Казанның Дәрвишләр бистәсендә чыккан янгында өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Дәрвишләр бистәсенең Тынычлык урамындагы бер йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген 4.11 сәгатьтә килгән», — дип белдерделәр ведомствода.

Янгын ике катлы йортның икенче катында өч бүлмәле фатирда чыккан.

Ут белән көрәшүчеләр фатирда 66 яшьлек хатын-кыз, ир-ат һәм бер яшьлек сабыйның мәетенә юлыккан.

4.30 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр, аның мәйданы егерме квадрат метр тәшкил иткән. Янгынны сүндерүдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 38 хезмәткәре һәм 8 берәмлек техника катнашкан.

Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

 

tatar-inform

Бәйле