Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән аралашу дөньяга башкача карарга өйрәтә. Йөзләрендә сабыйларча ихлас елмаюны күрәсең, күңелләрендәге эчкерсезлекне тоясың да, ниндидер бер рәхәтлек алып, алар белән бер дулкында яши башлыйсың.
Республикада физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә игътибар зур. Ел саен “Татарстан энҗесе” бәйгесе күпме кызны бер сәхнәгә җыя. Иң мөһиме – бу чара аларны гомерлеккә дус итә. Кайчандыр шушы сәхнәдә үз көчен сынаган Лилия Сәләхетдинова кияүгә чыккач, бу хакта бөтен дөнья шаулады. Бер уйлаганда, моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Лилия кебек кызлар, арбада утыруына карамастан, тормышта үз юлын табып кына калмыйча, башкаларга да ярдәм итә икән, ничек инде алар гаиләле булмасын, ди! Республикада яшәүче энҗе бөртегенә тиң һәр физик мөмкинлеге чикле кыз бала бәхеткә лаек!
Быел исә республиканың төрле шәһәр-районнарыннан ун кыз бәйгедә катнашырга теләк белдергән. Конкурсны, кияүгә чыгып, өч бала тәрбияләүче, башка бик күп сау-сәламәт кешеләргә дә үрнәк итеп куярлык Ксения Безуглова алып барды.
Әлеге бәйгене моннан биш ел элек бертуган кызлар Гөлназ белән Гөлнара Заһретдиновалар оештырып җибәргән иде. “Физик мөмкинлеге чикләнгән кызлар өчен бернинди чаралар да үткәрелми иде. Уйладык та бу эшне башларга булдык”, – дигән иде Гөлнара. Хәзер инде чара Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт” оешмасы белән берлектә уза. “Гел алга таба барыгыз. Сез барыгыз да – үзенчәлекле, кабатланмас. Бер язучы хатын-кызны “серле эчемлек” дигән. Сез дә сихри булып калыгыз”,– ди Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашучы кызларга сәламен һәм котлауларын җиткерде.
– Сез барыгыз да безнең өчен бик якын кешеләргә әйләндегез. “Мәрхәмәт” оешмасы бу бәйгене бик яратып кабул итә. Сез – көчле ихтыярлы, үрнәк итеп куярлык кешеләр. Сез бу бәйгедә катнашмыйча да – җиңүче. Тормыш авырлыкларына баш имичә, алга таба барасыз. Бу чарада 59 кыз катнашты. Оештыручыларга зур рәхмәт! Гөлнара Заһретдиновага аерым җылы сүзләремне җиткерәм, – ди “Мәрхәмәт” оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова.
Чүпрәле районы кызы Райлә Сатдинова турында берничә тапкыр язганыбыз булды. Ул аяклары йөрмәүгә карамастан, югалып калмаган, Идел буе туризм һәм спорт академиясендә белем ала, ишкәкле йөзү белән шөгыльләнә. Бер очрашканда, мин аңа бу бәйгедә катнашып карарга тәкъдим иткәнем булды.
– Баштарак икеләнеп торган идем. Хәзер инде үзем кебек кызлар белән очрашкач, бөтенләй үзгәрдем. “Татарстан энҗесе” бәйгесендә катнашуыма чиксез шатмын. Күңелдә җиңү теләге дә юк. Иң мөһиме – мин монда дуслар таптым. Без хәзер бер гаилә кебек туганлаштык, – ди ул.
Аның өчен җан атарга Чүпрәле районы башлыгы Марат Җаббаров килгән.
– Без ул балага карап сокланабыз. Сау-сәламәт кешеләргә үрнәк ул. Мин үзем дә аңа карап яшәү көче алам. Бар яктан та килгән Райлә. Җырлый да, спорт белән дә шөгыльләнә, кул эшләренә дә хирыс. Ул – районыбыз горурлыгы, – ди җитәкче.
Кемдер аякларында басып йөрергә хыялланып яши, кайберәүләр булганына шөкер итә. Узган ел “Татарстан энҗесе” исеменә лаек булган Вероника исә үзен ничек бар, шулай ярата. Терсәктән куллары булмаса да, синтезаторда уйнарга өйрәнгән, моңлы итеп җырлый. Егылмый, уфтанмый, кайгы-хәсрәтләргә бирешмичә яши. Табиблар аяк-кулларына протез куйдырыйк, дисәләр дә, ризалашмаган. Дөньяга ничек килгән, шул халәтенә риза булып яши ул. “Миңа шулай яхшырак. Үземне сәламәт булмаган аяк-кулларым белән дә рәхәт хис итәм. Иң мөһиме, күңелдә тынычлык, яшәү теләге булсын”, – ди Вероника.
Бу чарада катнашучы кызлар үзләре белән таныштырып киттеләр. Шуннан соң һәркайсы осталыгын күрсәтте. Биеделәр дә, җырладылар да, матур итеп шигырь дә сөйләделәр. Гүзәл кызларның барысы да матур чыгыш ясаса да, “Татарстан энҗесе – 2018” титулына Саба районының Шәмәрдән бистәсендә яшәүче 29 яшьлек Регина Иванова лаек булды. Калган һәр кыз төрле номинацияләрдә җиңү яулады.
(Гөлгенә ШИҺАПОВА/“Ватаным Татарстан”, /№ 182, 15.12.2018/)