“Күпме яшәргә уйлыйсың инде тагын?“ (Үз өендә үләргә теләгән карчык гыйбрәте)

-- Люция

Әллә нинди, дөньяның асты-өскә килгән заманда яшибез. Элек балалар әти-әнидән куркып, аларны санлап торалар иде. Хәзер киресе күзәтелә. Капка төбендә 70 яшьлек бабай елап утыра икән. Узып баручы берәү: “Ник елыйсың, бабай?” – дип сораган. “Әти кыйнады”, – дип җаваплаган бабай. Баксаң, аның 90 яшьлек әтисе дә исән икән әле.

Без үзебез олылар гел акыллы сүзләр генә сөйлиләр, безгә дөрес юнәлеш бирәләр дип уйларга күнеккән бит инде. Кайвакыт алар әйткәнчә эшләмәсәк тә барыбер олылар сүзен, аларның фикерен ишетү кирәк иде. Балалар үстергәндә, йорт-җир тергезгәндә, нинди дә булса кыйммәтле әйбер алганда да киңәшләшә идек. Сөйләшкәннәре колакка ялгыш кереп, сүз ката күрмә, ишетмәгәнеңне ишетерсең!

Күрше авылда яше 80нән арткан таныш карчыгым бар. Телефоннан сөйләшкәлибез, поселокка килгәндә бераз утырып та китә.

– Газ миче картым исән вакытта салынган бүлмәдә, – дип сөйләде ул беркөнне. – Көз-кыш айларында, бигрәк тә төнлә яки иртәнге якта, газны кысасы яки арттырасы булганда шул бүлмәгә чыгарга кирәк. Бабай исән вакытта ул йөри иде. Өйләр газ белән җылытыла бит, рәхәткә чыктык, утын әзерлисе, мичкә ягасы юк. Газны карап кергәннән соң йокы тәмам ачыла. Аның йокысы да бик сак, нәзберек бит хәзер. Күршеләрем, танышларым белән киңәштем дә, газ мичен алгы өйгә күчертмәкче булдым. Хәзер үзем генә, ике малай да гаиләләре белән якын-тирә шәһәрләрдә яшиләр. Чиратлашып, айга бер, мин пенсия алгач кына кайтып китәләр. Арзан чәй, бер-ике кап печенье күтәреп кайталар да, бәрәңгесен, кишер-чөгендерен төяп китәләр. Газны күчертү өчен 30 чакрымдагы район үзәгеннән белгеч чакыртасы икән. Телефоннарын табып гозеремне җиткердем. Вакытын, көнен билгеләп килде район кешесе. Үз машинасы белән йөри икән, урта яшьтәге ир-егет бу. Карап, үлчәп, күпме, нинди материаллар кирәген чутлап, кайсы көнне киләсен әйтте бу. “Акчаң бармы, кыйммәт булмыймы?” – дип тә сорады әле. Пенсиям әйбәт бит хәзер, 80 тулгач тагын өстәделәр, ике көннән бу ай өчен дә алам акчаны дип, килешеп, чәйләр эчереп, озаттым мастерны. Ике көннән, мин пенсия аласы көнне, малайның кечесе кайтты. Бу айда да, алдагы айда да акча үземә кирәк була, газны күчертәм диюгә, малай: “Күпме яшәргә уйлыйсың инде тагын, алдагы кышка үзебезгә алып китәбез, бу тавык алачыгына акча әрәм итмисең”, – дип, сүгеп ташлады. Йорт алай начар түгел үзе. Әтиләре исән чакта болай дорфа кыланмыйлар иде малайлар. Менә ялгызлык нишләтә… Әле пенсияне саклап кала алсам мунча сайгакларын да алыштырырга иде исәбем. Малайлар кайтып мунча да кереп тормыйлар шул хәзер. Имеш, аларда ванна бар. Яратмыйм шул ванналарын. Бер барып куна калгач, килен мәҗбүриләп ваннага кертте. Әйтерсең, авылдан пычранып, бетләп килгәнмен! Керә алмыйча бер интектем, чыгуы тагын да бәлалерәк булды. Сиксәнне узгач гәүдәләр дә тыңламый бит. Мунчага җитәме соң?.. Үз парың исән булганда әле бер-береңә зарланасың да, урталай бүлгәч, авыр сүз дә җиңелрәк була. Барысын да кешегә дә чыгарып саласы – капчыкны төбеннән тотып селкисе килми бит…

Пенсия акчаларын алып киткән улы. “Көз, кыш айларында караватың янына жикет, итек куеп ят, газ мичен карарга ник шәрә тәпи чыгасың?” – дип мин дә акыл бирдем әле танышыма. “Малайларга китмим, үз өемдә үләргә язсын”, – диде ул.

Бу хатны «Татарстан яшьләре» газетасына Сарман районы, Җәлил бистәсеннән Халисә Шәйдуллина язган.

Фото: pixabay.com

Бәйле