Намазын ташларга уйлаган әби хикмәтле төш күрә — Акчарлак

-- Лэйсирэ

“Һәрчак ярдәм итә торган өч дога бар. Берсе: “Аллага шөкер!” Икенчесе: “Йа Раббым, кичер!” Чөнки без һәрвакыт гөнаһлы, һәрвакыт тәүбә итәргә сәбәпләр чыгып тора. Тәүбә итү безне Аллаһы Тәгаләгә якынайта, димәк, көчле итә. Өченчесе: “Йа Раббым, ярдәм ит!” Чөнки без һәрвакыт Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә мохтаҗ. Аллаһы Тәгалә үзе дә: “Мин сезне ярдәмемнән ташламам”, – дип тора.”

Дин тыелган заманнарда булган хәлне язып җибәрәм, бастырып чыгарыгыз әле, зинһар! Бәлки кайберәүләргә гыйбрәт булыр. Безнең күршедә яшәүче Сафура әби намазын ташларга уйлый. “Кача-поса уку ардырды, астма да мишәйт итә. Әнә, Гафия укымый әле, бер җире дә кителгәне юк”, – дип сөйли ул әнигә. Әни нәрсә дисен? Ул үзе дә динсез, намазсыз, коммунист, әби белән килешеп баш кага.

Менә шул төнне әби төш күрә. Имеш, соңгы намазын укый икән. Ул ара­да намазлыгына ут каба. Әбинең итәгенә дә ут каба. Ул намазлы­гын култык астына кыстыра, киштә­сеннән Коръәнен ала да өеннән чыгып кача. “Мин чабам, минем арттан ут чаба”, – дип сөйләгән әби. Әби йөгерә һәм: “Карале, минем астма бит, ничек йөгерәм икән?” – дип баш вата. Шулвакыт әби каршында бер кемсә пәйда була. “Өеңә кире кер!” – дип боера ул әбигә. “Кермим, анда ут”, – дип карыша әби. “Кер дә намазыңны дәвам ит, Аллаһ ташламас үзеңне”, – ди дә теге зат, әбинең муенын кулы белән сыпырып, юкка да чыга. Әби өенә кире керсә, ут беткән, булган да кебек түгел икән…

Шулай итеп уянып китә әби таң алдыннан. Шул төшне күргәннән соң ни­чек ташлыйсың намазны? Ташламаган әби, качмыйча, яшермичә укый баш­лаган. Әмма иң кызыгы бу түгел әле.

Әби йөри икән шулай берни сиз­мичә. Йөгереп кенә чишмәгә суга төшә, авылның икенче башындагы кибеткә дә йөгереп диярлек бара. Элекке кебек ярты юлда утырып хәл алмый башлагач, аптырый әби. Авыл­ның фельдшеры янына бара. Теге әбине карагач, аптырап: “Ас­т­­маң­ны кая куйдың?” – ди икән. Әби­­­не калага алып барып тикшертә, дөрестән дә, астма беткән!

Бөтен авыл гөж килә. Әбине кү­рер­гә дип ераклардан киләләр. Сафура әби коммунист әнидән намаз карчыгы ясый. Кыска догалар яздыра, ятлата. Шуның өчен әнине партиядән чыгаралар. Әни: “Шуннан соң гына иркенләп сулый башладым”, – дип, партиядән чыгаруларына гомере буе рәхмәт укып яшәде. Әни дә, Сафура әби дә озын гомерле булдылар. Ак йөзле, йомшак сүзле булып хәтердә калган.
“Икесенең дә урыннары җәннәттә булсын!” – дип көн дә дога кылам. Аллаһы Тәгаләне урап узарга теләү­челәргә бу хәлне берничә тапкыр сөйләргә дип талпынганым булды, әмма кыймадым. Әллә ярата кеше, әллә юк.

Мин үзем бүгенге көндә Әлмәттә яшим. Шулай да минем адресымны язмагыз инде, яме. Исемем дә сезнең өчен генә. “Картаеп беткәч, кыланып, гәҗиткә язып ятасың!” – дип балаларым орышмасын дим.

Гәҗиттә эшләүчеләргә дә минем кебек озын гомерле булырга язсын.

Исемем һәм адресым редакция өчен генә.

Фото һәм чыганак: Акчарлак

Бәйле