Казанның «Мега» сәүдә үзәгендә 2007 елдан бирле эшләп килгән «Бәхетле» супермаркеты ябыла. Бу хакта инстаграм аша novosti_rt аккаунты яза.
Аның урынына администрация башка бренд кибетләре ачмакчы. Кайбер мәгълүматлар буенча, бераз вакыттан соң, супермаркет шушы ук сәүдә үзәгендә башка мәйданчыкта ачылачак, диелә хәбәрдә.
Чыганак сүзләренчә, «Бәхетле» челтәре соңгы вакытта берничә ноктасын, шул исәптән Мәскәүдәгесен дә ябарга мәҗбүр булган.