21 гыйнварда Татарстан Гидрометеорология үзәге кышкы салкыннар башлануы, скандинавиядән бик салкын арктик һава якынаюы хакында кисәтте.
Республика мәгариф министрлыгында балаларга нинди температура булганда мәктәпкә бармый калырга мөмкин булуы турында сөйләделәр:
-23 °C – авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары;
-25 °C – шәһәр мәктәпләренең башлангыч һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныф укучылары;
-27 °C – шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныф укучылары;
-30 °C – авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары;
-32 °C – шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары:
Синоптиклар фаразлары буенча, бу атнада термометр баганасы 31 °С кадәр төшәргә мөмкин.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Мәгәриф һәм фән министрлыгы фото: https://altaynews.kz/archives/61173