеләр килә алмадылар. Мәҗлесләр узганнан соң кияү кызыбыз Алияне үзләренә алып китте. Килен күрсәтә янәсе. Алия университет бетереп, эшкә генә урнашкан иде. Туй алдыннан ике атна ял алды, егетнең әти-әнисе белән танышырга киткәч, «Әни, мине эшемнән чыгарыгыз, мин монда калам», дип шалтыратты. Кызыбыз балага узган булып чыкты. Җәй буе Төркиядә тордылар, көзгә кайттылар. Кызыбызның бала табар вакыты җиткәч, әтисе белән куркуга калдык. Төркиядә тапса, бала шул илнеке була. Әгәр тора алмасалар, баласын алып калачаклар, дип курыктык. Алия баласын Татарстанда тапсын, мин дә янында булырмын, дигәч кияү каршы килмәде. Ике ай алдан кайтарып куйды. Алия вакытыннан алда бәбиләде. Баласының авырлыгы 2 килодан аз гына артык иде. Үзе ябык, кечкенә. Исән калмас, дип курыктык. Тизрәк кияүгә хәбәр салдык. Тик Әхмәт килергә ашыкмады…
Бала тудыру йортыннан чыгып, бер айлап вакыт узгач кына килде кияү кеше. Эштән китә алмадым, диде. Үзен коры тотты, үзгәргән. «Гаиләм артыннан кайттым, алып китәм», диде. Кызыбыз да салкынлык сизде, шикләнде, кебек тоелды. «Бала бераз үссен әле. Хәзергә без монда торыйк каршы килмәсәң», диде. Кияү сүз әйтмәде. Безнең Казандагы бер бүлмәле фатирда яшәргә калды. Ел ярым шунда тордылар.
Бер көнне Алия елап шалтырата.
– Әни, Әхмәт балага суккан, нишлим? Муенында бармак эзләре, ди. Баласының акырып елаган тавышы ишетелеп тора.
– Иң беренче балаңны тынычландыр, дидем дә иремә шалтыраттым. Ирем эштән туры шуларга киткән, мин дә такси тотып килдем.
– Әхмәт, нигә суктың балага? — дидем.
– Сүз тыңламаганга суктым, ди. Үзенең янында тора торган түгел, хәмер исе аңкый. Яшь ярымлык бала нәрсә аңласын инде?! Бу хәлләрдән соң ирем белән аптырашта калдык. «Үз баласына суккан атадан нәрсә көтәргә? Бәлки безнең Алияне дә кыйный торгандыр, кызыбыз гына яшерәдер? Күрә күздән балаларымны имгәттерәсем юк! Китсен Төркиясенә», дидем. Кичен Алия белән сөйләштек. Бар да без уйлаганча булып чыкты. Кызыбызны да җитәрлек тукмаган, эчен төйгән. Имеш, баласын алдан тапкан, карамаган. «Китсен, китә генә күрсен. Әйтергә уңайсызланып йөрдем, кыйнауларыннан арыдым», диде кызым. Ул төнне Алиям белән төне буе сөйләшеп утырдык, күзгә йокы кермәде…
Иртәгесен ирем үзе генә фатирга Әхмәт янына китте. Билетка җитәрлек акча биргән, китүен сораган. «Балаң белән аралашып яшисең килсә без каршы түгел. Элемтәдә булырбыз. Тик балаларымны синнән кыйнатып яшәтмәм, кит», дигән.
Кияү китте. Баласының хәлен белеп бер мәртәбә шалтыратканы да юк. Оныгыбызга быел 5 яшь тулды. Кияү китүгә акча җыеп компьютер алып бирдек. «Бала атасы белән аралашып үсәргә тиеш, скайп аша булса да сөйләшсеннәр», диде ирем. Бер мәртәбә сөйләштек. Шуннан соң шалтыратканы булмады. Скайпка керә, ләкин шалтыратмый. Хат яздым. «Әхмәт, бала белән аралаш, ул сине искә ала. Минем әти кайда, дип сорый. Хәбәргә чык», дидем. Укыды, җавап язмады. Шуннан соң интернеттан туйга кайткан иптәш егетен эзләп таптым. «Әхмәт күренәме, энем? Нихәле бар, нишләп баласы белән аралашмый?», дидем. «Әйе, күренә. Беренче хатыны белән кавыштылар алар. Икенче балалары туды. Беренче никахыннан туган кызлары зур инде хәзер, мәктәптә укый», дип хат язган. Артыбызга егылып китә яздык. Хатынын аерып безнең кыз белән никахлашкан булып чыкты Әхмәт. Менә сиңа, мә! Әле ярый Алияне аңа ияртеп Төркиягә җибәрмәдек. Кызыбызның өстеннән йөреп, мәсхәрәләп яткан булыр иде, Аллаһ саклады.
Галия. Казан