Кайгылы хәбәр: Салават һәм башка популяр җырчыларның җыр авторы Рөстәм Зәкуан вафат

-- Julia Julia

Бүген, озакка сугылган авырудан соң, шагыйрь, депутат, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Газизҗан улы Зәкуан 61 яшендә арабыздан китте.

Мәрхүм белән хушлашу 3 декабрь көнне Казан шәһәре Ершов урамы 62Г адресы буенча 07:30 сәгатьтә булачак.

Рөстәм Зәкуанны хатынының туган авылы Биектау районы Мүлмә авылы зиратында җирләячәкләр. Туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Бәйле