Пенсия алу буенча халык арасында төрле сораулар туа. Быел Россия Дәүләт Думасы депутатлары кабул иткән яңа реформа сорауларны тагын да арттырды. Укучыларыбыз, үзләрен борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертүне сорап, редакциягә дә шалтыраталар, хатлар язалар. Бу уңайдан Казандагы Яңа Савин районы Пенсия фонды идарәсе белгечләре аңлатмаларын тәкъдим итәбез.
Укытмаган ел стажга керәме?
– Мин гомуми белем бирү оешмасында директор вазифасын башкарам. Өстәмә эшем дә бар: өлкәнрәк сыйныф укучыларына физика фәнен укытам. 2007 елда дәресләрем булмады. Ул ел педагоглык эшчәнлегендә махсус стаж саналып, пенсиягә алданрак чыгу хокукы бирәме?
– 2002 елның 29 октябрендә кабул ителгән Россия Хөкүмәте карарының 8 нче пункты буенча, гомуми белем бирүче мәктәп директорлары шул яки башка мәктәптә атнага кимендә 6 сәгать дәрес бирү белән шөгыльләнсә (елга 240 сәгать), әлеге эшчәнлек стаж буларак исәпкә кертелә. Ул еллар картлык буенча алданрак пенсиягә чыгу хокукы бирә. Сезнең мисалны алсак, 2007 елны стажга санап булмый, чөнки укыту эше алып бармагансыз.
Шоферларга нинди өстенлекләр бар?
– 14 ел буе шәһәр маршрут автобусы йөртәм. 6 ел дәвамында заказлар буенча шәһәр транспортында пассажирлар ташыган идем. Мин пенсиягә алданрак чыга аламмы?
– “Иминият буенча пенсияләр турында”гы федераль закон нигезендә, шәһәр җәмәгать транспортлары – автобус, троллейбус, трамвай йөртүчеләр алданрак пенсиягә чыгарга мөмкин. 55 яшьтән пенсиягә китү өчен, ир-атларның ул хезмәттә кимендә 20 ел эшләве һәм 25 елдан да аз булмаган иминият стажы булуы кирәк. Хатын-кызлардан кимендә 15 ел эшләү һәм 20 ел стаж сорала һәм алар шул очракта 50 яшьтән картлык буенча пенсиягә чыга ала. Ә заказ буенча пассажир ташучы булып эшләүчеләргә андый өстенлекләр юк. Сезгә хәзерге хезмәтегезне дәвам иттереп, җитәрлек стаж тупларга киңәш итәбез. Шул чагында гына 55тән лаеклы ялга чыга алачаксыз.
Индексация нишләп юк?
– Пенсиягә чыксам да, эшләп йөрдем. Быел август аенда гариза язып, эштән киттем. Байтак вакыт үтте инде, ә индексациягә һаман исәп-хисап ясалмады. Ни өчен икән?
– 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән “Иминият пенсияләре турында”гы федераль закон нигезендә хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерларга эшләү дәверендә бирелергә тиешле индексацияләре яңадан исәпләнелә һәм ул сумма иминият пенсиясенә кушыла. Бу түләү эштән киткәннән соң икенче айдан санала башлый. Эш бирүче оешма мәгълүматларны Пенсия фондына җибәрә. Иминият пенсиясенә өстәмәне исәпләп түли башлаганчы, берничә ай уза.
Эретеп ябыштыручыларга ничә ел эшләргә?
– Электр белән эретеп ябыштыручы булып эшлим. Эшем зыянлы санала. Элек зыянлы эштә эшләүчеләргә 12 ел да 6 ай стаж җыйсаң, 55 яшьтән пенсиягә китеп була, дип әйтәләр иде. Пенсия турындагы законга үзгәрешләр кертелгәч, безне ниләр көтә икән, ташламаларны бетермәделәрме?
– Шулай ук 2013 елгы “Иминият пенсиясе турында”гы федераль закон буенча, әгәр 25 ел гомуми иминият стажы бар икән, электр белән эретеп ябыштыручы булып авыр, зыянлы эштә эшләүче ир-атларга 12 ел да 6 айдан 55 яшьтә пенсия билгеләнә ала. Документлар нигезендә шуны расласагыз, димәк, 55 яшьтән лаеклы ялга чыгасыз. Россия Закон актларындагы аерым үзгәрешләр, төзәтмәләр зарарлы һәм авыр хезмәт башкаручылар пенсия түләүләренә кагылмый.
(Фәния Арсланова/“Ватаным Татарстан”, /№ 176, 05.12.2018/) Фото: https://pixabay.com