ТНВда алып баручы Иван Остроумов үзе өчен һәрвакыт ябык булган теманы атый

-- Лэйсирэ

Иван Остроумов — “ТНВ” каналында “Яшьләр тукталышы” тапшыруын алып баручы. Концертлар да алып бара, радиода да сөйли, “Шаян ТВ”да да эшли… Белгечлеге буенча Иван — алман һәм инглиз теле укытучысы.

Ә кем булырга теләдең, дигәч:

— Кем булырга дип уйларга өлгермәдем дә кебек, балачактан сәхнә, микрофон үзенә тартты, — диде Иван.

— Иван, син кайсы як егете? Балачакта нинди идең?

— Казанда туып-үстем. 2 нче татар гимназиясен тәмамладым. Балачактан актив тормыш алып бардым, 9 яшьтән сәхнәдә. Әнием әйтүенчә, бик тәртипле, әдәпле булганмын. Мондый тәрбия өчен, гаиләмә, мәктәбемә зур рәхмәт!..

— Телевидениегә кайчан килдең?

— 2006 елда. Студия мәктәпкә якын урнашкан. “Тамчы” тапшыруы мөхәррире Роза Әдиятуллина (хәзер “Шаян ТВ” каналының дубляж студиясе җитәкчесе) мине күреп алды һәм алып баручы роленә чакырды. Шуннан башланды. 2009 елда “Яшь ТНВ” каналы ачылгач, редактор Резедә Хәсәнова каналның алып баручысы итеп чакырды.
12 ел эчендә күп тапшыру һәм проектлар алып бардым. Хәзер “Бергәләп өйрәник” һәм “Яшьләр тукталышы”нда эшлим. Мине өйрәткән редакторларга, продюсерларга зур рәхмәт! “Шаян ТВ”да эшләве дә рәхәт. Команда бик дус, бер-беребезгә булышабыз. Балалар да көчле энергия бирә.

— Радиода да эшлисең икән. Ничек өлгерәсең?

— Өлгерергә туры килә. Заманасы шундый. “Ретро FM” һәм “Рекорд” радиоларында эшлим. Монда үземә яңа тәҗрибә алыр өчен килдем…

— Очрашып йөргән кызың бармы?

— Монысы — минем өчен һәрвакыт ябык тема. Шуны әйтә алам: йөрәгем буш түгел. Мин бәхетле!..

Лилия ЙОСЫПОВА.
(Тулырак "Ирек мәйданы" газетасының 17 гыйнвар санында.)

Бәйле