“Байрак” газетасы хәбәр итүенчә, Татарстанның Буа районында 15 кешелек пассажир автобусы кюветка әйләнеп капланган. Коткаручыларга хәбәр 5 гыйнварда 7 сәгать 10 минутта килеп ирешкән. Кировтан Самарага юл тоткан “Пежо” микроавтобусы һәлакәткә тарый.
Авария Казан – Ульяновск федераль трассасында, Татар Биморзасы авылы янында була. 1985 елда туган автобус йөртүчесе идарәне югалта һәм кюветка төшә. Зыян күрүчеләр юк, автобусны буксир белән алып киткәннәр диелә хәбәрдә.
–
–