Камал театры “Ай тамашачысы” бәйгесенең декабрь аендагы җиңүчесен билгеләде. Бу турыда театрның сайтында хәбәр ителә.
1 сентябрьдән башлап Камал театрында “Ай тамашачысы” конкурсы игълан ителде. Ул сезон ахырына кадәр дәвам итә. Акция шартлары буенча театр сайты kamalteatr.ru аша максималь суммага билет сатып алган тамашачы, бөтен алган билетларының 20%ы күләмендә кешбэкка ия була. Жиңүче һәр айның соңгы көнендә билгеләнә.
“Сайт аша спектакльләргә иң күп билет алган декабрь тамашачысы – Миләүшә Котбиева. Ул барысы 45 000 сумга билетлар алган”, дип яза театрның матбугат хезмәте.
Фото: kamalteatr.ru

Камал театры билетларын “Вконтакте” аша да сата башлады
Камал театры, Казан театрлары арасыннан беренче булып, “Вконтакте” социаль челтәрендәге рәсми төркемендә спектакльләргә электрон билетлар сата башлады. Хәзер билетларны театр кассасы яки сайты аша гына түгел, популяр социаль челтәрләр аша да алырга мөмкин. Проект «Инфоматика» оешмасы, “Лента” билет-үткәргеч башкару системасы ярдәме белән тормышка ашырылды. Спектакльләргә электрон билет сатып алу өчен…
В "Татарстан"

Камал театрыннан 2 хәбәр: берсе моңсу, берсе күңелле [ВИДЕО]
Г.Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тамашачыларга ике хәбәр җиткерде: берсе моңсу, икенчесе күңелле. "Көтеп алган җәйге яллар җитте. Камал театры да үзенең 113нче сезонын тәмамлады. Ләкин көзен театр үзенең 114 сезонын ачып җибәрәчәк", - ди ул. Сезгә ялларыгызның матур үтүен, кәефләрегезнең күтәренке булуын телибез! Җәй буена көч җыеп, сагынышып,…
В "Татарстан"

Камал театры 10 көндә онлайн спектакльләрне ничә кеше каравын һәм күпме акча җыелыун әйтте
Камал театры 2 апрельдә 114 нче сезон репертуарындагы спектакльләрнең трансляциясе сезонын ачты. Һәр тамашачыны исәпкә алганнан соң, 10 көн эчендә 2200дән артык билет алынганы мәгълүм булган. Бу – 150 000 сум акча жыелган дигән сүз. Иң юмарт тамашачы спектакльгә билетны 3000 сумга алган. Әлегә иң популяр спектакль – «Мәхәббәт FM». Әлеге…
В "Татарстан"
ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:
