“Балыкка китүдән ирем дә, улым да кире әйләнеп кайтмады, суга батып үлделәр…”

-- Алина

Чаллы шәһәренә чираттагы командировкама чыгып киттем. Автобуста урыным бер ханым белән янәшә туры килде. Тик кенә утырып барганчы, кешеләр белән аралашып барырга яратам мин үзем. Бу юлы да беренче булып сүз катып, янәшәдәге ханым белән сөйләшеп киттем. Зилә исемле икән. Әлләни сөйләшәсе килми иде бугай, шуңа күрә башта үзем белән таныштырдым, “Казаннан чыгып киткәндә, миңа һәрвакыт моңсу була”, – дидем. Ул ачылып китеп: “Ә мин, киресенчә, Казанны күрә алмый башладым! Әллә кайларга качар идем…” – дип, авыр сулап куйды. Очраклы юлдашым берара дәшмичә генә барды да, аннары үзенең тормыш серләрен сөйләде.

– Мин Казан кызы үзем. Урта мәктәпне тәмамлап чыккач, институтка керә алдым.Егетләрем булмады түгел, булды, ләкин аһ иткән, үземә ошаганнары гына туры килмәде. Укып чыккач, эшли башладым. Вакыт үтә торды, шул килеш утызларны да тутырдым. Абыйның хатыны Халисә апа минем турында борчылып, карт кыз булып калырсың, хет үзең өчен булса да бер бала тап дип котырта башлады. Аларга кайчан килсәм дә, гел шул сүзен әйтә иде. “Борчылма, менә дигән ир белән үзем таныштырам, безнең планнар турында абыеңа гына әйтмә, йә каршы төшәр”, – дип, чын-чынлап мине үгетләргә тотынды. Һәм бераздан таныштырды да. Бу адымга бару миңа никадәр авыр, җирәнгеч булуын сөйләп тормыйм инде. Ләкин ныклы карарга килгәч, кирегә чигенмәдем. Барысы да беленә башлагач, әти белән әти тавыш куптардылар, ирсез генә бала табарга җыенуыма кискен каршы килделәр. Ләкин мин нык тордым. Ахырда алар килештеләр инде, кая барсыннар, яшем бара бит. Ул чакта 35 яшьтә идем инде мин. Әти дә кул гына селтәде. Ә кызым Гөлшат тугач, алар бөтенләй тынычландылар, баланы шатланышып кулдан-кулга гына йөрттеләр.

Балага өч яшь тулгач, эшкә чыктым. Бер елдан ял йортына юллама бирделәр. Шунда Илгиз исемле ялгыз ир белән таныштым. Яшермим, чын-чынлап гашыйк булып яраттым мин аны. Үземне ялгыз хатын дип таныштырдым, кызым турында яшердем. Ял йортыннан кайткач та, очрашуларыбыз дәвам итте. Сөйгәнем янына барганда кызымны Халисә апа янында калдыра идем.

Бер елдан соң Илгиз кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Әмма йөрәгем тыныч түгел иде: аңа кызым барлыгы турында әйтергә үземдә ихтыяр көче таба алмадым. Шул килеш өйләнештек, сер минем белән калды. Туй алдыннан да әйтергә талпынып караган идем, ләкин бөтен эш бозылыр, Илгиз мине ялган өчен кичерә алмаячак дип курыктым. Минем дә бит ир хатыны булып, бик бәхетле яшисем килде! Бу юлы да ярдәмгә абыйның хатыны Халисә апа килде. Гөлшатымны вакытлыча алар үзләренә алдылар.

Илгиз мине күтәреп кенә йөртте. Бер елдан соң улыбыз туды, аңа Нияз дип исем куштык. Гөлшат янына яшерен генә барып йөрдем, әмма балам миннән ераклаша барды. Аның янына улым Нияз белән икәүләшеп тә бара идек. Икесе бергә уйнауларына карап, сөенеп бетә алмый идем. Ул чагында кызым Халисә апасын “әни” дип йөри башлаган иде инде. Шул чакта да бу хәлне җитдигә алмадым, өйдәгеләр белән көлешеп кенә ала идек. Янәсе, әйтәсе килә икән, әйтсен. Аннары тиздән барыбер өйгә кайтасы, үз әнисенең кочагында йоклыйсы бар бит. Ләкин тиздән дигәнем һаман кичектерелеп килде, Илгизгә әйтергә шикләнеп, мин һаман сузып йөрдем. Шулай еллар узды. Мин инде күптән “Зилә апа”га әйләнгән идем. Халисә апага кызым “әни” дип әйтеп ияләшеп бетте. Йөрәгемнең бер чите китек иде, ләкин дөреслекне ачарга батырлыгым барыбер җитмәде.

Илгиз балык тотарга яратты. Нияз укырга кергәч, аны да үзе белән йөртә башлады, еш кына бергә китәләр иде. Ул чакны да ялларны көчкә көтеп алып, елга буена җыендылар. Ноябрь азаклары. Боз әле ныгып бетмәгән вакыт. Ләкин мин Илгизгә, аның тәҗрибәсенә ышана идем, шикләнгәнем булмады. Менә шул китүдән аларның исенең берсе дә кире әйләнеп кайтмады, суга батып үлделәр. Ул хәсрәттән үзем дә чак исән калдым. Вакыт үтү белән күңел ярам бераз төзәлсә дә, эзе мәңгегә калды. Бөтен ышанычым кызым Гөлшатта иде, ләкин аны сорап баргач, абыйларның бу турыда ишетәселәре дә килмәде. Унөч яшьлек кызны ничек кире бирәсең, күпме гомер узган, аларны да аңлап буладыр. Гөлшат үзе дә миңа бары тик Зилә апа дип карап ияләшкән иде шул. Бу хәлләрдән соң мин тагын мең картайдым. Ләкин гаеп үземдә: күке кебек йөрдем, үземне баладан югарырак куйдым.

Менә шуңа күрә мин Казанны күрә алмыйм, кая да булса күченеп китәсем килә моннан. Бәлки бу хәлләрне онытып, йөрәк яраларын төзәтер идем. Яңа мәхәббәт очратып, тормышымны чиста биттән башлыйсым килә. Элеккесен үзем аяк астына салып таптадым бит…

 

 

 

 

Безнең авыл гыйбрәте газетасы
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий