Учалыдагы «канлы дүшәмбе»дә исән калган Зариф Хыйләҗев аңына килгән. Аны Уфа табибларына китереп тапшырганнар. Куватов исемендәге Клиник дәваханә табиблары аның гомерен саклап калу өчен көрәшә, аның хәлен «тотрыклы авыр» дип билгелиләр.
13 гыйнвар көнне аны Учалы үзәк район дәваханәсенә китергәннәр. Мылтыктан ату нәтиҗәсендә, аның җилкәсе, кулы, үпкәсе, диафрагмасы, ашказаны яраланган булган, дип яза Кызыл таң.
Район хирурглары, травматологлары аңа 8 сәгать буена операция ясаган.
Фото: "Башинформ"