Озын буйлы, матур тавышлы яшь җырчы, Чувашстанның данлыклы Шыгырдан авылы егете Азат Абитов — Ваһапов фестивале аша күпләргә таныш егет тыйнак кына, әмма ныклы адымнар белән эстрада түренә атлый.
— Әнием — тамада, әтием — мәдәният үзәгендә музыка аппаратуралары куючы булып эшләгәч, кечкенәдән алар белән гастрольләргә йөреп үстем, — дип башлады сүзен Азат. — Абыем, 12 яшькә кече сеңлем дә җыр-моңга һәвәс. Мин — шул даирәдә үскән бала.
— Алай да музыка училищесы яки консерваториянең ишеген шакымагансың әле…
— КХТИга укырга керүем чит төбәктән килгән татар балаларына бирелә торган ташлама аркасында булды. Безнең районга бирелгән ул ташлама, бәйгеләрдә еш катнашкангадыр, миңа тәтеде. Әни белән трамвай-троллейбуста Казан белән танышып йөргәндә, иң якыны КХТИ булды. Социаль хезмәткәрләр факультетына укырга керүемнең тарихы шундый…
— Ваһапов фонды, килешү, продюсер белән эшләү — бу ничарадан бичара кебек килеп чыктымы, әллә моны олы бүләк төсле кабул иттеңме?
— Моны өлешемә тигән зур көмеш дип кабул иттем. Әлеге фондтан, Рифат Фәттаховтан шундый тәкъдим булгач, әти-әнием белән сөйләштем. Алар беравыздан: “Керәсең икән, килешүең ничә елга төзелгән, шулкадәр эшлисең, матур итеп, рәхмәтле булып китәсең”, — диделәр. Өч елдан артык эшлим, бик ошый…
— Хәзер сәхнәдә тавыш-моң белән генә тамашачыны шаккатырып булмый, йә үзеңә шамакайланырга кирәк, йә аю биетергә — киләчәккә нинди план төзисең?
— Ике метрлы буем белән биеп-сикереп йөри алмыйм, ул холкыма да туры килми. Сәхнәгә кагылышлы уй-планнарым шактый. Тере инструменталь оркестрга кушылып җырлау, заманча ут куелышы, мәгънәле әсәрләр, романтик образда күтәреләсем килә.
— Син тормышта да романтикмы? Беренче мәхәббәт тарихыңны да ишетәсе килә.
— Миңа романтик җырлар күбрәк килешә кебек. Бәлки, чыннан да, беренче, кадерле хисләр йогынты ясагандыр. Хәер, тәүге мәхәббәте бәхетле булган кеше бармы икән ул? Мин дә искәрмә булмадым, озак бәргәләнүдән соң, ара өзелде… Дөресен әйткәндә, ул мине ташлады. Төбе күренмәс, тирән чоңгылдан дуслар тартып чыгарды. Бүгенгә кадәр йөрәгемә берәүне дә якын җибәрәсем килми. Ул бикле. Ачкычын эзләмәгез…
— Тормышта канәгать булу өчен сиңа нәрсә кирәк?
— Иртәнге кояш, әти-әниемнең тигез һәм шат булуы, сәхнә, яңа җырлар яздыру. Ун-унбиш елдан танылган җырчы булу. Аякларыма операция ясатып, кабат хоббиема — футболга кайту…
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА. (Тулырак "Ирек мәйданы" газетасының 22 ноябрь санында.) Фото: https://vk.com