ГМОлы ашамлыкларга махсус тамга суга башлаячаклар, ә әби-бабайларга пенсияне иртәрәк китерәчәкләр. Декабрьдә нинди үзгәрешләр көтә?
Моннан ары, кибеттә ГМОлы азык-төлекне шунда ук танып-белергә мөмкин булачак. Декабрьдә үз көченә кергән канун нигезендә, әгәр продукциянең составында ГМО, ягъни “геннар дәрәҗәсендә үзгәртелгән организмнар” 0,9 проценттан артып китсә, җитештерүче бу хакта алдан кисәтергә тиеш.
Азык-төлеккә махсус тамга сугачаклар. ГМО зыянлымы? Әлеге сорауга төгәл генә җавап юк. Берәүләр аны, яман шеш авыруы барлыкка килергә сәбәпче булып тора, дип ышандырырга тырышса, икенчеләр исә организмга файдалы яклары турында сөйли.
Әгәр үз йортыгыз белән торасыз һәм ул газ белән җылытыла икән, 31 декабрьгә кадәр исәпләгеч куйдырырга кирәк. Моны килешү буенча газ белән тәэмин итүче компания эшләргә тиеш, ләкин бу сезнең таләбегез буенча башкарыла. Әгәр белгечләргә исәпләгеч куюны тыясыз икән, соңрак сезне судка бирергә мөмкиннәр. Махсус җиһаз куйдыру газны су җылыту яки ашарга пешерү өчен генә кулланган кешеләргә мәҗбүри түгел.
Мәҗбүри пенсия иминияте белән шөгыльләнмәгән, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары 31 декабрьгә кадәр акционерлык җәмгыятьләренә әйләнергә тиеш. Юкса аларны ябарга мөмкиннәр. Димәк россиялеләргә үзләренең пенсия фондларының хокукый статусы турында белергә кирәк, чөнки ахыр чиктә кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын япканнан соң һәм лицензияләре алынгач, клиентларның җыелган акчасы Россия Пенсия фондына күчәчәк. Сүз уңаеннан, Россия Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, ай башында пенсия алырга тиеш булган әби-бабайларга гыйнвар пенсиясен декабрь азагында ук түләячәкләр. Хат ташучыны кайчан көтәсе икәне соңрак билгеле булачак.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 175, 04.12.2018/) Фото: https://pixabay.com