Башкортстанның атказанган артисты, композитор Марат Шәйбәков җыр сәнгатендә үзенең кабатланмас тавышы һәм стиле белән аерылып торган җырчы. Сәхнәдә үзен тыйнак тотуы – аның үзенчәлеге. Халык мәхәббәтен дә шулай яулагандыр ул.
– Мин Башкортстанның гүзәл Аскын районыннан, – дип сөйләп китте ул. – Билгеш авылында алты балалы гаиләдә дүртенче булып туганмын. Стәрлетамак музыка техникумында баян бүлегендә укыдым. Аннары Башкорт филармониясенә баянчы булып эшкә урнаштым. Күп еллар цирк бригадасында эшләп йөрдем. “Кызык мәзәк”, “Кәтүкләр” төркеменә алдылар. Шуннан әкрен генә җырлап киттем. 6 октябрьдә 45 яшь тулды үземә. Уфада зурлап концерт үткәрдем.
– Хатыныгыз кайсы өлкәдә эшли?
– Ләйсәнем – медик. Аның белән танышуыбыз аның эшендә булды. Егетләр янына барып йөри идем, шунда Ләйсәнне күреп алдым.
– Балаларыгызның артист булуын теләр идегезме?
– Ике балам бар. Олы улыма – 13, кызыма 4 яшь. Аларның артист булуын теләмәс идем, чөнки бу авыр хезмәт. Элек, безнең заманда хәлләр яхшырак иде, хәзер көннән-көн авырлаша.
– Үз йортыгыз белән торасызмы?
– Юк, фатирда. Уфа янында йорт салып ятабыз.
– Пешерергә яратасызмы?
– Бик яратмыйм. Ләйсән авылга кайтып китсә, өйдә ашаганым юк, йә ашханә, йә кафе тирәсендә ашап йөрим. Тотынсам, оста пешерәм, ләкин ул эшне яратмыйм.
– Нәрсә ачуыгызны чыгара?
– Соңга калып йөргән кешене яратмыйм. Мин бик пунктуаль кеше. Чакырган җиргә берәр сәгать алдан килеп утырам.
– Татарстанда еш буласызмы?
– Татарстанга әле генә керә башладым. Узган ел, быел телевидение һәм радиоларга җырларны бирдем.
– Артистлар арта. Эстрадада үз йөзегезне югалтырмын дип курыкмыйсызмы?
– Курыкмыйм, чөнки үз стилем бар, тырышам, эшлим.
– Сез барыбер артист кеше. Концертлардан соң яныгызга мәхәббәт аңлатып килгән хатын-кызлар булмыйча калмагандыр. Аларга ни дип җавап бирәсез?
– Концертларга күп хатын-кызлар йөри. Алар гашыйк булырга тиештер дип уйлыйм. Алар гашыйк булмаса, концертка йөрүче дә булмас иде. Концерттан соң яныма киләләр, матур итеп аралашабыз. Интернетта төрлечә язалар, ә мин матур гына җавап бирергә тырышам.
– Концерттан җыелган чәчәкләрне нишләтәсез? Әллә күбрәк бүләкләр бирәләрме? Тамашачы тарафыннан бирелгән иң зур бүләк нинди?
– Чәчәкләрне түкми-чәчми өйгә алып кайтам да тезеп куям. Төрле әйбер бирәләр: букет, коньяк, шампан шәрабе. Иң зур бүләк – итальян баяны. Себердән мине яратып тыңлаучы Наил абый Мәрдәнов бүләк итте. Ул әле хатынның якташы да. Заказ биреп, минем өчен махсус ясаткан. Аңа мин чиксез рәхмәтле.
– Алтын балык эләгеп, “өч хыялыңны тормышка ашырам”, дисә, ниндиләрен атар идегез?
– Иң беренче гаиләмә, туганнарыма тазалык сорар идем. Аннан үз исемемнең бөтен дөньяга яңгыравын теләр идем. Өченче теләк – Россиянең халык артисты булып китсәм, ай, шәп булыр иде.
– Елаганыгыз бармы?
– Мин – йомшак күңелле кеше. Әти, әни үлгәч еладым. Әле дә исемә төшсәләр, елап алам.
– Хәзерге заманда тормыш итү авырмы? Концертлардан тыш берәр эшегез юкмы тагын?
– Концертлар, банкетлар инде. Башка шөгылем юк. Тормыш итү җиңел түгел, бөтен нәрсә кыйммәт. Иртән тору белән акча кирәк. Гаиләне дә карыйсы, тырышырга да тырышырга.
– Бу дөньяда кеше булып калу авырмы?
– Гади булырга кирәк. Мин артист дип борын чөеп йөрергә ярамый. Бүген – күктә, иртәгә җирдә булырга мөмкинсең. Дөнья матур һәм киң, барыбызга да җитә.
Фото: https://vk.com
Әңгәмә «Акчарлак» газетасының 1 ноябрьдә чыккан 43 нче саныннан алынды.