«Татар радиосы» офисына билгесез кешеләр һөҗүм итә

-- Лэйсирэ

28 ноябрь көнне Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районында “Татар Радиосы” милли радиостанциясе студиясенә һөҗүм иткәннәр. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге радиостанциянең мөхәррире Фәрит Аймалетдинов хәбәр итте.

“Безнең радиостанциянең студиясе аерым бинада урнашмаган, арендалап тордык. Һөҗүм итүчеләрнең ачкычлары булган, алар ишекләрне үзләре ачып кергән. Минем аңлавымча, шунда кәеф-сафа корып утырганнар һәм кызык эзләп студиягә кергәннәр. Һөҗүм итү өчен алай җитди сәбәпләр юк, шуңа күрә шау-шу куптарырга кирәкми”, — диде ул.

Фәрит Аймалетдинов сүзләренә караганда, һөҗүм итүчеләр исерек хәлдә булган. Радиостанциянең техник бинасына бәреп кергән өч ир-егет аппаратурага зыян китерергә өлгермәгән. Полиция хезмәткәрләре өч һөҗүмченең икесен тоткарлаган, берсе кача алган. Хәзерге вакытта вакыйга факты буенча тикшерү эше бара.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле