Арчада яшәүче Фәнәвил Сабиров ЮХИДИ хезмәткәрләрен күпсанлы хокук бозуларда гаепли. Ул Азатлыкка эчке эшләр бүлегенең рәсми хатларга да бернинди тикшерү уздырмый гына җавап язуы, ЮХИДИ хезмәткәрләрен яклап калдырырга тырышуы турында сөйләде.
30 октябрь көнне Арчаның Галактионов урамыннан кайтып барганда Фәнәвил Сабиров ЮХИДИ машинасының башкалар өчен уңайсыз урында торуын күреп ала һәм аны фотога төшерә. Бу инспекторларга ошамый. Нәтиҗәдә ир аларның агрессив мөнәсәбәтенә тап булуы хакында әйтә.
– ДПС машинасын әйләнеп узганда, кешеләр транспорт йөреп торучы юлга чыгарга, үзен куркыныч астына куярга мәҗбүр була. Бу урыннан ерак түгел генә музыка мәктәбе бар. Балалар кайткан вакытка туры килдем, аларның ничек итеп юлдан узарга мәҗбүрлеген күреп борчылдым. Юлда басып торган ЮХИДИ хезмәткәрләрен, аларны урап узучы кешеләрне әйләнеп үткәндә, узгынчы машиналарга каршы як юлга керергә туры килә. Бу гына түгел, ЮХИДИ хезмәткәрләре икенче яктан узучы машиналарны да кул болгап кына туктата. Йөртүчеләргә, документын күрсәтергә дип, юлны аркылы чабып чыгарга туры килә. Аларның машинасы парковкада торган машиналарны да каплаган һәм бер машинаның аннан чыкканда ничек интеккәнен карап аптырадым. Шуларның барысын күреп, фотога төшердем дә, ЮХИДИ инспекторларына таба киттем. Ниятем аларга шушы фотоларны күрсәтеп, машиналарын читкәрәк күчереп куюны сорау иде. Баруым булды – шуларның берсе миңа ябышты. “Син юлны тиеш булмаган урыннан чыктың, закон боздың”, диде. “Мин сезгә менә бу фотоларны күрсәтергә килдем”, дия башлаган идем, ул мине курткамнан йолкып, төрткәли-төрткәли машинасына таба этә башлады. Үзен таныштыру, таныклык күрсәтү юк, ә менә шундый дорфа тон. Миңа тиздән 60 яшь тула. Алар миңа төпчек улым сыман бала-чагалар, шулар мине эткәләп-төрткәләп йөртсен әле! Аларның машинасын фотога төшерү шундый агрессиягә китереп җиткерер дип уйламаган идем. Шул моменттан бу хәлләрне видеога төшерә башладым, – дип сөйли Фәнәвил Сабиров.
Үз янында документы булмау сәбәпле, ул хатынына шалтырата һәм, ярты сәгать эчендә хәләл җефете паспортын китереп бирә. Ул арада Фәнәвил Сабиров үзен йолыккалаган инспекторның исем-фамилиясен ачыклап язып куя: өлкән лейтенант Рөстәм Хәкимов була ул. Аның иптәше – өлкән лейтенант Рамил Сафиев та ирнең гаепле булуын әйтә, гәрчә, вакыйгалар барышында ул бөтенләй машинада гына утырып, протоколлар тутыру белән шөгыльләнсә дә.
– Мине анда ике сәгатьтән артык тоттылар. Янымда документларымның бөтен мәгълүматлары язылган кәгазь бар иде барын. Шунда ук мине танып белүчеләр дә бар иде. Хатыным паспортны китергәч, «Юлны дөрес урында чыкмаганга» дип штраф яздылар. Бу хәлләргә ризалашмасам да, протокол төземәделәр. Туңып, өшеп беттем, чөнки салкын көн иде. Хатыным өченче төркем инвалид – аларның мөнәсәбәтен күреп, кайткач йөрәк белән бөтенләй аяктан егылды. Мин алардан артыгын таләп иттемме? Кешегә комачау итүче урыннан күчеп басыгыз әле дип кенә әйтмәкче идем, дип сөйли ир.
Фәнәвил Сабиров бу эшне болай гына калдырмый һәм район прокуратурасына, Арча эчке эшләр бүлегенә, ЮХИДИ җитәкчесенә хатлар кертә.
– Минем хатны прокуратура эчке эшләр бүлегенә җибәрде, ә алары – ЮХИДИ җитәкчесенә. Эчке эшләр бүлегеннән дә, ЮХИДИдан да җавап алдым. ЮХИДИдан алынганында мине гаепле дип язганнар, «Агропарк» кибете видеокамерасыннан юлны зебрадан чыкмавым күренә, ди. Ә менә инспекторларның канунсыз гамәлләре аннан күренми икән. Парковканы каплап куюлары да, киелергә тиешле жилетларын кими генә юлга чыгып басулары да, күпме кешене юлдан йөрергә мәҗбүр итүләре дә, үзләре белән таныштырмый, таныклык күрсәтми генә миңа ябышулары да. Аларны гаепләрлек дәлилләр китермәвем сәбәпле, алар эшләрен җиренә җиткереп башкарган, ди. Аларның күкрәкләрендә регистраторлары бар, ул бары тик ашаганда һәм бәдрәфкә барганда гына сүндерелергә тиеш, нишләп шуны карамаганнар? Аңлавымча, ул бөтенләй сүндерелгән булган. Күрәсең, канунсыз гамәлләрен шулай яшереп калдырмакчы булалардыр. Алайса нишләп миндәге видеоязмаларны алмаганнар? Нишләп минем фотосурәтләрне соратмаганнар? Мин әйткән шаһитләрнең берсен дә чакырмаганнар? Монда бернинди тикшерү булмавы күренеп тора! – дип аптырый Фәнәвил Сабиров.
Полиция хезмәткәрләренең салым акчасына яшәвен һәм халыкны саклаучы-яклаучы булырга тиешлеген исләренә төшерергә кирәклеген әйтә.
– Шул ЮХИДИ инспекторларының комачау итүен күпме кеше күреп үтә торды, әмма бер сүз әйтмәде. Беләсезме ни өчен? Чөнки полициягә килеп сыенырга, ярдәм сорарга тиешле кеше бүген алардан курка. Безнең салым акчасына яшиләр, шул акчага киенәләр, ашыйлар, ә үзләре шул халыкны мыскыллап, үзләрен Аллаһы Тәгалә урынына куя башлыйлар. Бу ни тамаша? Без кая барабыз? Мин үзем полициягә каршы түгел, ләкин мин полиция киеменнән йөрүче бандитларга каршы! Мондый кешеләр полициядә эшләргә тиеш түгел! Бу системаның череп барганы күренеп тора. Болар үзләренең нинди вазифа үтәргә тиешлекләрен дә белмиләр. Бу система тора-бара бетәчәк дип уйлыйм мин. Дәүләт үзе кешеләрне бетерү өстендә эш алып бара, инде боларына кадәр кешене изү, мыскыллау өстендә эшлиләр һәм аларның җитәкчеләре дә боларны саклау-яклау белән шөгыльләнә икән инде, моның азагы барыбер булачак. Озак калмады моңа, озак калмады, ди Фәнәвил Сабиров.
Вакыйгаларның шаһиты булган Әдһәм Касыймов та инспекторларның үз-үзен тотышына аптырый.
– Без ул көнне ЮХИДИ машинасының җәяүлеләргә комачаулавын күреп, үзара сөйләшеп алдык та, Фәнәвил гел гаделлек яклы кеше буларак, аларга әйтергә дип шул якка таба китте. Ул җәяүлеләр йөри торган урыннан, шуның тирәсеннән чыкты. Мин «Агропарк»ка килдем дә, кереп китмәдем, бер танышымны күреп, аның белән сөйләшеп тора башладым. Берзаман, Фәнәвил барган урында, кул болгый-болгый сөйләшә башладылар. Кеше җыелды. Мин үзем элекке оперативник буларак, ыгы-зыгыга таба киттем. Фәнәвилгә кычкыралар: син безгә буйсынмыйсың, хәзер төркем чакыртабыз, сине утыртабыз, диләр. Мин киткәндә, аның хатыны килеп калды. Кибетләрдә йөреп кайтырга чыккач карасам, һаман торалар. Беләсезме, ул ЮХИДИның хокук бозулары чынлап та күп иде. Мин үзем дә елына ике тапкыр булса да аларга кисәтү ясамый калмыйм: башкаларга комачау итүләренә төртеп күрсәтәм. Фәнәвил бит инде аларга өлкән кеше, шуны тыңлап, тыныч кына реакция белдерсәләр дә була иде. Буш урында шундый тавыш кубарып, аны ике сәгатьтән артык тотып нәрсә күрсәтмәкче булды алар? Үзләренең хакимлегенме? Без аны болай да беләбез, диде Әдһәм Касыймов.
Булган вакыйгаларга аңлатма алу өчен Азатлык Арча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиевка мөрәҗәгать итте. Ул ЮХИДИ хезмәткәрләренең бер гаепсез булуын тагын бер кат искәртте.
– Машина тротуарда тормый, ЮХИДИ хезмәткәрләренең бернинди хокук бозуы юк. Монысын мин сезгә тәгаен әйтәм. Бу администрация яны, анда машина йөрү урыны киң. Бу эшне прокуратура да тикшерде, алар хокук бозу тапса, безне гафу итми бит инде, диде Айдар Баһавиев.
– ЮХИДИ хезмәткәрләренең күкрәккә тагыла торган видеорегистраторлары эшли идеме?
– Әйе, бар иде, эшли иде. Беркем беркемне төрткәләми анда. Килегез дә карагыз.
– Әгәр килеп карасак, сез безгә видеоларны күрсәтә аласызмы?
– Тә-әк, ничә көн үтте икән, датасын хәтерләмим бит инде. Ул видеолар булган булса, мәңге сакланмый бит инде, күпмедер вакыттан соң аларны карап булмый. Без ул язмаларны МВДга җибәрәбез, үзебез теләгән чакта яздырып, теләгәндә юкка чыгарып йөри алмыйбыз. Безнең аларны бетерү өчен “код доступа” булырга тиеш.
– Бу видеоязмалар никадәр вакыт саклана?
– Төгәлен әйтә алмыйм. Авто-мототранспортта имтихан алу видеосы өч ай сакланганын беләм. Боларның күпмегә күләме җитәдер.
– Сез тикшерү уздырганда бу видеолар каралдымы соң?
– Көпә-көндез кемнедер этеп җибәрүне күзалдына китерә аласызмы сез? Андый әйбер була алмый бит инде.
– Шаһитләрне сораштыру булдымы?
– Бөтенесен сораштырдык, «служебное расследование» үткәрелде. Прокуратура да тикшерде. Сездә прокуратура җавабы бармы анда?
– Юк, сезнеке генә бар.
– Менә ник юк икән ул? Прокуратурага да гариза язды ул. Прокурор моның өчен җаваплы бит. Хәзер тормыш бик кызык инде: тегендә басарга ярамый, монда ярамый. Без хокук бозарга тиеш дип әйтмим мин, беркем дә хокук бозарга тиеш түгел. Ләкин безгә дә гаепсезгә бәйләнергә беркемнең хакы юк. Ул ягын да карарга кирәк! Погон такканмын икән, миңа теләсә кем хамить итәргә тиеш мәллә? Мин бит хирург операция ясаганда кереп, аңа ничек эшләргә икәнен өйрәтеп тормыйм. Укытучыга да, башка һөнәр иясенә дә кереп кисәтү ясый алмыйм. Ә безгә басып торганда нәрсә дә әйтергә ярый.
– Фәнәвил Сабировның фотосурәтләрендә ЮХИДИ машинасының парковкада торган машиналарны каплавы һәм аларга чыгып китәргә комачау итүе күренеп тора.
– Ул берничек тә комачаулый алмый, чөнки ул урын бик киң. Бер ягында кибетләр торса, икенче ягында администрация гаражлары тора. Анда тагын дүрт метр киңлектә юл бар.
– Каршы яктан килгән машинаны кул болгап туктатып, ул машина йөртүчесенең ЮХИДИ хезмәткәрләре янына, юлның икенче ягына чыгуы дөресме? Ул бит җәяүлеләр өчен булган юлдан йөрми. Димәк, ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләре үк аны канун бозарга мәҗбүр итә килеп чыга?
– Моны төрлечә аңлатырга була. Без хокук бозучыны тотабыз, аны җәяүлеләр өчен юлга кадәр йөртеп блумый бит инде. Бу очракта ул җәяүле буларак хокук бозучы түгел, ә йөртүче буларак хокук бозучы. ЮХИДИ хезмәткәре каршы яктан килүченең канун бозганын күрә икән, ул бит аны болай гына уздырып җибәрә алмый.
– ЮХИДИ хезмәткәре үзе аның янына чыксын, кул болгап кына чакырмасын, мәсәлән.
– Әйе, ул үзе аның янына чыгарга тиеш. Протокол язганда гына йөртүчене чакырырга тиеш. Фәнәвил Сабиров очрагына килгәндә, үзен гаепсез дип саный икән, мәхкәмәгә барсын. Мәхкәмә – халыкныкы, ул объектив, аның карарын беркем дә кире кага алмый. Мәхкәмә аны гаепсез дип таный икән, без башны иябез дә гафу үтенәбез, бернинди сораусыз.
Арча эчке эшләр бүлеге прокуратураның да тикшерү уздыруы турында әйткәч, Азатлык район прокуроры Фәнис Шәйхәттаров белән элемтәгә чыкты. Әмма ул үзенең бер ай гына эшләвен һәм бу мәсьәлә белән таныш булмавын әйтте. Гәрчә, Фәнәвил Сабировка прокуратурадан килгән җавап хатында аның имзасы торса да. Җавапта прокуратураның бу хатны Арча районы эчке эшләр бүлегенә җибәрелүе турында әйтелә.
– Арчада ярты ел буе прокурор булмады. Мөгаен, моның белән минем урынбасар шөгыльләнгәндер. Урынбасарым әлегә ялда. Бәлки Фәнәвил Сабировның хаты эчке эшләр бүлегенә җибәрелгәндер. Андый очракта, җавапны эчке эшләр бүлеге генә бирә, без бирмибез. Алар тикшерү үткәрә. Аларның җавабы белән канәгать булмаган очракта, ул республика прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә тиеш, диде Фәнис Шәйхәттаров.
Азатлык радиосы язмасы һәм фотосы (чит ил агентлыгы)